+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
30 апрель 2025, 17:55

"Җиңү салюты" - зур бәйрәм!

Бүген «Башкортостан» дәүләт концертлар залында «Җиңү салюты» республика халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.

"Җиңү салюты" - зур бәйрәм!"Җиңү салюты" - зур бәйрәм!
"Җиңү салюты" - зур бәйрәм!


Ул 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү салюты» Бөтенрусия халык иҗаты фестивале кысаларында узды.

Чара республиканың тынлы оркестрлары катнашлыгында плац-концерт белән ачылды. Киңкүләм чарада республика шәһәрләре һәм районнарыннан иң яхшы 18 тынлы оркестр катнашты. "Башкортостан" дәүләт концертлар залы каршындагы мәйданчыкта үзешчән, балалар, өлкәннәр, профессиональ һәм хәрби оркестрлар чыгыш ясады.

Программаны курайчылар ансамбле чыгышы, М. Акмулла исемендәге БДПУның «Держава» коллективы барабанчылары төркеме тулыландырды. «Притяжение» җыр театры, Уфа шәһәре Мәдәният сараеның «Фаворит» эстрада бию халык ансамбле һәм шәһәр Мәдәният сарае солистлары: барлыгы — 300дән артык артист тамашачыларга Башкортстанның музыка һәм хореография сәнгатен тәкъдим итте. Сугыш еллары көйләре, җыелма оркестр һәм барабанчылар дефилесе, шулай ук иҗат коллективлары чыгышлары тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Ә инде данлыклы "Катюша" җырын барлык тамашачылар да артистларга кушылып җырлады.

Фестивальнең Гала-концерты - Башкортстанның иң яхшы иҗади көчләрен берләштерүче чагу финал. Бүген тамашачылар Башкортстанның төрле районнарының солистлар, вокал һәм бию коллективлары чыгышларының иң-иңнәрен карый алды.

«Башкортостан» дәүләт концертлар залының фойесында сугыш еллары тарихы битләренә багышланган тематик күргәзмә эшләде. Монда уникаль экспонатлар, тарихи документлар, шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен күрергә мөмкин иде.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас