“Адәм баласы барысына да түзә, сугышлар гына булмасын...” Кечкенә чагыбызда һәркайсыбыз әниләр, картәниләрнең әйткән бу сүзләрен ишетеп үсте. Яу кырында дошман белән күзгә-күз очрашкан яугирләребез генә түгел, тылдагы хатын-кызлар, картлар да сугышның барлык ачысын тойды шул. Ә сугыш чоры балалары?.. Күпме күз яше, ачлык, ялангачлык, ятимлек ачысы ишетелә бу сүзләрдә...
Фәния Хәйретдинова 1942 елның 1 сентябрендә Чиләбе өлкәсе Аша районы Биянка авылында бишенче бала булып туган. Фәниянең әти-әнисе тумышы белән Иглин районы Үктәй авылыннан булган.
– Әтием капчыгын алып, поездга кереп утыргач, “Хәйретдинов, слезай, ты тут нужен!” – дип аны алып калганнар. Әтинең аты да булган. Билгеле, бу елларда алар көнне төнгә ялгап эшләргә мәҗбүр булган. Әтием автоматларга запчастьлар эшләгән. Бераздан бирегә әсирлеккә алынган немецларны китергәннәр. Кара урман эчендә урнашкан булган ул лагерь. Әтием, алар белән начар мөнәсәбәттә булмадык, дип сөйли иде.
Бер көнне өч тоткын качкан. Әмма аларны тиз арада тотып, лагерьга кайтарганнар. Әтиләр аларны кыйнамаган, ә менә үзләренекеләр бу кылыклары өчен качкыннарны җәзалаган. Чөнки моннан соң биредә аларга мөнәсәбәт үзгәрергә мөмкин бит. “Сез моннан качмагыз. Тирә-якта – кара урман, чыга алмаячаксыз. Без сезне барыбер эзләп табачакбыз. Амнистия булгач, кире үзегезгә кайтып китәрсез”, – дигән шунда әти. Әти бик изге, киң күңелле кеше иде. Әсирлеккә төшкән немецларны сакласа да, аларны беркайчан да кыерсытмаган, – дип искә ала Фәния апа.
Фәния апаның абыйсы Әсфәндияр сугыш башланганда Львов өлкәсендә хезмәт иткән. Кичтән аларга бер эшелон мотоцикллар китерәләр. Шунда ук солдатларга күн итекләр, яңа киемнәр дә бирәләр. Ә икенче көнне иртән сугыш башланган. Аларның яшәгән урынын немец гаскәрләре утка тоткан. Бернинди приказ булмый, солдатлар төрле якка кача. Шунда Әсфәндияр әсирлеккә эләгә. Солдатларны бер урынга алып барып, үзләренә кабер казырга кушалар. “Тереләй күмәрләрме, атып күмәрләрме икән?” – дигән сорау белән алар кушылган эшне башкара. Әмма, бәхеткә, шунда берәү килеп, аларны икенче урынга алып китә. Өйдәгеләр аның исәнме, юкмы икәнен дә белми. Сугыш тәмамлангач, әсирлектә булганнарны шахтага алып китәләр. Ул вакытта Фәния апа кечкенә була әле. Әмма абыйсының кайтып кергәнен яхшы хәтерли.
– Ул вакытта пленда булдым, дип әйтү бик куркыныч иде. Абый да сугыш тәмамланып, берникадәр вакыт үткәч кенә кайтты. Аның исән-имин кайтуы турында хәбәр таралгач, күрше-күлән җыелды. Күпләрнең ирләре, әтиләре сугышта хәбәрсез югалган иде. Шулар турында нәрсәдер белү нияте белән килделәр безгә, – ди ул.
Бу вакытта инде Фәния Исмәгыйль кызы гаиләсе белән Үктәйгә кайтып төпләнгән була. Сугышның тәмамланган гына чагы. Авылда шул ук ачлык, ялангачлык. Фәниягә мәктәпкә барырга да вакыт җитә. Ул бик ябык, бәләкәй була. Яше җитсә дә, аны укырга алмыйлар.
– Ачлык елларын да күрдек инде. Күрше Минҗитәр авылы халкы хәллерәк кебек иде. Безнең авылда бигрәк хәерчелек булды. Бәрәңге утыртабыз, анысы да уңмый. Мал тота авыл кешесе. Аларга да ярты кыштан печән бетә. Абзар башындагы черек саламны төшереп ашаталар иде. Әле дә хәтерлим, маллар ачлыктан күтәртә башлый. Әтигә ярдәм сорап киләләр. Берничә ир сыерын асып куя, чөнки бер егылса, ул торалмый, үлә. Шулай авыл халкы бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Әни безне ничек туйдырды икән, дип әле дә уйлыйм. Җәйгә чыксаң – үлән ашыйбыз. Мәк, чөгендер яфрагыннан аш пешерәләр, алабута орлыгыннан ботка ясыйлар иде. Гадәти колхозчы елына 180 көн эшләргә тиеш. Бер тапкыр әткәй белән әнкәй ел буе эшләгәннәре өчен ярты капчык ашлык алып кайтты. Билгеле, бу ишле гаиләгә бик азга җитте. Аптырагач, әти Уфага эшкә чыгып китте. Кайда нинди эш бар, шуңа алына иде ул. Кышын өй түбәләрен кардан чистарта, җәен башка эшләрдә булышты. Шулай безгә ипи алып кайта иде, – ди Фәния апа.
Әтиләре эштә чакта өйдәге бала-чага да мөмкин кадәр азык кайгырту белән мәшгуль була. Яз җиткәч, алар туңган бәрәңге эзләп чыга. Ул бәрәңгене төеп, мичтә пешерәләр. Ул бик каты булып пешә. Бала-чага мәктәпкә дә шуны алып барып ашый. Анда да әле, уяурак булмасаң, башкалар алып ашый. Шулай булса да, халык бердәм була.
Үктәйдә 7 сыйныфны тәмамлагач, Фәния апа укуын Байгилде мәктәбендә дәвам итә. 10 сыйныфны тәмамлагач, Уфадагы техник училищега укырга керә. Аннан буяучы һөнәрен алып чыга. Арытаба Дәүләкәндә эшли. Соңрак ул укытучы һөнәрен үзләштерә. Читтән торып Бөре педагогия институтында укый. Үктәйдә 1 ел биология, химия дәресләрен укыта. Шул вакытта гомерлек тормыш юлдашы Әмирне очрата.
Әмир Хәйретдинов 1940 елның 10 августында Нуриман районының Иске Күл авылында икенче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Фин сугышында да катнашкан. Тәҗрибәле сугышчыны Ватан сугышы башлангач та фронтка алалар. Мәскәү янында сугыша ул. Арытаба Смоленск өлкәсендә була һәм шунда 1942 елда һәлак була.
– Әтине хәтерләмим дә инде. Әмма гомер буе аны көтеп яшәдем... Быел, әти һәлак булган җирләргә – Смоленск өлкәсе Мосальский районына, каберенә бардым. Үзем белән бер уч туфрак та алган идем. Безнең буын кешеләре әтинең кем икәнен яхшылап белми дә инде ул, – дип сүзгә кушыла Әмир абый.
Әмир абый барган җирдә 4 туганлык каберлеге бар. Иске язулар биредә чыннан да, сугыш вакытында җирләнгән яугирләрне күрсәтә. Ә яңа язулы каберләрдә кем күмелгәнен төгәл генә әйтеп тә булмый, дип аңлата Әмир абыйга яу кырында һәлак булганнарны эзләүче отряд җитәкчесе. Әмир абыйның әтисенең каберендә “Мөнәвәров С.” дигән язу була.
– Әти сугышка киткәндә: “Сабира, мин кайталмам инде”, – дигән. Фин сугышыннан кайтканда ук ул тиздән яңадан сугыш башланачагын һәм аның никадәр көчле булачагын әйткән. Шуңа да сугыш чыгар алдыннан ук ул күпләп утын әзерләгән. Ул вакытта колхозда эшләгәнгә ашлык биргәннәр. Әти шушы ашлыкны җыеп барган. Шуңа да әнигә тәүге вакытта чагыштырмача бик авыр булмаган, – ди Әмир абый.
Әтисенең сугышта һәлак булганын аның ике иптәше кайтып сөйли. Фронтовикның бүрегендәге йолдызны Әмиргә алып кайтып бирәләр. Әтисенең агач төбендә сөялеп үлгәнен әйтә алар. Бу хәрбиләр 10 көнгә ялга кайткан гына була. Кире фронтка киткәч, алар да һәлак була.
– Әти үлгәндә миңа 2 яшь кенә булган. Сугыш тәмамланганда 5 яшьлек идем инде. Әзме-күпме барысын да аңлый башладым. Сугыш тәмамланды. Әмма без яшәгән урыннан еш кына һаман самолетлар оча иде. Без – бала-чага шушы самолетлар артыннан йөгерәбез. Әтине парашюттан ташлап китәрләр, дип уйлый идек. Һәлак булуы турында хәбәр килсә дә, авылга фронтовиклар кайту очраклары булды. Миңа әтием үлгән дип әйтсәләр дә, күңелдә аның кайтуына өмет яшәде. Көттем...
Бик шук, үткен малай була Әмир. Ачлык һәркемнең үзәгенә үтә. Авыл балалары урманнан балан, шомырт җыеп сатып, үзләренә кием ала.
1946 елда Әмирнең әнисе сугышның беренче көненнән соңгысына кадәр сугышкан фронтовикка кияүгә чыга. Тимергайнанны Әмир үз әтисе кебек күреп үсә. Укуда да сынатмый.
– 50нче елларда Павловка ГЭСы төзелде. Мин дә сыер җигеп, юлга ком ташып, әнигә ярдәм итеп йөргәнемне хәтерлим. Без генә түгел, бөтен халык чыкты. Менә шундый бердәмлек иде. Шунысы да хәтердә – элек мәктәп балаларыннан утын хәзерләтәләр иде бит. Әтием сугышта һәлак булгач, мине бу эштән азат иттеләр, – ди ул.
Мәктәптән соң Әмир медицина училищесын тәмамлый. Аннары армиягә әзерләр өчен махсус фельдшерлар төркеменә җибәрәләр. Ленинград өлкәсендә хезмәт итә ул. Армиядән исән-имин кайткач, Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.
1965 елның 29 декабре. Әмир авылга кайтырга чыккан була. Бу вакытта аның сеңлесе мәктәптә пионервожатый булып эшли. Шунда ук Фәния апа да эшли. Әмир сеңлесе Зифа янына, ул яшәгән әби белән бабайга кунарга керә. Икенче көнне иртән Фәния Зифа янына килә. Әмир барып ишекне ача да: “Әйдәгез, чәй эчәбез”, – дип аны түргә чакыра. Фәния моңа бик аптырый. Кеше өенә шулай кунак чакыралар микәнни, дип уйлый да Зифа янына кереп китә. Шул көнне кич мәктәптә Яңа ел кичәсе булырга тиеш була. Шулай итеп алар аралаша башлыйлар. Әмир сөйгәне янына атна саен кайтып йөри. Тиздән бу матур пар язмышларын бергә бәйли. 1966 елда тәүге кызлары Әлфия, 5 елдан уллары Ринат һәм соңрак кече кызлары Әлфирә туа.
Төрле җирләрдә яшәп, эшләп, Красная Горкага күчеп кайта гаилә. Биредә бик зур уңышларга ирешә алар. Әмир Сәрвәретдин улы баш табиб дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Нуриман районының шәрәфле шәхесе исеменә лаек булган ул. Фәния апа шулай ук гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Әмир абый “Башкортстанның атказанган табибы” исеменә лаек булса, Фәния апага “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеме бирелгән. Тиздән бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләүче бу парның инде 5 оныгы да бар.
– Икебезне дә тормыш җитәрлек сынады. Әмма бүгенгесенә шөкер итеп яшибез. Иң мөһиме – алдагы көнебездә дә шулай бер-беребезгә ярдәм итеп, балаларыбызга авырлыклар китерми яшәргә насыйп булсын. Безгә әллә ни кирәк тә түгел инде. Дөньялар тыныч булсын, балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш ачысын күрмәсен иде, – ди алар.
Фәния апа белән Әмир абыйның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күреп сокланмау мөмкин түгел. Әйе, ачысы да, төчесе дә булгандыр, әмма бер-берсен һәрвакыт хөрмәтләп, яратып яши белә алар. Әмир абый, чын ирләрчә, һаман да Фәния апаны кайгыртып кына торса, хуҗабикәнең өстәленнән тәмле бәлешләр, чәк-чәкләр өзелми. Чыннан да, мәхәббәт – изге хис. Ул күңел яраларын да төзәтергә, җәмгыятьтә кирәкле кеше булып, хөрмәт казанып яшәргә дә илһамландыра ала.
Гөлия Мөгаллимова.