Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм СССР Финанслар халык комиссариатының 4нче халык ополчениесе дивизиясен төзүнең 84 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә resbash.ru.
Дәүләт ведомстволары вәкилләреннән тыш, марафонда югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашачак.
Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, катнашучылар Уфа тимер юл вокзалы янындагы "Фронтка киткән якташларыбыз" һәйкәленә флаг һәм байраклар белән җәяү барачак.
Чара 10:00 сәгатьтә Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында башлана.
#Победа80
Фото: Альберт Заһиров.