+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
25 Апреля 2025, 06:40

Яшь эзләнүчеләр юлга чыкты

Район мәктәпләренең 25 укучысы һәм ике студент тугызынчы экспедициягә юл тотты. Бу юлы “Хәтер вахтасы”нда Прибельский, Бозаяз, Камышлы һәм Иске Бәбеч урта мәктәпләре укучылары катнаша.

Яшь эзләнүчеләр юлга чыктыЯшь эзләнүчеләр юлга чыкты
Яшь эзләнүчеләр юлга чыкты
Эзләнү эшләре Волгоград өлкәсенең Городищенский районында барачак. Бару белән лагерь корып, казыну эшләренә тотыначаклар. Аларның бурычы – рәсми рәвештә җирләү өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган кызылармиячеләрнең сөлдәләрен табу.
Кырмыскалылыларны юлга озату тантаналы шартларда үтте. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Юнир Котлыгуҗин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Чыгыш ясаучылар, әлеге эшнең мөһимлеген билгеләп, эзләнүчеләргә уңышлар теләде.
Шулай ук, бу көнне Юнир Галимҗан улы, районда эшләп килүче “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабында булып, активистларны бүләкләде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас