Җәмил Әбделмановның студентлары һәм аның классын тәмамлаучылар концерты Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Сәхнәдә Ватанга, Туган илгә сөюгә, ватанпәрвәрлеккә багышланган һәм Бөек Ватан сугышы елларында киң таралу алган җырлар яңгырады.
Бүгенге студентларның Башкортстан һәм Татарстанда танылу алган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы - матур һәм фәһемле күренеш. Ә инде шул ук сәхнәдә Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, профессор Җәмил Әбделмановның да чыгыш ясавы һәм студентлары белән бергә җырлавы зур мәртәбә һәм ямь өстенә ямь булды. Һәр артистның чыгышы тамашачының көчле алкышларына күмелде.
Әлеге концерт Җәмил Әбделмановның юбилеена да туры килеп, аны З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты җитәкчелеге, хезмәттәшләре, студентлары ихлас котлады. Ә инде Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Җәмил Әбделәхәт улын 60 яше белән котлап җибәргән телеграммасын сәхнәдән уку чын мәгънәсендә көтелмәгән сюрприз булды.
Җәмил Әбделәхәт улы - “Кызыл таң”ның күптәнге дусты. Редакция исеменнән юбилярны мәдәният һәм әдәбият бүлеге хезмәткәре Зөһрә Исламова чын күңелдән котлады һәм аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде. Тәбрикләүчеләр арасында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган шагыйрә Дилә Булгакова да бар иде. Ул да, якташын гомер бәйрәме белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде.
Фото: Зөһрә Исламова.