+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 апрель 2025, 08:40

Шпионнарга - үлем!

СМЕРШ - дөньяның иң нәтиҗәле контрразведкасы. СМЕРШ - Кораллы Көчләрне һәм башка гаскәрләрне чит ил органнарыннан яклау белән шөгыльләнүче хәрби контрразведка.

Шпионнарга - үлем!Шпионнарга - үлем!
Шпионнарга - үлем!

ХХ гасыр башында Русиянең чит ил шпионажына каршы көрәш буенча бернинди махсус органнары да булмаган, контрразведка регуляр рәвештә алып барылмаган һәм чит ил агентларын эпизодик фаш итү белән чикләнгән.

Совет Русиясендә хәрби контрразведка 1918 елда Бөтенрусия Гадәттән тыш комиссиясенең махсус бүлеге буларак оештырыла. Соңыннан аның атамалары берничә тапкыр үзгәргән.

Совет контрразведкасы структураларында аеруча күләмле реформаларны Бөек Ватан сугышы алдыннан башлыйлар.

Сталинград сугышы нәтиҗәләре Германия армиясенең җиңелмәве турындагы мифны тәмам тараткач, ә дошман, моның белән килешмичә, фронт сызыгы өчен агентлар әзерләүдә һәм кертүдә активлыкны арттыргач, хәрби командование алдында торган бурычларны хәл итүгә максималь якынайту өчен хәрби контрразведка органнарын үзгәртеп кору уздырыла.

Сталинград сугышы күрсәткәнчә, НКВД составында хәрби контрразведка эше нәтиҗәле түгел, ә сугыш шартларында совет җитәкчелеге үзенә хаталар рөхсәт итә алмаган. Яңгыравыклы атаманы ("Шпионнарга - үлем!" лозунгыннан аббревиатура) яңа бүлекчәгә Югары башкомандующий Иосиф Сталин үзе бирә, ләкин башта дәүләт иминлеге халык комиссары Всеволод Меркулов Сталинга аны "СмерИнш" - "Чит ил шпионнарына үлем" дип атарга тәкъдим итә.

Яңа орган төзү Иосиф Сталинның турыдан-туры контроле астында бара һәм 1943 елның 19 апрелендә СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән төзелә. Контрразведканың Баш идарәсе (ГУКР) башлыгы итеп Виктор Абакумов билгеләнә.

Дөньяның иң нәтиҗәле контрразведкасы турында тулырак түбәндәге сылтанма буенча укыгыз: https://resbash.ru/articles/pobeda-80/2025-04-15/smert-shpionam-4199583

Фото: resbash.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас