+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Бөек Җиңүгә - 80 ел
1 апрель , 15:36

Дүртөйле горурлыгы

Ашамаган килеш клубка киләләр. Чыннан да, зал шыгрым тулы була. Спектакльне кичке уннарда башлап җибәрәләр. Төнге икеләргә уйнап бетерә язалар. Шулчак фатир төшкән өй хуҗабикәсе тыны бетеп килеп керә. Зөфәрне чакырып ала да елап җибәрә.– Туган, Зөһрә вафат булды бит! – дип әйтә дә чыгып йөгерә.

Дүртөйле горурлыгы
Дүртөйле горурлыгы

Зөфәр дә каушап кала, сүзен әйтә алмыйча почмакта басып тора. Күзеннән атылып яшь бәреп чыга.
Шуннан театр директоры Ибраһимов абыйны читкә чакырып ала да Зөһрәнең үлүе турында әйтә. Ул нәрсә эшләргә белми.
– Гамбәрә апага әйтәбезме?
Ул сәхнәдә була.
Ярар инде, бер пәрдә уйныйсы калды, дип, әйтмәскә булалар. Әлегә Зөһрәнең үлүе турында икесе генә беләләр.
Спектакль бетә. Зөфәр директорга:
– Син Гамбәрә апага әйт инде, – ди.
Директор каршы килә:
– Юк, Зөфәр, син үзең әйт.
Гамбәрә апа битеннән гримнарын сөртеп утыра. Зөфәр аның янына килә дә:
– Гамбәрә апа, нык бул, Зөһрә вафат, – ди.
Ул:
– Уф, йөрәгем өзелде! – дип, лып итеп урындыкка утыра.
Бер ноктага текәлә дә катып кала. Еламый да, кузгалмый да.
Бу хәбәрне ишеткән артистлар елаша башлый. Ярты сәгатьләп вакыт үтә. Зөфәр сәхнәгә чыкса, тамаша залы тулы. Тамашачылар таралмаган.
– Иптәшләр, спектакль бетте бит, ник кайтмыйсыз? – ди Зөфәр.
– Без дә сезнең кайгыгызны уртаклашабыз, – диләр.
Кайберләре елап утыра. Зөфәр грим бүлмәсеннән чыга да Гамбәрә апа янына килеп:
– Кайтабызмы инде? – ди.
Гамбәрә апа:
– Ә, кая кайтабыз? – ди.
– Фатирга.
– Ә, шулай бит әле…
Бу сүзләрне әйткәч, ул пальтосын кия дә чыгып йөгерә. Башка артистлар да аның эзеннән атлый. Өй салкын. Гамбәрә апа: “Кызым, менә мин кайттым! Кил, мин сине җылытам!” – дип, аны кулына ала да, пальтосы эченә ябып, кочаклап ята. Башка артистлар үзләре тукталган фатирларга тарала. Зөфәр сәкегә утыра да, аркасы белән бүрәнәгә терәлеп, йокыга тала.
Таң ата. Зөфәр уянып китә. Гамбәрә апа кичтән ничек яткан, шул көйгә Зөһрәне кочаклаган килеш ята. Иртән бригадир килеп керә дә исәнлек-саулык сораша.
– Туганнар, нинди ярдәм кирәк? – ди.
Зөфәр:
– Кабер казырга ярдәм итсәгез, әйбәт булыр иде, – дип җаваплый.
Бригадир: “Ярар, хәзер”, – дип чыгып китә.
Төшке якка кабер әзер була. Гамбәрә апа шул көйгә ята. Баланы юарга кирәк. Зөфәр килеп: “Гамбәрә апа, тор инде, Зөһрәне юарга кирәк, зират әзер”, – ди. “Нинди зират?” “Зөһрәне күмәргә кирәк, ул үлде бит!” “Нишләп ул үлсен, ди! Менә бит минем куенымда ята, тере бит?!” Ул кузгала да, баланы кулына алган килеш: “Менә, ышанмасагыз тотып карагыз, ул җып-җылы бит!” – дип, торып баса. Бала кузгалмагач, Гамбәрә апа, акырып, йөрәкне тетрәндерерлек итеп елап җибәрә. “Кызым, син үлдеңмени?! Мине калдырып, җир астына кереп китәсеңмени?! Юк, юк, мин дә синең белән китәм!” – дип, үкси-үкси елый. Өй эче тулы халык, барысы да елый. Гамбәрә апага: “Баланы бир инде, аны юарга кирәк! Син елама инде, безгә дә рәхәт түгел бит”, – дигәч, баланы бирә. Югач та Гамбәрә апа балага ташлана. “Мин синсез нәрсә эшләрмен, кайларга барырмын?!” – дип елый. Аңа карап, башкалар да кычкырып елый.
Баланы кәфенгә төреп, зиратка алып китәләр. Гамбәрә апаны култыклап алып баралар.
Зиратка бөтен авыл халкы килә. Бу хәл авылга зур кайгы була. Баланы куярга кабергә бер егет төшә. Баланы аңа бирәләр. – Гамбәрә апа да сикереп төшә дә: “Балам, мин дә синең белән!” – дип, ләхеткә кереп ятарга тырыша. Аны көч-хәл белән аерып алалар. Күтәреп, өскә бирәләр. Үксеп-үксеп елый. Җир өстен куллары белән тырный, “Зөһрә, кызым, мин монда, чык аннан!” – дип, күз яшьләрен агыза. Аны, үгетләп, чак алып кайтып китәләр.
Зөфәр алмагач ботагы кисеп ала да Зөһрәнең баш очына утырта.
Кичке алтылар тирәсендә артистлар дүрт чакрымда урнашкан Түреш авылына кузгала. Урамга килеп керсәләр, аптырап калалар. Урам тулы халык аларны каршыларга чыккан. Клубка керерлек түгел – халык. Кайгы уртаклашып, авыл Советы җитәкчесе чыгыш ясый.
Яхшы итеп табын әзерләгәннәр, тамак туйдыралар.
Спектакльне яхшы уйныйлар. Колхоз рәисе һәм партия комитеты җитәкчесе зур рәхмәт әйтәләр. Халык залдан сәгатькә якын таралмый тора. Гамбәрә апаны кочаклап-кочаклап, кайгы уртаклашуларын белдерәләр.
Маршруттагы авылларны йөреп чыккач, Дүртөйлегә кайтып керәләр. Гамбәрә апа кешеләр белән бик сөйләшми, көлми, гел Зөһрәне сагынып, минем беркемем дә юк, шул Зөһрә генә иде минем шатлыгым, тормышым, дип елый. Бик кайгыра, картаеп китә, бер ел дигәндә үзе дә вафат була.
1949 елда Дүртөйле колхоз-совхоз театрын тараталар, чөнки хезмәт хакы бирергә акча булмый. Зөфәр район мәдәният йортында драмколлектив җитәкчесе булып китә.
1954-55 елларда Бүздәк районына спектакль белән чыгалар. Шунда Каразирек авылына да киләләр. Зөһрә үлгәндә сездә булдым, дигәч, шаккатып калалар. Зөфәрдән Гамбәрә апа турында сорашалар. Ул үлде, дигәч, бик кайгыралар. Зөһрәне бик сагынды, шул кайгы алып китте инде, ди. Зөһрәнең кабере югалмадымы, утырткан агач үсеп киттеме, дигәч, әйдә, карап кайтыйк ул зиратны дип чакыралар. Баралар, менә аның кабере, дип күрсәтәләр. Зөфәр утырткан агач шундый матур булып үсеп киткән, соклангыч. Бу агачны бөтен авыл саклаган. Аны “Зөһрә агачы” дип атаганнар. Бу күренеш Зөфәрнең күңелендә гомерлеккә уелып кала.

Илдус ТИМЕРХАНОВ.

(Ахыры).

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: