Бу язма Совет илен төзүдә актив катнашкан, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын башыннан ахырына кадәр кичергән, яралар, контузияләр алган, дошманны җиңеп кайтып, илне күтәрүдә актив эшләгән гади совет солдаты турында. Мондый язмыш изге көрәштә җиңеп кайткан барлык ир-атларга хас иде. Сугышның төп авырлыгы солдат жилкәсенә төште. Без, “сугыш балалары”, дошманны җиңеп кайткан hәм көрәш яланында ятып калган ата-бабаларыбызның, шулай ук, тылдагыларга көч биреп торган әни-апаларның батырлыкларын hич онытмыйбыз.
Бу 1941 елның 10 декабре иде. Өйдә ниндидер борчылу, тынгысызлык, ашыгып каядыр җыеналар. Мин бернәрсә дә аңламыйм, миңа нибары 9 гына ай иде. Әтиебез Мөхәммәтситдыйк Хаҗимөхәммәт улы ниндидер әйберләр алып, җигелгән ат чанасына чыгарып салды, соңыннан өйгә кереп безне кочаклап сөйде. Аның күзләрендә нигәдер яшь иде. “Сау булыгыз, балалар!” – дип ашыгып чыгып, атлы чанага утырып китеп тә барды. Әниебез Җәүһәрия Локманхәким кызы аны озата китте. Тышта бик салкын булганга без озатырга чыга алмадык, 5 бала тәрәзә бозын тыны белән эретеп ясалган тишектән карап, әтиебезне сугышка озатып калдык.
Шулай безнең өчен авыр сугыш еллары башланды. Әниебезгә бик авыр иде – берсеннән-берсе бәләкәй 5 бала, иң олы кызга – 12, иң кечесенә 5 кенә яшь. Сугышка киткән вакытта әтиебезгә 37 яшь була. Авылны калдырып китүе аңа бик авыр булгандыр. Чөнки аның башлангычы белән оештырылган Бүләк авылы күтәрелә генә башлаган булган.
Утызынчы еллар... Илдә колхозлар оештыру бара. Тормыш кайный. Балтач районының Ялангач авылында да халык яңа тормыш төзи.
1903 елның 24 апрелендә урта хәлле Хаҗимөхәммәт гаиләсендә өченче бала булып бер малай дөньяга килә. Аңа Мөхәммәтситдыйк дип исем кушалар. Ә алдагы тормышта инде әтиебезне Хәмәтситдыйк, күбрәк Хәмәт дип кенә йөрттеләр. Аның бала һәм үсмер чоры тынгысыз революция һәм җәмгыятьтә зур үзгәреш елларына туры килә. Илдәге үзгәрешләрне аларның гаиләсе тыныч кабул итә һәм аларда актив катнаша. Ул вакытта Ялангач зур авыл була. Ләкин 1936 елларда күмәк хуҗалык оештыра башлагач, колхоз өчен җирнең аз икәнлеге ачыклана. Мәсьәләне хәл итү өчен районга мөрәҗәгать итәргә булалар. Авыл ирләре белән көче ташып торган 33 яшьлек Мөхәммәтситдыйк районга наркомземга хәлне аңлатырга бара. Алар җир бүлеп биреп, яңа авыл, яңа колхоз оештыру мөмкинлеген сорыйлар. Бу башлангычны район җитәкчелеге хуплый. Әтиебез авылдашы Мәрвән абзый белән килеп, иң беренче булып бу җирдәге чишмә суын эчеп карый, ул аларга бик ошый. Ә тирә-якта нинди табигать – чыршылы кара урманы, болыннары, Башки елгасы, таулары бар. Шулай итеп, 1937-39 елларда Ялангач һәм Урта Елга авылларыннан 28 гаилә күченеп килеп, табигатьнең иң матур почмагында авыл оештыра.
Авылны оештыручы булгангадыр инде, халык бу авылга “Хәмәт авылы” дип исем бирергә тәкъдим итә. Әмма әтиебез авылга “Бүләк” исеме бирергә тәкъдим итә һәм шулай була да. Чөнки аларга җирләрне Кансөяр һәм Текән авылларына караган җирләр исәбеннән бүләк итеп бирәләр. Колхоз оештыралар һәм аңа да “Бүләк” исеме бирәләр. Әти бу колхозга хисапчы-бухгалтер итеп тәгаенләнә.
Яңа җирләр эшкәртеп, бай табигатьнең матурлыгына чумып, иркен тормыш корып яши генә башлаганда Бөек Ватан сугышы чыга... Бүләк ирләре дә, шулар арасында әтиебез дә, Ватанны сакларга китә. Аны – рядовой солдатны – 1275нче укчылар полкына автоматчы һәм пулемётчы итеп билгелиләр һәм Саратов шәһәренә озаталар.
Әйткәндәй, әтиебезнең шагыйрьлек сәләте булган икән. Дүрт ел буена үзе белән йөрткән кечкенә блокнотында күргән-кичергәнен шигырь юлларына салып язып барган. Ул кадерле истәлекне без әле дә саклыйбыз. Сугыш һөнәренә өйрәнгән вакытларын менә ничек тасвирлый ул:
Саратовта бер ызбада
300 кеше ятабыз.
Сәгать иртән 4тә торып,
Төнге 2дә кайтабыз.
Көндез “ползком” йөрибез,
Төнгә поход китәбез.
Тәмле йокы вакытында
Без уенда йөрибез.
Авыл кешесе бит, сугыш барган җирләрдә эшкәртелмичә яткан иген басуларын күреп, аның йөрәге яна, борчыла...
Басуларда – җиткән арыш,
Урылмыйча яталар.
Бөтен дөнья дер селкенә,
“Катюша”дан аталар.
Волоколамск янында беренче тапкыр әтиебез дошман белән күзгә-күз очраша. Бу бәрелештә аның кулы белән аягы яралана. Сугышка керер алдыннан болай дип яза:
Сау булыгыз, туганнарым,
Инде сезне күрмәсәм.
Исән булсам бер күрермен,
Пуля тиеп үлмәсәм.
Әйе, бу алышта әтиебез нык кына яраланса да, безнең бәхеткә, күрәсең, исән чыга. Дәваланырга аны Тулага госпитальгә озаталар.
Тула больнисына җиткәч,
Яраны тазарттылар.
Тулада урын юк диеп,
Рязаньга озаттылар...
Рязаньда госпитальдә дәваланып ятканда шундый тетрәндергеч шигъри юллар яза:
Кич ятканда төшләремдә
Сезне күреп саташам.
Уянып китсәм, беркем юк,
Шул госпитальдә ятам.
Хатлар яза башласам,
Онытып бетәм сүземне.
Минем хатны укыганда
Күргәндәй бул үземне.
Минем яткан госпитальнең
Тирә-ягы ак каен.
Матур улым – Фәнгать, Рәфис,
Сагынам сезне көн саен.
Рязаньда госпитальдә дәваланып чыккач, 1943 елның 26 маенда медицина комиссиясе аны строевой хезмәткә яраксыз дип таба һәм 35нче аерым хезмәт батальонына укчы итеп җибәрә. Хезмәт кайнар сугыш эчендә булмаса да куркыныч була. Менә ничек яза ул:
Бер авылның кырында
Каравылда торабыз.
Фриц самолёты оча,
Йөрәк кубып торабыз.
Күп тә тормый очып килеп,
Фриц бомбовать итте.
Арабыздан берәү үлде,
Дүртебезне яралы итте.
Бомба килеп төшү белән
Дүрт метрга күтәрде.
Алты метр җирне казып,
Өстемә балчык бәрде.
Җиргә күмелгән әтиебезне иптәшләре казып ала. Нәтиҗәдә ул авыр контузия ала, һушсыз ята. Бу контузия әтинең алдагы гомерендә сугышны еш исенә төшереп торды, башы авыртты. Сугышта шушы 35нче батальон составында ул күп җирләрне үтә, ил чиген кичә һәм аның өчен Ватан сугышы Румыниянең Констанца шәһәрендә 1945 елның 25 октябрендә тәмам була. Шушы елның ноябрь башларында әтиебез җиңүче булып, күкрәгенә медальләр тагып, үзе нигез салган Бүләк авылына әйләнеп кайта. Кызганычка каршы, сугышка киткән 42 кешедән тик 12се генә туган авылына әйләнеп кайта.
Сугыш елларында шактый гына ачлык-ялангачлыклар күрсәк тә, уңган әниебез безне, 5 баланы, саклап кала алды. Әниләр үз сыерларын җигеп, колхоз эшләрен башкарды – сабан сөрделәр, җир тырматтылар, авыр йөкләр ташыдылар, атлар да сугышка озатылган иде. Исемдә, авыл хатыннары, шулар арасында безнең әниебез дә, 50 чакрым ераклыктагы Куеда станциясеннән җилкәләренә капчык күтәреп, басуга чәчәр өчен орлык ташыйлар иде.
Авыр сугыш еллары исән кайткан ир-егетләрнең яшәү дәртен сүндерә алмады. Туган илне, яшәгән җирне сөю, яңадан тергезү, аякка бастыру җаваплылыгы аларга рухи көч, дәрт биргән һәм якты киләчәккә ышану тудырган. Исән кайткан ирләр, шулар арасында әтиебез дә, җимерелеп барган “Бүләк” колхозын күтәрергә, аякка бастырырга тотына һәм күп тә үтми, авылда яңадан тормыш гөрләп китә.
Колхоз ярлы, керем юк, ә Бүләк авылын балга бай юкә урманы уратып алган. Шул елларда әтинең әйткән сүзе исемдә: “Кара әле, бу бал кортларына чиләк тоттырсаң, балны чиләкләп ташырлар иде”! Колхоз идарәсендә умартачылык белән шөгыльләнергә кирәк дигән карарга киләләр һәм бу эшне безнең әтигә йөкләтәләр. Шуннан инде ул умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Колхозда умарталык оештыра һәм алдагы гомерен шул эшкә багышлый, уңышларга ирешә, районда алдынгы умартачылардан була.
Балдан килгән керем колхоз икътисадына зур өстәмә була. Исемдә, колхоз балын суыртканда авылда “бал бәйрәме” була иде. Юмарт умартачы һәр кешенең күңеле булганчы бал ашатыр иде. Әйе, бу җиңел эш түгел, аның “рәхәтлеген” безгә – “кортчы Хәмәт” балаларына, ярыйсы гына татырга туры килде, әти бик таләпчән булды. Әмма бу – тормыш тәҗрибәсе, хезмәт тәрбиясе иде.
Физик яктан әтиебез яхшы гына егәрле иде. Исемдә, энем Рәфис белән без, ялдагы студентлар, урманнан бүрәнә алып кайтырга булышырга булдык. Ул өйне берүзе яңартып сала иде. Ат чанасына бүрәнәне салган чакта әти бүрәнәнең юан башыннан берүзе җиңел генә салып куйды, ә без, ике егет, бүрәнәнең нәзек очыннан күтәрә алмыйбыз. Ул килде дә: “Менә шулай итәләр”, дип берүзе күтәрде дә салды...
Әтиебезнең үзенең гармуны булмаса да, оста уйный иде. Минем дә гармунда уйнарга өйрәнәсем килеп, гармун сатып алуын сорадым. Ул: “Баеганның икенче көнендә алырмын”, – дип әйткән иде. Баеп булмады, әмма ул гармун алып бирде. Бервакыт әти Тепляк авылындагы базарга он алырга бара. Он булмаган, аның урынына миңа бик матур тавышлы тальян гармун сатып алган. Нәрсә ашаганбыздыр, исемдә юк, ләкин мин ярыйсы гына уйнарга өйрәндем, авылда беренче гармунчы егеткә әйләндем.
Әтиебез авылда гына түгел, тирә-якта абруйлы кеше булды, дуслары күп иде. Мәдрәсә белеме генә алган булуына карамастан, ул дөньяви һәм дин ягыннан да белемле кеше иде. Аның тирән фәлсәфәле, төпле фикер йөртүе хәйран калдыра иде, тирә-яктагы авыллардан да аңа киңәшкә килделәр. Заманында районның нинди генә дәрәҗәдәге түрәсе булмасын, Бүләк авылы аша узса, Мөхәммәтситдыйк абзый белән күрешеп, киңәшләшеп, бер чүмеч тәмле балын эчеп, тән һәм җан сусавын бастырмый китми торганнар иде.
Әти белән әни зур һәм матур, әмма җиңел булмаган, үрнәкле, олы тормыш юлы үтте. Әниебез укый-яза белмәсә дә, үзенең эчке тирән интеллекты аша әти белән гармониядә яшәделәр. Сигез бала үстереп, аларны дөрес тормыш юлына чыгару, әлбәттә, җиңел булмагандыр, әмма нәтиҗәле иде. Әти: “Минем балаларым колхозчы да, сатучы да, табиб та, агроном да, укытучы да, профессор да”, – дип горурлана иде. Әйе, аларның мактаныр урыны булгандыр. Без – аларның балалары, йөзләренә тап төшермәдек һәм төшермәбез дә.
Үткән фаҗигале сугышта җиңүгә зур өлеш керткән, безгә гомер, тәрбия биреп үстергән Бөек Ватан сугышы ветераннары әтиебезгә һәм әниебезгә без – аларның балалары – зур рәхмәтлебез. Алар юк инде: әтиебез –1984 елда 81 яшендә, әниебез 1986 елда 75 яшендә дөнья куйдылар.
Хәзерге көндә барган сугыш та, Бөек Ватан сугышы кебек, безнең җиңү белән тәмамланыр, чөнки безнең көрәш җирдә дөреслек урнаштыруга юнәлтелгән. Мондый сынау күпмилләтле илебез халкын берләштерә, илнең абруен күтәрә, сәяси яктан көчле итә. Җиңү безнең якта булачак!
Фәнгать Хаҗиев,
профессор, Башкортстан “Сугыш балалары” оешмасы әгъзасы.