+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 апрель 2025, 05:31

Бер гаиләдән – алты солдат!

Тәтешле районында бертуган Гариповлар – билгеле, хөрмәтле гаилә. Бөек Ватан сугышы башлангач, бу гаиләдән берьюлы алты бала, алты әзмәвердәй ул, алты бөркет, алты арыслан илне якларга китә. Аларның бары тик берсенә генә туган ягына әйләнеп кайту бәхете тия. Әти-әни бу яуда биш баласын югалта. Тәүге мәлләрдә туган йортта күз карасы кебек саклаган, бүгенге көндә район музеенда сакланучы хатларны сезнең белән дә уртаклашабыз. Инде батыр солдатларның әтисе дә, әнисе дә якты дөньяда юк, әмма хатлар исән. Хәтер яши. Дан исән!

Бер гаиләдән – алты солдат!Бер гаиләдән – алты солдат!
Бер гаиләдән – алты солдат!

Мансурның хаты

“Әти, әнием, барча туганнарым!
Сезгә ерак Ленинград урманнарында үскән купшы наратлар санынча сәлам! Саулык һәм иминлек теләп калам.
Мин дә саумын. Уфадан 2 февральдә чыгып киткән идек, монда берничә көндә килеп җиттек. Ләкин китаплардан укып, сурәтләрдән күреп гадәтләнгән һәм аеруча яраткан бу мәшһүр шәһәрне күрә алмадык әле. Вагоннардан төшеп, җиргә басу белән тезелдек тә, юлга чыктык. Көн-төн атладык. Юлда авыл кешеләренә куна төштек. Безне якты йөз, сый-хөрмәт белән каршы алып, матур теләкләр теләп озатып калдылар. Чит-ят һәм телләре дә безгә аңлашылмаган кешеләрнең безгә шундый үз итеп каравына сокланып бетә алмадым. “Сезне кызылармеец булган өчен яратабыз”, дип аңлаттылар.
Ленинградны, насыйп булса, киләчәктә күрербез әле. Аның урамнары белән сокланмый торып, авылга кайту кызык булмас.
Ил чиге бездән ике чакрымда, диләр. Без аны тагы да ныгыту, сугыш утын кабат булдырмас өчен килеп урнаштык та инде, һәрчак уяу торабыз.
Сугыш дигән иң вәхши күренешне күз алдына да китерүе кыен. Ләкин аның яңадан булуы мөмкин әле, ди командир, фин сугышы ул нәрсә, зурысы кузгалуы ихтимал, әнә бит Гитлер ничек пычак кайрый, ди.
Ышанырга да, ышанмаска да белмибез, Ә иптәшләремә, кулдагы коралыбызга карасаң, ышаныч ныгый. Безнең армия батыр, ихтыярыбыз көчле, Гитлер димәгәе, шайтаным да жиңә алмас безне!
Сугыш турында хафалануым урынсыз түгел. Агай-эне күмәкләп үсеп җиттек, ул-бу була калса, барыбыз берьюлы сафка басарга тиеш булабыз түгелме соң? Фронтка барыбызны да, һичшиксез, алачаклар, ә аннан кайсыларыбыз әйләнеп кайтыр?
Безнең ил бик зур. Бик матур шәһәрләргә, ифрат төзек авылларга, урманнарга бай икән ул. Шушы матур илебезне дошманнан таптату мөмкинме соң?
Барыгыз да исән-саулармы? Колхоз тормышында, авылдашлар арасында нинди яңалыклар бар? Фронттан кайтучылар бардыр инде?
Барыгызны да сагынып калам. Мансурыгыз. Фин чиге”.
Кызганычка каршы, Мансурның бик күп хатлары сакланмаган. Иптәшләреннән: “Мансур күл өстендәге бозда сугышканда һәлак булды”, – дигән иң беренче авыр хәбәр гаиләгә килеп ирешә.

Ризаның хаты

“Хатыгыз аша сезне дә таза-исән дип беләм, тик әнинең генә хәлләре бер дә яхшырмый икән. Шушы хәбәр йөрәкне өзгәли, ярага тоз сибә инде.
Миңа хатны ешрак языгыз. Миннән килгәнне көтеп тормагыз. Язарга вакыт юк. Көн туар-тумастан занятие. Төнгә кадәр туктау юк. Көзге яңгырларда чыланып, салкын җирнең эченә сузылып ятып көннәр уза, сугышта кирәк булачак эшләрне өйрәнәбез. Бу чаклы осталыкларга ирешербез дип һич уйламаганмындыр. Мине еш кына үрнәк итеп куялар. Уңайсызланам. Ә шулай да үземне мактасалар, күңелле булып китә. Зәки турында аерып языгыз.
Кадим белән Заһитның хәбәрләре бармы? Авыл хәлләрен беләсе килә.
Колхозда иген сугулар тәмаммы? Быел бераз иген тиярдәй чама бармы?”

Ризаның хаты

“Мин бүгенге көндә таза-исән генә. Сугышка керергә әзерләнәбез, укыйбыз, өйрәнәбез.
Безнең кулда ышанычлы корал, көчле техника булачак. Сугышка чаклы без аларны күз алдына да китерә алмаганбыз икән. Хәзер беләбез – дошманны “сыйларлык”, аңа тиешле җавабын бирерлек көч бар бездә.
Әти-әни, туганнарым, безнең нәсел югалып калучылардан түгел, авылда сынатканыбыз юк иде, эштә дә, сабан туенда да алдан йөрер идек. Сугышта да сынатмабыз. Безнең агай-энеләр барысы да алыначак, анысы көн кебек ачык.
Әти-әни, сез горурланырга хаклы. Тормышыгыз авыр булуга карамастан, сез үстергән уллар яхшы тәрбия алды, патриотларча сафка басты һәм, корал тотып, фашистларга каршы торалар. Гариповлар намусына тап төшмәс!
Воронеж өлкәсе.
23 ноябрь, 1941 ел”.

Ризаның хаты

“…Сәлам соңында үземнең хәлләр белән бераз таныштырып үтәм. Мин таза-исән генә хезмәт итәм. Мәскәүдә ятабыз, тик аны күргән юк. Хәтерегездәме, абыйлар белән Мәскәүне кем яхшырак белә, метро кайларда төзелә, күргәзмә ничек булачак, дип бәхәсләшә идек.
Үзегезнең хәлләрне аерып языгыз. Кәгазь салыгыз.
Сәлам белән улыгыз Риза”.

Зәкинең хаты

“Әтигә, әнигә һәм барча туганнарыма Зәкиегездән кайнар сәлам. Без 15 сен­тябрьдә Яңавылдан чыгып киттек, сигез көннән соң Ульяновск шәһәренә килеп туктадык. Хәкимнәр белән бергәбез. Ике көн торгач та кием бирделәр. Алты ай укырга тиешбез.
Нәби туган, син укырга әллә кайда читкә китеп йөрмә. Читтә беркем дә сине әзерләнеп көтеп тормый, өйдә генә торуың хәерлерәк. Без, ир-егетләрнең, яу килгәндә өйдә утырырга хакы юк. Шулай энекәш, мине дә командир булыр дип кем уйлаган иде.
Сау булыгыз”.

Заһитның хаты

“…Сәлам соңында үземнең исән-сау булуымны белдереп үтәм. Һәм хатыгыз буенча сезнең дә саулыгыгызны белеп, бик шатландым.
Хөрмәтле әтием һәм әнием, сез минем хакта хафаланасыз икән. Юкка борчыласыз, без бертуган агай-энеләр күмәкбез бит, әгәр дә һәрберебезнең окопта ятуына, дошман белән көн дә очрашып торуына борчыла башласагыз, чәчләрегез вакытсыз агарыр. Без сугышыр, җиңәр өчен туганбыз. Без совет тормышы кояшы астында шаулап-гөрләп үстек. Ватан чакыруы белән сафка бастык, барыбыз бер чорда диярлек окопларга кереп чумдык, корал тотып Туган илне азат итү бурычын үз өстебезгә алдык һәм бу изге бурычны үтәмичә туктамабыз.
Оборонада ятсак та, дошманны чүплибез генә. Ул безгә хәзер элекке кебек күкрәк киереп килә алмый инде. Ну, шушы фашистларның үкчәсе ялтырап хурлыкка калган көннәренә кадәр яшәп булса ярар иде!
Мин, командир буларак, фронт шартларында кешеләрне үз ихтыярыма буйсындырырга, үз артымнан ияртергә өйрәндем. Бу җиңел түгел икән. Күптән түгел, төнге караңгыда атакага чыктык, немецларның алгы сызыгына кадәр барып җиттек, аларны туздырып килдек. Кызылармеецларым минем әмерләремне төгәл үтәде. Взводымдагы бер кеше дә ятып калмады. Ә фашистларны без дөмбәсләдек.
Бу хатымны иркенләп язам, чөнки вакыт та, мөмкинлек тә җитәрлек. Кайдан дип сорасагыз, мин ял йортындамын. Әйе, кешеләрчә ял итеп ятам. Без, фронтовиклар өчен менә дигән ял йорты төзеп биргәннәр, искиткеч яхшы тәрбия оештырганнар. Моның өчен рәхмәтләр әйтеп бетерә алмыйбыз.
Мансур абыебыз һәлак булган икән. Бу безнең өчен зур югалту. Мин моңа кайгырып бетә алмыйм. Әти, әни, туганнарым! Мин ял йортында ятып чыгу белән тагын да усалрак сугышачакмын. Фашистларны Мансур абыем өчен дә кырырга сүз бирәм. Аның вакытсыз өзелгән гомере өчен күп фашистларның башы тәгәрәячәк әле. Без үз туганнарыбызны ансат кына бирмибез. Без үч ала да беләбез.
Без совет җирен тулысынча азат итәчәкбез.
Һәлак булган туганнар, иптәшләрнең истәлеге безне үч алырга чакыра.
Безнең җиңүләр алда әле.
Мин сугышның нәрсә икәненә төшенә башладым инде. Безнең кулдагы корал торган саен ныграк, көчлерәк ата.
Хәзергә ял итеп, көч туплап ятучы улыгыз Заһит.
26 август, 1942 ел”.

Зәкинең хаты

“Хөрмәтле әтиемә, сөекле әниемә, Мөнәзиләгә, Зәрәфиягә һәм Нәбигә искән җилләр аркылы кайнар сәламнәремне озатып калам.
Минем хәлләргә килсәк, шул ук урында күңел биреп кенә укып ятам. Солдат тормышына өйрәндек инде. Командирлар кушканны һәрчак җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Шулай булмаса, монда кадерең юк. Бу сүзләрем синең өчен, Нәби энем. Син бит бик күндәм егетләрдән түгел. Холкыңны бераз үзгәртә тор. Безнең агай-энеләргә җилкәгә мылтык асып байтак кына итек туздырырга туры килмәгәе әле.
Бу арада сездән хат юк. Шуна эч поша. Ни дип уйларга да белмим. Нәби, ник язмыйсың? Әллә үпкәләдеңме? Минем сиңа ачуланган вакытларым да булгалады шул. Үзеңне рәнҗеткәләдем дә шикелле. Барысы өчен дә гафу ит. Үскәндә агай-эне арасында ни булмас, бер-береңне гел баштан гына сыйпап торып булмый бит инде. Ил өстен кара болыт кап­лаганда үзара үпкәләшү кебек тар карашта калырга хакыбыз юк, беләсеңме, энекәш!
Әни ничек кенә көн итә, хәле бераз җиңеләймиме? Аның өчен бигрәк тә кайгырам. Әни турында барысын да аерып языгыз.
Әти нихәлдә, чирләп китмиме? Рәфкатьләр кайда? Абыйларның хаты киләме? Адресларын салыгыз.
Аклы ситсы күлмәгемне
Манам әле көрәнгә.
Иртән торсам, хатлар көтәм,
Төшләремдә күрәм дә.
Без илләрдән киткән чакта
Күтәрелде томаннар.
Я кайтырбыз, я кайтмабыз,
Саy булыгыз, туганнар!
Туганнарым, бу чәчкәне
Сезгә бүләк итәмен.
Аерылгач укыр өчен
Җырлар язып үтәмен.
Эх, Нәби туганкай, шулай үтеп тә китәр микәнни безнең яшь гомерләр! Бернәрсә күрми яшибез, ә киләчәкнең ничек буласын беркем дә әйтә алмый. Тизрак фронтка барып кереп, дошманнарның бугазын борасы килә. Ни генә булса да, без аларны җиңми туктамабыз. Сәлам белән, сезгә рәхәт тормыш теләп калучы Зәки.
17 февраль, 1942 ел”.

Заһитның хаты

“Кадерле әти-әнием, сез мине гафу итегез, мин бит сезнең алда бик гаепле, чөнки рөхсәтегезне дә сорамый үзем теләп фронтка киттем.
Әйе, мин сезгә әйтмичә үз теләгем белән киттем. Беләм, әйткән булсам да, каршы килмәс идегез. Сез дөнья хәлен, ил өстенә төшкән афәтне яхшы аңлыйсыз һәм шушындый авыр вакытта Гариповлар повестка килгәнен көтеп ятарга хаклы түгеллеген дә беләсез.
“Ир бала өйдә туар, яуда үләр”, дип укый торган идек мәктәптә чакта. Мин бу мәкальнең мәгънәсенә әле генә төшенә башладым, шикелле. Юк, без үлмәбез, әмма без яу өчен туганбыз икән. Шунысы кызык, сугыш без үскәнне генә көтеп торган да, җәйнең сандугачлы алсу таңын сөремгә батырып, илгә басып кергән.
Шушы хат белән рәсемемне җибәрәм, командир киеме миңа килешеп тора, дөресме?
Сезнең командир улыгыз, лейтенант Заһит язды бу хатны.
12 июль, 1942 ел”.

Зәкинең Нәбигә язган хаты

“Энем, мин хәзер солдат тормышына өйрәндем. Ата-бабадан калган гадәт түгелме соң солдат булу? Хәер, без әле сугышны күрә алган юк. Укыйбыз, әзерләнәбез. Минем урын истребительдә булачак, үзебезне күктә сыныйбыз. Очып киткәндә йөрәкләр кысыла, ә кире кайтканда борыннар югары күтәрелә: әйтеп кара, безнекеләр ат җигеп түгел, самолет хәтле самолетны йөгәнләп йөрергә өйрәнә түгелме соң?!
Сугышка барып керә калсам, мин дошманны каты тукмаячакмын! Минем кулда – көчле корал, янымда – ышанычлы иптәшләр. Безнең көч җитәрлек”.

Кадимнең хаты

“Башкортстан җирендә яшәүче әти-әниемә, барча туганнарыма һәм авылдашларыма миннән һәм янымдагы барлык кызылармеецлардан кайнар сәлам!
Мин сезгә шатлыклы хәбәр җиткерәм: Ростовны алуда катнаштым. Сугышка беренче мәртәбә 1943 елның 21 гыйнварында кергән идек, бик каты сугыштык, фашистларның арт санын укыттык, аның үкчәсен көйдерәбез генә хәзер… Улыгыз Кадим хезмәт иткән рота гел алга бара.
Әйе, рота алга бара, ә мин беразга артта калдым. Дон елгасын кичеп, Ростовны алганда, 1943 елның 8 февралендә, миңа пуля кагылып китте. Кулбашымны җиңелчә генә җәрәхәтләде. Шул хәлдән соң мине кыр госпиталенә салдылар. Хәзерге көндә терелеп киләм һәм тиз арада сафка басачакмын. Кабахәт немец фашист­ларын Туган илебездән кууда тагы да җиң сызганып катнашачакмын. Без аларның берсен дә калдырмый себереп түгәчәкбез. Фашистларның көне санаулы хәзер, шуны белеп яшәгез.
Ростов яңадан безнең кулда, аны кайтарып алуда мин дә батырларча сугыштым. Командирым мине госпитальгә озат­канда: “Молодец Гарипов, ты у нас – орел, уральский орел!” – дип аркамнан сөйде. – Терел дә, безне куып җит”, – диде. Ә немецлар үз җилкәләрен күрә алмаган кебек, Ростовны да күрә алмас. Ростов безнеке!
Госпитальгә хат язмагыз. Мин тиздән частька барып җитәчәкмен.
Шат күңел белән Кадимегез.
15 февраль, 1943 ел”.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас