

Мәгълүм булуынча, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысаларында Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәләренә ярашлы, “Газпром” җәмгыяте ил төбәкләрендә мемориал комплексларны табигый газга тоташтыру буенча колачлы эшчәнлек җәелдерде. Әлеге вакытта компаниянең җаваплылык зонасында 1,8 меңнән күбрәк Мәңгелек ут һәм Хәтер утлары булса, “Җиңү утын саклыйбыз” Бөтенрусия акциясе кысаларында ил буенча 130 мемориалны табигый газга күчерү каралган. Шул рәвешле, агымдагы елның 21 февраленнән алып атна саен бер төбәктә төзекләндерелгән бер мемориал комплекстагы Мәңгелек ут зәңгәр ягулыкка тоташтырыла. Аерым алганда, моңа кадәр Алтай Республикасында, Новгород, Тамбов, Рязань, Төмән, Омск, Ярославль, Тверь, Калининград, Кострома, Владимир, Мәскәү, Ленинград, Псков өлкәләрендә, Краснодар, Ставрополь крайларында, Төньяк Осетия-Алания, Мордовия, Карелия, Адыгея, Коми, Чувашстан, Кабарда-Балкар республикаларында шундый тантаналы чаралар үтте. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләнгән 9 майда исә берьюлы 80 мемориал комплекста яңа Мәңгелек ут һәм Хәтер утлары кабызылачак.
Узган җомгада исә “Җиңү утын саклыйбыз” Бөтенрусия акциясе кысаларында шундый зур чара Башкортстанның Федоровка районы үзәгендә үтте. Федоровка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар хөрмәтенә 1975 елда урнаштырылган “Билгесез солдат һәйкәле” мемориалындагы Мәңгелек ут табигый газга тоташтырылып, Уфаның мемориал паркындагы төп Мәңгелек утның ялкынын үзенә кабул итте, яңа ялкын, яңа Хәтер, яңа кичерешләр белән балкыды.
Тантаналы чарада “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Александр Палаев, Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов, башка дәрәҗәле җитәкчеләр һәм кунаклар, күпсанлы район үзәге халкы, мәктәп укучылары катнашты.
– Башкортстан Республикасы “Җиңү утын саклыйбыз” Бөтенрусия акциясенең чираттагы этабын кабул итте. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Федоровка районыннан 9,8 меңнән күбрәк кеше илебез сагына баса. Алар зур батырлыклар күрсәтеп, Ватаныбыз иминлеген саклый, Бөек Җиңүне якынайтуга мөкатдәс өлеш кертә. Кызганычка каршы, дүрт меңнән күбрәк яугиргә туган якларына кайтырга насыйп булмый, дошман белән көрәштә алар батырларча башын сала. Бүген яңа Мәңгелек утны кабызып, без Ватаныбыз иминлеген яклап батырларча сугышкан, Җиңүгә үз өлешен керткән һәркем турында якты Хәтерне яңартабыз, аларга чиксез хөрмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез, – диде чыгышында Александр Палаев.
– Кызганычка каршы, еллар үткән саен ветераннарыбыз сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Дәһшәтле елларда 9800 федоровкалы Ватан сагына басса, бүген бер генә исән ветераныбыз калды. Әмма Ватаныбыз сакчылары турында Хәтер яши һәм бүген ул яңа Мәңгелек ут белән мәңгеләштерелде! Бүген фашизм янә баш калкыткан һәм асыл ир-егетләребез янә кулларына корал алып, Ватаныбыз сагына баскан заманда бу аеруча зур әһәмияткә ия. Иманым камил, әлеге урын районда һәртөрле патриотик чаралар үткәрү өчен дә үзәк мәйданга әвереләчәк. Батырларыбыз турында якты Хәтер мәңгегә безнең йөрәкләребездә яшәячәк, – диде тәбрикләү чыгышында Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов.
Әлеге мөһим эшне башкаруга зур өлеш керткән “Бердәм Русия” партиясенә, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенә, башка оешмаларга ул рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның җитәкчеләренә Федоровка районы хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Патриот” клубы әгъзалары Уфа мемориалындагы төп Мәңгелек уттан капсуланы тантаналы рәвештә алып чыкканнан соң, аны кабызу хокукы югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары оныклары Александр Зуюнков, Татьяна Белова һәм туганы бүген махсус хәрби операция зонасында дошманга каршы көрәшүче Александр Талаевка бирелде. Арытаба Ватаныбыз иминлеге өчен башын салган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Пыскып яуган яңгыр астында Мәңгелек утның ярсып-ярсып януы исә гүя ул дәһшәтле елларның кайнарлыгы, илебез халкының тиңсез батырлыгы, бернинди сынаулар алдында тез чүкмәве турында сөйли иде...
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.