+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
29 апрель 2025, 05:25

"Сугыш балалары" акча алачак

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына сугыш балаларына бер мәртәбә 2 мең сум түләнәчәк. Тиешле Указга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

"Сугыш балалары" акча алачак"Сугыш балалары" акча алачак
"Сугыш балалары" акча алачак
Түләүне 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган һәм Башкортстан территориясендә даими яшәүче республика халкы алачак.

28 апрельдә Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Премьер-министрның беренче урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр иткәнчә, республикада «Сугыш балалары» статусына ия йөз меңнән артык кеше яши.

108 меңгә якын ветеран 2 мең сум төбәк түләвен алачак. Ветераннарның аерым категорияләренә Җиңү юбилее уңаеннан Русия Президентының гыйнвар указы нигезендә федераль бюджеттан түләнәчәк. Бу икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан оештырылган концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элекке тоткыннарына, Финляндия белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына һ. б. кагыла. Сугыш чоры балаларына төбәк түләүләрен республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге башкарачак.

- Түләү 9 майга кадәр актив рәвештә күчереләчәк. Ягъни бернинди гаризалар язарга һәм беркая да барырга кирәкми, - дип шәрехләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда беренче тапкыр «сугыш балалары» төбәктә бер тапкыр бирелә торган түләүне 2021 елда алганнар, ул вакытта ул 1 мең сум тәшкил иткән.

Фото: правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас