+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Фронтның терәге булдык!

Бөек Ватан сугышы чорында Башкорт АССРна 280 меңнән артык кеше, 170тән күбрәк сәнәгать предприятиесе, аерым цехлар һәм җайланмалар эвакуацияләнә. Аларның күпчелеге республиканың индустриаль үзәкләрендә – Уфа, Стәрлетамак, Белорет шәһәрләрендә урнаша. Бер Уфада гына шәһәр оешмалары 75 мең квадрат метрга якын җитештерү мәйданнары бирә.  Күчерелгән заводларның җиһазлары, нигездә, гамәлдә булган яки төзелүче завод-фабрикалар мәйданнарына урнаштырыла.  

rostec.rurostec.ru
Фото:rostec.ru

Биш ел дәвамында 2 миллионнан артык башкортстанлы, төп эшеннән аерылмыйча, 30 төрле хәрби һөнәр үзләштерә. 140 мең кеше оборона сәнәгате предприятиеләренә мобилизацияләнә.

Сугыш елларында республикада яңа тармаклар барлыкка килә – химия, текстиль, электр сәнәгате, витаминнар җитештерүче җиңел сәнәгать. Машина төзү куәтләре 17 тапкыр арта. 5 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла. Башкортстан илгә 160 миллион пот икмәк һәм 980 мең центнер ит бирә. Уфадагы моторлар төзү заводы 52 меңнән артык авиация двигателе җитештерә.

Уфа моторлар төзү заводы
Башкорт АССРнда урнашкан эвакуа­ция­ләнгән машина төзү заводлары, республикадагы предприятиеләр белән берләшеп, зур сәнәгать комплексын булдыра. Одессадагы Ленин исемендәге станоклар төзү заводы Стәрлетамак машина-трактор станциясе мәйданчыгында урнаша. Ә Туапседан күчерелгән машина төзү заводы Благовещен шәһәрендәге завод составына керә.

Тиз арада җиһазландырылган һәм эшләтеп җибә­релгән заводларда электр техникасы, станоклар, бур җиһазлары, автодетальләр җитештерелә.

Комбайннар өчен двигательләр җитеш­терүче Уфа моторлар төзү заводында Рыбинск, Мәскәү, Ленинградтан килгән авиация моторлар төзү заводларының җиһазлары урнаштырыла. Монда М-13 һәм ВК-105 маркалы Климов конструк­циясендәге авиация моторлары җитеш­терелә башлый. Көненә 50-60 берәмлек мотор эшләп чыгарыла. Сугыш елларында завод 52 меңнән артык авиация двигателе эшләп чыгара. “Як-3”, “Як-7”, “Як-9” истребительләре һәм “Пе-2” бомбар­дировщиклары өчен двигательләр җи­тештерелә.

Завод территориясендә 1941-42 елларның салкын кышында 11 җитештерү корпусы, 42 километр тимер юл, депо һәм транспорт биналары төзелә. Эшчеләр өчен 127 йорт һәм барак, 2 чатырлы шәһәрчек корыла – анда 6600 кеше урнаша.
Заводның баш металлургы Михаил Алексеевич Ферин авиация моторлары өчен яңа җылылыкка чыдам кушылма уйлап таба һәм җитештерүгә кертә.

161нче завод
1935 елда Мәскәүдә 161нче авиация өчен яктылык системалары җитештерү заводы ачыла. 1941 елда ул Уфага күчерелә.

1941 елның 25 ноябрендә завод авиация моторлары өчен яңа, озаграк хезмәт итүче яктырту системалары җитештерә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен 1409 эшче “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.

Стәрлетамакта станоклар эшләү
Сугыш елларында Уфадан соң республикада икенче сәнәгать үзәге Стәрлетамак шәһәре була. Стәрлетамак машина-трактор остаханәсе базасында ике ай эчендә Ленин исемендәге Одесса станоклар төзү заводы эшли башлый.

Сугыш чорында монда бораулау станоклары гына түгел, ә 30дан артык төрле катлаулы станок-лар – радиаль, алмаз белән эшкәртү, тирән бораулау һәм башка төр производстволар үзләштерелә. Шулай ук Уралның бер танк заводы өчен артиллерия снарядлары һәм 40тан артык танк детале чыгарыла башлый.

Энергетика
Сугыш вакытында сәнәгать төзелеше киң җәелдерелгәч, транспорт йөкләнеше арткач, энергия системасының куәтен арттыру зарурлыгы туа.

Уфа электр станцияләрендә 44 комсомол-яшьләр бригадасы оештырыла. Уфа энергетика комбинаты базасында 700 укучыга исәпләнгән 9нчы һөнәрчелек училищесы ачыла.

Ишембай ТЭЦы Ишембай һәм Стәрлетамак нефтьчеләрен өзеклексез энергия белән тәэмин итә. Белоретта, Туймазыда электр станцияләре сафка баса, шулай ук дистәләгән кечкенә авыл ГЭСлары эшли башлый.

1941-45 елларда республикада электр станция­ләре куәте – ике, электр энергиясе җитештерү 2,5 тапкыр арта.

Уфада эвакуацияләнгән 7 заводтан торган электр техникасы сәнәгате барлыкка килә. Алар танклар, самолетлар, хәрби кораблар өчен җиһазлар, батареяләр, элемтә приборлары җитештерә.

“Красная заря” заводы (Ленинградтан) 20 төрдәге хәрби элемтә аппараты чыгара: индукторлы һәм фоник телефоннар, кыр элемтәсе җайланмалары.
Уфа кабель заводы – Мәскәү, Подольск, Одесса кабель заводлары җиһазлары нигезендә төзелә. Ул корал җитештерү, авиация, оборона һәм энергетика тармаклары өчен кабель продукциясе чыгара.

Элемтә
Сугыш вакытында Уфа илнең төп тыл элемтә үзәгенә әверелә. Уфа-Свердловск, Уфа-Минзәлә, Уфа-Ырынбур, Уфа-Красноуфимск, Орск-Карталы-Туймазы-Ютазы шәһәрара телеграф-телефон магистральләре салына. Уфада Мәскәүдән эвакуацияләнгән “Коминтерн” зур радиостанциясе монтажлана.

“Кара алтын” чыгару
1941 елның августында Башкортстанга 100дән артык галим һәм инженерны берләштергән Идел-Башкорт экспедициясе килә. Төбәкнең нефть яткылыклары тикшерелә.

1943 елның сентябрендә Ишембай районы Кинҗәбулат авылы янында көчле нефть фонтаны бәреп чыга. Сугыш елларында республикада 20дән артык нефть яткылыгы табыла. Аларны үзләштерү нәтиҗәсендә Башкортстан Урал-Идел буенда нефть сәнәгате үсешкән төбәккә әверелә һәм сугыш ахырында СССРда икенче урынга чыга.

Нефть эшкәртү
1942 елның 22 сентябрендә Дәүләт оборона комитеты нефть чыгаруны арттыру буенча махсус карар кабул итә. Төбәк нефть эшкәртүчеләре югары октанлы бензин, автол, керосин кебек яңа төр продуктлар җитештерүне үзләштерә.

Сталинград сугышы алдыннан ук Уфа нефть эшкәртү заводы тармакта иң алдынгы предприятие булып таныла.

Сугыш елларында завод 17 тапкыр күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнә. 1946 елның июлендә Кызыл Байрак анда мәңгелек саклауга тапшырыла.

Резина-техник эшләнмәләр заводы
1942 елның мартында Уфада Ярославльдән һәм Ленинградтан эвакуация­ләнгән ике завод нигезендә 688нче завод төзелә. 18 мартта ул беренче продукциясен бирә.

Сугыш елларында завод көймәләр, аэростатлар, баллон тукымалар, су асты костюмнары, инженерлык җиһазлары җитештерә. 6 тапкыр Дәүләт оборона комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.

Металлургия
Сугыш башында Белорет металлургия комбинатында корыч һәм чуен җитештерү күләме 1,5 тапкыр арта. Барлык төр продукция җитештерү исә 53 процентка арта. Белорет заводлары фронтны мөһим металл һәм тимер эшләнмәләр белән тәэмин итә.

Биредә “Серп и молот” заводының биметалл цехы, Харцызсктан һәм Одессадан килгән җиһазлар урнаштырыла. 1941 елның октябрендә югары сыйфатлы корыч җитештерелә башлый.

1941 елның декабрендә илдә беренче тапкыр Белоретта мартен ысулы белән шарлы подшипниклар ясау өчен металл эретелә. 1942-43 елларда катлаулы феррит корычлары һәм югары ныклыктагы корыч чыбык җитештерү үзләштерелә.
1944 елда Белоретта корычтан катанка эшләп чыгару башлана. Шулай ук “Катюша”га снарядлар да биредә эшләнә.

Сибай һәм Баймак заводлары
1930 елларда Баймак заводы тулы көченә эшли: сульфидлы руда эшкәртү, стахановчылар хәрәкәте, реконструкция. Баймак бакыр эретү заводы Бөек Ватан сугышы елларында илгә зур күләмдә бакыр биргән.

Читайте нас