+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 апрель 2025, 06:20

Бала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурлана

Кырмыскалы районында юбилей медальләре 98 кешегә тапшырылды.

Бала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурланаБала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурлана
Бала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурлана
Агымдагы ел илебез өчен истәлекле – ул рәсми рәвештә Ватанны саклаучылар елы, дип игълан ителде. Шулай ук, зур әһәмияткә ия дата – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләячәкбез. Ул авыр елларның тере шаһитлары исән әле. Кешелек дөньясына зур югалтулар алып килгән, җаннарда төзәлмәс яралар калдырган Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын үз күзләре белән күргән соңгы буын бу, без аларны сугыш чоры балалары, дибез.

Бөек Ватан сугышы тәмам­лануга 80 ел тулу уңаеннан республика, шулай ук район күләмендә сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт күрсәтелә. Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 80 ел” дигән юбилей медале дә булдырылды. Бу гади генә бүләк түгел – ул тыл эшчәннәренә тирән хөрмәт һәм чиксез рәхмәт билгесе. Кырмыскалы районында ул 98 кешегә тапшырылды.
Авыл биләмәләре хакимияте башлыклары медальләрне тыл эшчәннәренең күңелендә калырлык итеп, тантаналы шартларда тапшырырга тырыша. Әйе, сугыш башлану белән балачакларын югалтып, кечкенәдән эшкә җигелгән, “Барысы да фронт, барысы да Җиңү өчен!” дип эшләгән буын моңа, һичшиксез, лаек.
Шулай, Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллин шундый медальләрне үз тормышлары белән барлык яклап та үрнәк булган, гомерен хезмәткә багышлаган Равил абый Халитовка, Касыйм абый Якуповка, Рабига апа Хәбибуллинага, Наҗия апа Хәсәновага тапшырды. Клуб хезмәткәрләре белән берлектә тантана сәбәпчеләре өчен концерт программасы да әзерләнде – мәдәният хезмәт­кәрләре һәм үзешчәннәр аларга сугыш чорында җырланган күңелгә үтеп керерлек җырларны башкарды, рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен юллады.
Иске Муса авылы билә­мә­сендә дә бу чара үзенчәлекле үтте. Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы урынбасары Илфат Хәмитов, авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмә­това, авыл Советы депутаты Илдус Килдеяров, Русия Социаль фондының Кырмыскалы районы буенча җитәкчесе Зөлфия Котлыева юбилей медальләрен Арслан авылында яшәүче­ләрнең йортларына барып тапшырды. Кадрия апа Моратшина, Сәвия апа Гәрәева бүген балаларының тәрбиясендә яши һәм көннәрен илебез, дөньябызның тыныч булуын теләп, догада үткәрә. Әлбәттә, мондый кунакларга алар чиксез шат иде һәм игътибар күрсәтүләренә ихлас рәхмәтләрен белдерде.
- Өлкәннәребезнең йортларында булдык, хәлләрен белештек, хатирәләрен яңарттык. Алар – үзләре тарих. Сугыш чоры авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән апа-абыйлар исән-сау булганда барланып бетмәгән тарих битләрен барларга иде, – ди Илмира Әнвәр кызы, мондый очрашулардан тәэсирләнеп.
Шәйморатов авылы биләмә­сендә дә юбилей медальләрен тапшыру мизгелләре күңелләрне кузгатты, җылы аралашу, вете­раннарның һәрберсенең хәл-әхвәлен белешү рәвешендә узды. Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән тыл эшчәннәре Әфкать Нигъмәтуллин, Әнисә Җәлилова, Дарья Боркова һәм Мария Савельеваны зурлап тәбрикләделәр. Тантана сәбәпчеләре, үз чиратында, юбилей медальләрен зур горурлык хисе һәм чиксез рәхмәт белән кабул итте. Шәйморатов авылында яшәүче Әфкать абый Нигъмәтуллинга бу бүләкне район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров һәм авыл биләмәсе башлыгы Илвир Моратшин тантаналы шартларда урындагы мәдәният йортында урнашкан Миңнегали Шәймо­ратов исемендәге күргәзмә залында тактылар. 
Әйе, бүген туксанны узганнарның язмышы Бөек Ватан сугышы һәм ул китергән күптөрле авырлыклар, фаҗигаләр белән үрелгән. Әгәр син сугыш чоры баласы икән, димәк, адәм баласы күтәрергә мөмкин булган барлык авырлыкларны, интегү-кимсенү­ләрне, ятимлек ачыларын татып та, үзеңдә шуларны җиңеп чыгарлык көч тапкан, тормышка мөкиббән кешесең дигән сүз. Өлкәннәребезнең күңеленнән дә бу каһәрле елларның кыенлыклары җуелмый, йөрәкләрендә саклана. Аларның һәрберсенең иңендә – күпьеллык фидакарь хезмәт һәм җиңел булмаган тормыш юлы.
Мәсәлән, Әфкать Мәүлинбирде улы тумышы белән Гафури районының Каварды авылыннан. Әтисенең армиягә киткәнен начар хәтерләсә дә, сеңлесе Әлфира белән әнисенең итәгенә ябышып, әтисен озаткан минутлар күңеленнән җуелмый. Әтисе тиздән хезмәтен тутырып кайтам дип торганда гына сугыш башлана һәм ул яу яланыннан әйләнеп кайтмый. Ачлык-ялангач­лыкка интегүләрен бүген дә оныта алмый Әфкать абый. Авыру әнисе һәм ике сеңлесен карау буыннары да ныгып бетмәгән малай иңнәренә төшә. 6-7 яшендә колхоз эшенә чыга. Шул ук вакытта белем алуга да ирешә ул. Барлык гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган мөхтәрәм шәхеснең ярты гасырга якын гомере Кырмыскалы районы белән бәйле. Башкортстан Респуб­ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе 90 яшендә дә эштән аерылмый – бүгенге көнгәчә Шәйморатов авылы биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасына җитәкчелек итә һәм имам-хатыйп вазыйфасын башкара.
Сугыш чоры балалары күпме авырлыклар кичерсә дә, яшәргә көч тапкан, бүген дә безгә һәм яшь буынга, шул исәптән махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы өчен көрәшүче ир-егетләргә һәм Җиңүне якынайту өчен яугирләргә барлык яклап ярдәм итүчеләргә сабырлык, тырышлык, батырлык үрнәге булып торалар.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Бала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурлана
Бала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурлана
Бала чагын сугыш урлаганнар Ватан тарафыннан зурлана
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас