+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
8 апрель 2025, 07:20

Җилгәргечне дә иярли, тимер юлын да сала!

Яшьлегендә күп тырышкан 95 яшьлек Миңнекамал Әхмәдуллина бәхетле картлыгына сөенеп яши.

Җилгәргечне дә иярли, тимер юлын да сала!Җилгәргечне дә иярли, тимер юлын да сала!
Җилгәргечне дә иярли, тимер юлын да сала!
Илебездә быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләнә. Шушы вакыт эчендә берничә буын үсеп җитте. Хәзерге балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында нигездә тарих дәреслекләреннән яки сугыш турындагы фильмнардан гына белә. Сугыш чоры балаларының ачы язмышын да без аларның сөйләгәннәреннән генә беләбез. Бөек Ватан сугышы елларында алар завод станоклары артында, фермаларда һәм колхоз кырларында өлкәннәр урынын ала. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән девиз астында эшлиләр һәм яшиләр.

Шуларны уйлап, мин Әлшәй районының Сарай авылына юлландым. Булачак язмамның герое – сугыш чоры баласы, тыл эшчәне, 95 яшендә булуына карамастан, җитезлеген, мөлаемлыгын югалтмаган Миңнекамал әби Әхмәдуллина мине ачык елмаеп каршы алды.
Миңнекамал Юныс кызы 1930 елның 3 мартында Әлшәй районының Сарай авылында дөньяга килә. Уңган, тырыш гаилә башлыгы эшсез тормый. Балаларының өсте бөтен, тамагы тук булсын дип, иртә таңнан җигелеп эшли, үз хуҗалыкларында ат, сыер, сарык тота. Хуҗабикә йорт эшләрен башкара, палас та суга. Гаиләдә 7 бала. Аларны карарга, үстерергә кирәк. Үз көенә барган авыл тормышында үзгәрешләр, коллективлаштыру башлана. Аягында нык басып торучы хәлле крестьяннарга “кулак” ярлыгы тагу һәм аларны “раскулачивать” итү башлана. Юныс абзый колхозга керергә икеләнеп торганда, хуҗалыктагы малларын алып чыгып китәләр. Келәтендәге игенен төяп, колхоз амбарына илтеп бушаталар. Шунысы куанычлы, читкә сөрелүдән котылып кала ул. Тик озак та үтми, Юныс абзый фаҗигале вафат була. җиде баланы аякка бастыру хатыны Гөлбостанның берүзенә кала. Уңганлыгы, сабырлыгы аркасында балаларны ким-хур итми тәрбияләп үстерә.
Илгә яңа афәт килә, сугыш башлана. Мондый кара хәбәрне кем һәм ничек җиткергәндер, анык кына хәтерләми Миңнекамал әби. Әмма хәбәр авыл халкына яшен суккандай тәэсир итә. Бер мизгелдә бөтен авылның күңеленә курку һәм борчылу хисе үтеп керә. Авылның ир-егетләре сугышка алына башлый. Аларның күзләрендә курку, әмма шул ук вакытта дошманны тиз арада җиңеп кайту өмете яна. Бөтен авырлык хатын-кызлар, карт-коры һәм бала-чага иңенә төшә. Барысы да авыл тормышын алып бару өчен бөтен көчен җыеп, эшкә тотына. Карт-коры, үзләренең яшьлеген һәм көчен югалткан булсалар да, ярдәм итәргә тырыша. Бала-чага, әти-әниләренең борчулы йөзен күреп, ни булуын аңламаса да, бу дөньяның үзгәрүен сизә. Һәр көн яңа сынаулар, яңа авырлыклар китерә. Кара кәгазьләр дә килеп тора. Миңнекамал әбинең бертуган энесе дә сугыш яланында ятып кала.
– Сугыш еллары безне, балаларны да, вакытыннан алда өлкәнәйтте: зурлар белән беррәттән, басуда чүп утадык, үгез җигеп көлтә ташыдык. Үсә төшкәч, миңа колхозда башка төрле эшләрне дә башкарырга туры килде. Урып-җыю вакытында җилгәргечтә эшләдем. Ул – кулдан эшләнгән машина, ашлык чистарту өчен тәгаенләнгән. Калаклы авыр барабанны кул белән әйләндереп, ясалма җил ясап, ашлыкны чүп-чардан чистарталар. Бу хәтта олылар өчен дә бик авыр эш булса да, аны безгә дә башкарырга туры килде, – дип искә ала Миңнекамал Юныс кызы.
Сугыштан соңгы еллар да бик авыр була. Куергазы күмерен көньяк Уралның ягулыкка мохтаҗ районнарына чыгару өчен төп магистраль буларак, дәүләт әһәмияте биреп, Башкорт АССРы Министрлар Советы һәм Башкортстан ВКП(б) өлкә комитеты 1947 елның 13 июнендә “Ишембай – Ермолаево” тимер юл линиясен халык төзелеше дип игълан итә. Төзелешнең беренче этабында республикадагы 11 районның колхозчылары катнаша. Ә инде 1948 елның 17 маенда СССР Хөкүмәте Рәисе И. Сталин тарафыннан имзаланган “Ишембай – Ермолаево” тимер юл линиясен төзүне дәвам итү турында карардан соң, халык төзелешенә Әлшәй районы колхозчылары да җәлеп ителә. 17 яше яңа тулган бер төркем кызлар да бу төзелешкә җибәрелә. Алар арасында Миңнекамал Юныс кызы да була. Һәр кешегә норма бирелә, аны үтәргә кирәк. Шул чакта гына үз паегыңны аласың.
Сугыш аларны иртә өлкәнәйтә, әмма шул ук вакытта, аларның йөрәгендә балачакның сафлыгы һәм хыяллары да югалмый. 1955 елда чибәрлеге, чаялыгы белән дан тоткан Миңнекамал Әнвәр исемле егет белән чәчләрен чәчкә бәйли. Бер-бер артлы алты бала дөньяга килә. 1959 елда үзләре урман кисеп йорт салалар. Ире белән алар 49 ел тату гомер кичерәләр. “Бер тапкыр да сүзгә килешкәнебез булмады, бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек”, – ди ул. Кызганычка каршы, Миңнекамал әбигә бала кайгысы да кичерергә туры килә. “Авыр кайгыларымны кичергәндә әнием исән иде, юату сүзләре белән беррәттән, дөрес киңәшләрен бирде, сабырлыкка өйрәтте”, – ди. Әйткәндәй, Миңнекамал әбинең әнисе 106 яшендә вафат була. “Шулай, балам, без озын гомерлеләр нәселеннән. Аллаһы боерса, мин дә яшәрмен әле”, – ди ул ихлас елмаеп. Моңа иманым камил. Авылдашлары сөйләве буенча, әле дә бакча карый, күп итеп җиләк үстерә, бәйләмен дә бәйли, авылда игълан ителгән өмәләргә дә иң беренчеләрдән булып килә.
Җәйләрен авылда яши. Ә кыш көннәрендә балалары үзләренә кунакка алып китә. Балаларына дөрес тәрбия биргән ул, һәркайсы төрле һөнәргә ия булып, үз гаиләләре белән тату гомер кичерә. Бүгенге көндә Миңнекамал әби – өч баласына кадерле әни, 5 оныгына, 6 турунына яраткан нәнәй һәм картнәнәй.
Әйе, кеше гомерен еллар билгеләми, ә тормышның төп нигезе – кылган гамәлләр. Миңнекамал әбинең тормыш юлы авырлыклар һәм сынаулар белән башланган, әмма ул бирешмәгән – сабырлыгы, тырышлыгы аркасында бүгенге көннәре бәхетле мизгелләр белән тулы.
Миңнекамал әби, үзенең яшьлегендә кичергәннәрен искә алып: “Безнең буын авырлыкларны кичерде, әмма без һәрвакыт алга карап, киләчәккә өмет белән яшәдек”, – ди.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ил Президенты Владимир Путин тыл ветераннарын юбилей медале белән бүләкләү турында игълан итте. Миңнекамал Юныс кызына да Трунтаиш авыл биләмәсе хакимияте юбилей медален тапшырды. Шулай ук, олы юбилее уңаеннан Президентыбыз Миңнекамал Юныс кызына котлау хаты да җибәргән. Бәхетленең шатлыгы парлы була, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. “Мәскәү хәтле Мәскәүдә утырган ил башлыгы минем туган көнемне кайдан белде
икән?” – дип шатлыгы белән уртаклаша әбиебез. Әйе, кешенең фидакарь хезмәтен күрә белү, тиешенчә бәяләү мөһим. Чөнки нәкъ менә шушы мизгелләр олы кешене бәхетле итә һәм күңелендә яңа өметләр уята.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Әлшәй районы.


Җилгәргечне дә иярли, тимер юлын да сала!
Җилгәргечне дә иярли, тимер юлын да сала!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас