+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 апрель 2025, 15:35

“Җиңү диктанты” – тарихны бергәләп язабыз!

25 апрельдә Русиянең барлык төбәкләрендә һәм 80 чит илдә “Бердәм Русия” партиясенең “Җиңү диктанты” халыкара тарихи акциясе узды. Тарихи тестны Русиядә 35 меңнән артык мәйданчыкта һәм дөньяның 90 илендә яздылар.

“Җиңү диктанты” – тарихны бергәләп язабыз!“Җиңү диктанты” – тарихны бергәләп язабыз!
“Җиңү диктанты” – тарихны бергәләп язабыз!
– “Җиңү диктанты” – 9 Май алдыннан партиянең иң масштаблы тарихи акциясе. Диктант безнең үткәнебезне яхшырак белергә генә түгел, ә әзерге вакыйгаларны тирәнрәк, дөресрәк аңларга ярдәм итә. 7 ел эчендә “Бердәм Русия” башлангычы белем бирү проекты рамкаларын яңартты, җитди патриотик хәрәкәткә әверелде. Нацизмны тар-мар иткән халыкның батырлыгы турындагы истәлек илебездә дә, аннан читтә дә саклана. Бөек Җиңү яулаучыларга рәхмәт белдерергә теләүчеләр саны арта. Быел диктант тарихта иң масштаблысы булачак. Аны барлык Русиянең барлык төбәкләрендә һәм дөньяның башка илләрендә ике миллионнан артык кеше яза. Шул исәптән, “Арктика” атом бозваткычы һәм Халыкара космик станция кебек гадәти булмаган мәйданчыкларда. Акциянең асылы: без хәтерлибез. Батырлыгы өчен тирән хөрмәт билгесе буларак Җиңүчеләр буыны алдында баш иябез, – дип ассызыклады “Бердәм Русия” Рәисе Дмитрий Медведев, акцияне Поклонная тавында Җиңү музеенда ачу тантанасында.

“Тарихи хәтер” партия проектының федераль координаторы, партия Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин билгеләп үткәнчә, “Бердәм Русия” өчен 9 Май – дөньяга караш координаталары системасында хисапның аерым ноктасы.

Акция башланыр алдыннан Минск, Севастополь, Донецкта мәйданчыклар белән берничә телекүпер узды. Акциядә катнашучыларны космонавтлар, МКС экипажы әгъзалары Сергей Рыжиков, Алексей Зубрицкий һәм Кирилл Песков һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Имчук, Русиянең халык артисты, “Олег Табаков театры”ның сәнгать җитәкчесе Владимир Машков сәламләде.

Үзәк мәйданчыкта беренче тапкыр акция гимны “Знать, чтобы помнить” яңгырады. Аны Русиянең атказанган артисты Денис Майдан, Русиянең халык артисткасы Лариса Долина, Милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию академик ансамбле һәм “Домисолька” балалар музыкаль театры башкарды.

Башкортстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция 800дән артык мәйданчыкта: музейларда, уку йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә үтте. Быел гадәти булмаган мәйданчыкларның берсе Мостай Кәрим исемендәге Уфа халыкара аэропорты булды.

Уфада “Бердәм Русия”гә иҗтимагый ярдәм штабында “Җиңү диктантын” Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр, “Башкортстан геройлары” программасында катнашучылар, билгеле шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләре, хәрби-укыту үзәге студентлары, кадет сыйныфларында укучылар, юнармия вәкилләре язды.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов халыкара акциянең әһәмиятен билгеләде: “80 ел элек булган Җиңүнең әһәмиятен елдан-ел күбрәк аңлый барабыз. Хәзер, бу тарихи чорда, тарихыбызның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Без гадәттәгечә Башкортстанда, илебездә һәрвакыт хәрәкәт итәбез, эшлибез һәм барыбыз бергә яшибез. Әйдәгез бүген без диктантны шундый итеп языйк, барысының да нәтиҗәләре яхшы булсын. Без үз тарихыбызны белергә тиеш, чөнки үз тарихларын белгән кешеләр үзләренең киләчәген аңлый”.

“Мин барыннан да элек “Бердәм Русия”нең төбәк бүлегенә һәм Иҗтимагый ярдәм штабына уникаль акциядә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без геройларыбыз белән горурланабыз. Бу акция илебез тарихын, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүдә һәм аны фальсификацияләүгә каршы торуда яңа этәргеч булсын”, - диде Башкортстанда Русия тарих җәмгыяте бүлеге советы рәисе Марат Мәрдәнов.

– “Җиңү диктант”ы игътибарны тарихны белүнең, һәлак булганнарның батырлыкларына хөрмәт итүнең мөһимлегенә юнәлтә. Бу гади тест кына түгел. Бу кешеләрне патриотизмда берләштерүче акция. Безнең барыбызны да рухи, әхлакый кыйммәтләребез берләштерә. Хәзерге вакытта бик катлаулы хәрби бурычларны үтәүче, гомерләрен безнең киләчәгебез өчен биргән яугирләргә рәхмәт, - диде “Тарихи хәтер” партия проектының иҗтимагый советы рәисе, махсус операциядә катнашучы Ринат Култуманов.

Экскурсоводлар, гидлар, тәрҗемәчеләр һәм инструктор-озатучылар ассоциациясе рәисе Светлана Глушкова Бөек Ватан сугышы елларындагы Уфа турында бик күп яңа мәгьлүматлар җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше “Җиңү диктанты”на кушыла. 45 минут эчендә катнашучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары турында төрле дәрәҗәдәге 25 сорауның барысына да дөрес җавап бирергә тиеш. Быел “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведев тәкъдиме буенча биремнәрнең бер өлеше махсус хәрби операциягә багышланды.

Чара тарихи грамотаны арттыруга һәм патриотик тәрбиягә юнәлтелгән, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм геройлары турында белемнәрне тикшерергә, җиңүчеләр буынының батырлыклары турында белергә мөмкинлек бирә. “Җиңү диктанты” ул – безнең киләчәк өчен көрәшкән геройлар турында хәтерне саклап калу мөмкинлеге, тарихи дөреслекне саклауга өлеш кертү, җиңүчеләр буынына хөрмәт.

Акцияне Русия тарихи җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм “Җиңү волонтерлары” бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә “Бердәм Русия” партиясе оештырды.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас