Сүзебезне 1893 елда дөньяга килгән Фазлыйәхмәт Гарифуллиннан башлыйк. Уфа өязе, Уфа волосте, Рәсмәкәй авылының 1893 елгы метрика кенәгәсендә түбәндәге юллар язылган:
“Беренче фасыл 1893 елда дөньяга килгән балаларны язар өчен. Баланың исеме: Фазлыйәхмәт. Кайсы айда туган, айның ничәнче көне: 6 гыйнвар. Баланың ата-анасының һәм һәр ике тарафта булган бабасының исеме. Әгәр дә булса фамилиясе, кайсы таифәдән идеге: атасы билетный солдат Гарифулла Гыйззәтулла углы Булгаков, анасы Бәдигөлҗамал казенный крестьян Бикмөхәммәт кызы Баешова. Кайда туган: Рәсмәкәйдә вөҗуд (туган)”.
Фазлыйәхмәтнең атасы Гарифулла Гыйззәтуллин нәсел тамырлары белән танылган морза Булгаковларга барып тоташа. Метрика кенәгәсендә аның “билетлы солдат” катламында булуы күрсәтелгән. “Билетлы солдат” дип сроксыз ялга җибәрелгән һәм отпуск билеты булган солдатны атаганнар.
Уфа һәм Бәләбәй өязләре чигеннән агучы Чәрмәсән елгасы буендагы Рәсмәкәй, Югары Сәет, Купай, Түбән Сәет, Бакай, Бәшир, Яңа Калмаш һәм Иске Йомран авылларында яшәгән аз җирле крестьяннар 1908 елда, бергә киңәшләшеп, яңа җиргә күчеп китәргә булалар. Рәсмәкәй авылы кешеләре Мөхәммәтәмин Хәбибуллин белән Сәетгәрәй Гыйззәтуллинны Уфаның Крестьян җир банкына җибәрәләр. Алар Сафронова дигән бер бай хатынның Урман-Куди волосте Сим елгасы буендагы җирләрне сатуын ишетә. Сафронова 1351 дисәтинә җирен Уфа Крестьян җир банкы аша дисәтинәсен 62 сум белән сатарга ризалаша.
Вәкилләр авылга кайткач, килешү төзиләр. 90 кеше кул куйган бу килешү 1908 елның 27 сентябрендә Бакай волосте идарәсе тарафыннан расланган. Бу 90 кешенең 31е – Рәсмәкәй авылыннан, 21е – Югары Сәет, 12се – Купай, 10сы – Түбән Сәет, 4се – Йомран, 2се – Бакай, 6сы – Бәшир, 3е – Калмаш авылыннан. Күчеп килүчеләрнең күбесе Рәсмәкәй авылыннан булгач, яңа авылга да “Рәсмәкәй” дип исем бирелгән.
Рәсмәкәй авылына нигез салучылар, яңа җирләргә хуҗа булучылар арасында Фазлыйәхмәтнең әтисе Гарифулла Гыйззәтуллин да була (гаиләдә биш ир-егет, унсигез дисәтинә җир алганнар).
Фазлыйәхмәт Гарифуллин – кешелек тарихының иң канлы дәһшәте – беренче Бөтендөнья сугышы утында янган ир-егет. Аның турындагы мәгълүматларны “Памяти героев Великой войны 1914-1918 годов” интернет-порталында (gwar.mil.ru) эзләп таптык.
“Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире – кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм”, – дип җырлап, яу кырына киткән якташларыбыз аз булмаган. Уфа губернасының Урман-Куди волостеннан гына сигез йөзгә якын исем-фамилия билгеле. Алар арасында хәзерге Иглин районында урнашкан Рәсмәкәй һәм Әмир авыллары ир-егетләре дә бар.
60нчы Замосцк пехота полкының 23 яшьлек рядовой солдаты Фазлыйәхмәт Гарифуллин 1916 елның 23 маенда Петухово авылы янындагы (хәзерге Украинаның Ровно өлкәсе, Млиновск районы, Петушков авылы) сугышта каты яралана: пуля сул кул буынының сөяген чәрдәкли.
gwar.mil.ru порталында Фазлыйәхмәт Гарифуллин хезмәт иткән полкның хәрби көндәлеге саклана. Анда полкның һәр көне, һәр адымы төгәл язылган. “1916 елның 1 мартыннан 30 июненә кадәр 60нчы Замосцк пехота полкының хәрби хәрәкәтләр журналы”ндагы мәгълүматларга караганда, 23 май көнне, көндезге 1 сәгать 20 минутта полк, дивизия командованиесе боерыгы буенча, дошманга каршы сугышка әзерлек сызыгына баса.
Көнчыгыштан алсуланып таң атканда, дошман барлык төр коралдан ут ача. Артиллерия әзерлегеннән соң полк сәгать 9да, өч батальон белән атакага күчә, бер батальон резервта кала. Мылтык, пулемет һәм артиллериянең көчле утына карамастан, дошманның беренче һәм икенче саклану сызыкларын өзәләр һәм, күп әсирләр, байтак трофейлар калдырып, өченче траншеягә кадәр чигенергә мәҗбүр итәләр. Көндезге 1 сәгать 40 минутта дошман контратакага күчә, ләкин көчле ут белән каршы алынгач, зур югалтулар кичереп, үз окопларына кереп кача. Сәгать 2дә дошман яңадан һөҗүмгә ташлана, әмма барып чыкмый. Кичке сәгать 5тә дошман бөтен фронт буенча атакага күчә, ләкин, давыллы мылтык һәм пулемет уты астында калып, тәртипсез рәвештә үз окопларына кереп поса. Әлеге бәрелештә полкның югалтулары: 3 офицер һәлак булган, 7се яраланган һәм контузия алган, 120 солдат үлгән, 850се яраланган, хәбәрсез югалган”.
Рядовой Фазлыйәхмәт Гарифуллин да берничә көн хәбәрсез югалучылар исемлегендә була. Әмма gwar.mil.ru порталындагы документлар күрсәтүенчә, Фазлыйәхмәт Гарифуллин 1916 елның 26 маенда Киев шәһәрендәге 4нче Бөтенрусия земство берлеге госпиталенә озатыла. Аннары 1916 елның 4-11 июнендә Орел шәһәренең 1нче госпиталендә дәвалана. 1916 елның 12 июнендә Фазлыйәхмәт Гарифуллин Орелдан 44нче поезд белән Туланың Кызыл Хач шәфкать туташлары җәмгыяте лазаретына күчерелә.
Дәвалау тәмамланганнан соң, солдат Фазлыйәхмәт Гарифуллин туган ягына кайта. Әтисе, Рәсмәкәй авылы старостасы Гарифулла Гыйззәтуллин белән аларга тагын бер авыр сынау кичерергә туры килә. Аларны акгвардиячеләр бик каты җәзалый: камчы белән кыйныйлар. Әҗәлдән могҗиза гына саклап кала.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында патша Русиясенә әсирлеккә төшкән чехлар һәм словакларга Совет хөкүмәте 1918 елның язында Ерак Көнчыгыш аша үз илләренә кайтып китәргә рөхсәт итә. Илдә булган бөтен чехлар һәм словаклар тимер юл станцияләренә җыела, аерым эшелоннарга төялә. Шул вакытта Олы-Теләк станциясендә дә чехлар белән эшелон тора. Унлап чех солдаты Рәсмәкәй авылына да килә, алар беркемгә дә зыян китерми.
Чехлар восстаниесеннән соң бу тирәләргә Колчак власте кара козгын сыман ябырыла. Рәсмәкәй авылында Колчакның 12нче Урал укчылар дивизиясенең 47нче Тагил укчылар полкы солдатлары берничә ай тора. Полкның солдат һәм офицерлары кышкы салкын иртәләрнең берсендә, җылы учакларын, җыелган әйберләрен ташлап, бик ашыгыч рәвештә Әшә ягына табан юл алалар.
Колчак гаскәрләре Рәсмәкәйгә башка килми. Әмма беркөнне төн уртасында, каян килгәне билгесез бер кораллы солдат авыл старостасы Гарифулла Гыйззәтуллинның ишеген шакый. Казаяк авылына барырга ат сорый. Староста аңа ат бирми. Солдат ярсып кычкыра башлый, мылтыгыннан һавага ата.
Шулчак Гарифулла картның улы Фазлыйәхмәт белән Әбдел карт улы Ибәт Вәлиев пәйда булалар һәм бер мизгелдә солдатны коралсызландыралар. Мылтыгының затворын алып, кар өстенә ыргыталар, ә солдатны Иблинең мунчасына бикләп куялар. Төн уртасында бу солдат мунчадан кача, Казаяк авылында урнашкан штаб башлыгына барып, Рәсмәкәйдә булган хәлне сөйли һәм гаеплеләрне җәзалауны таләп итә.
Икенче көнне иртән Рәсмәкәйгә унлап кораллы солдат килеп керә. Алар Рәҗәп картның йортына халыкны җыеп, берәм-берәм камчы белән кыйный башлыйлар. Әлбәттә, камчының иң күп өлеше староста Гарифулла карт белән аның улы Фазлыйәхмәт аркасына төшә. Аклар авылны ут төртеп яндырабыз дип яный башлагач, Насыйп Сатаев Олы-Теләккә юл тота. Анда Колчак офицерлары алдында абруйлы булган тимер юл станциясе башлыгы Маковкинның ярдәме белән солдатларны кире штабка чакыртып алдыра. Шулай итеп, Рәсмәкәй халкы бу бәладән дә исән-имин котылып кала.
Фазлыйәхмәт Гарифулла улы, белемгә омтылучан, укымышлы Хәдичә Фәхретдиновага өйләнә. Аның оныгы архивында Хәдичә Биктаһир кызына 1909 елның 14 апрелендә Уфада мөгаллимә Камилә ханым Касыймова тарафыннан бирелгән “Кызлар шәһадәтнамәсе” саклана, анда барлык фәннәрдән дә тик “бишле” билгесе генә куелган.
Хәдичә Биктаһир кызы һәм Фазлыйәхмәт Гарифулла улы биш ир бала: Әзһәр, Фатих, Рәшит, Зәки һәм Тәлгатьне тәрбияләп үстерәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Фазлыйәхмәт Гарифуллин хезмәт армиясе составында хезмәт итә, Иглин районының Урман станциясендә эвакуацияләнгән хәрби заводта көнне төнгә ялгап эшли.
Аның 1924 елның 25 сентябрендә туган өлкән улы Әзһәр Гарифуллин 1940 елның маенда Бакуга ФЗОга укырга китә. Сугыш башлангач, ул Бакуда оборона корылмалары төзүдә катнаша, Сумгаитта заводта сугыш кирәк-яраклары җитеште-рә. 1942 елда Азәрбайҗан ССРының Сумгаит хәрби комиссариаты тарафыннан армия сафларына алына. Маздок юнәлешендә барган канкойгыч сугышларда минометчы булып хезмәт итә. Сугышның беренче атнасында ук аның полкыннан бары тик җиде солдат кына исән кала. Сугышларның берсендә Әзһәр Фазлыйәхмәт улы каты яралана, 1942 елның ноябреннән 1943 елның июленә кадәр Азәрбайҗанның Агдам шәһәрендәге 1559нчы госпитальдә дәвалана. Табиблар аны савыгу өчен туган авылы Рәсмәкәйгә кайтарып җибәрәләр. Өч айдан соң Әзһәр Гарифуллин яңадан фронтка китә. Исәп кенәгәсеннән күренүенчә, ул 1943 елның 10 октябрендә Олы-Теләк районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алына. 11нче аерым запас тимер юл полкында 1943 елның 14 ноябренә кадәр хезмәт итә. Аннары 33нче аерым күпер тимер юл батальонына күчерелә. Әзһәр Гарифуллин 1949 елның мартына кадәр шул ук батальонда юлчы сыйфатында хезмәт итә. Украина, Польшада тимер юллар һәм күперләр төзү һәм ремонтлауда, Днепр, Днестр елгалары, Сандомир шәһәре янында Висла елгасы аша күпер салуда катнаша.
“1945 елның мартында безне Ерак Көнчыгышка күчерделәр, анда Иркутск-Смолянск күперен төзедек. Беркөнне шундый бер кеше ышанмаслык хәл булды, без, солдатлар, паровозны этеп тауга мендердек. 1943 елның октябрендә Рәсмәкәйдән киткәннән соң, алты ел үткәч, 1949 елның 11 мартында туган ягыма кайттым”, – дип искә ала иде сугыш ветераны Әзһәр Гарифуллин.
Әзһәр Фазлыйәхмәт улы тормыш иптәше Фәгыйлә Гариф кызы белән алты бала – дүрт батыр ул һәм ике гүзәл кыз үстерәләр. Олы уллары Шамил 1971-74 елларда Төньяк флотта “Стройный” дигән корабта хезмәт итә. Камил – 1973-75 елларда Красноярскида ракета гаскәрләрендә, Рамил – 1973-75 елларда Куйбышев өлкәсендә төзүчеләр батальонында, ә Наил 1982-84 елларда Мәскәү өлкәсендә һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә Ватан алдындагы бурычын үти.
Фазлыйәхмәт Гарифуллинның башка уллары Фатих, Рәшит, Зәки һәм Тәлгать тә хәрби хезмәтнең мәртәбәле юлыннан лаеклы узалар.
Тәлгать Фазлыйәхмәт улы Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә хәрби һәм сәяси әзерлектәге югары казанышлары, шулай ук СССР Кораллы Көчләрендәге намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазенә лаек була. Тәлгать Гарифуллин Олы-Теләк совхозында тырыш механизатор булып дан казана. Һәрвакыт алдынгылар сафында була. СССР Югары Советы Президиумының 1978 елның 23 мартындагы Указы белән Тәлгать Гарифуллин III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.
Тәлгать Гарифуллинның уллары Талип һәм Фәнил дә Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр.
Талип Гарифуллинның батыр улы Айдар махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта Ватанны саклый. Батыр һәм кыю егет күпсанлы бүләкләргә лаек була: 2023 елның 3 декабрендә ул – “Ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераны” медале, 2024 елның 22 февралендә “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнә, 2023 елның 18 апрелендә Башкортстан Башлыгы Указы белән генерал Шәйморатов медаленә лаек була, ә 2024 елның 23 ноябрендә Русия Федерациясе Президенты Указы белән IV дәрәҗә Изге Георгий ордены – Георгий тәресе белән бүләкләнә. 2023 елның 23 августында хәрби часть командиры кул куйган рәхмәт хатында мондый җылы сүзләр язылган: “Хөрмәтле Наисә Наил кызы һәм Талип Тәлгать улы! Хәрби часть командованиесе улыгыз Айдарны куелган бурычны теләсә кайчан үтәргә әзер булган намуслы, батыр кеше итеп тәрбияләгәнегез өчен сезгә олы рәхмәтен белдерә”.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.