

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәр хезмәт коллективы лаеклы бүләк әзерләде. Бу изге эштән җәмәгать оешмалары да читтә калмады. Мәсәлән, Башкортстан Журналистлар берлегенең төньяк иҗади берләшмәсе “Корал һәм каләм белән!” дип аталган марафон оештырды.
1941 елда илебез халкы Ватан сагына баскач, фронтка винтовкалы солдатлар белән беррәттән куен дәфтәрле һәм каләмле журналистлар да китә. Хакыйкатьне дөрес яктырту өчен алар ут эченә керә. Пулялар һәм бомбалар явып торганда алар окопларда һәм землянкаларда язалар. Аларның төп коралы – хак, кайнар сүз була. Чөнки хак сүз яугирләребезнең күңелен күтәрә, яңа җиңүләргә рухландыра.
Ә тылда, киң илебездә, Башкортстаныбызда гәзитләр көн саен чыга. Редакцияләр тәүлек әйләнәсенә, ялсыз эшли. Чөнки халык, фронттан хатлар көткәндәй, гәзит, матбугат сүзен көтә.
“Корал һәм каләм белән!” марафоны, Аскын, Караидел, Мишкә, Балтач, Тәтешле, Яңавыл, Краснокама районнарын һәм Нефтекама шәһәрен үтеп, 18 апрельдә Агыйдел шәһәренә килеп җитте. Очрашуларда журналистлар сугыш елларында гәзитләрнең ничек чыгарылуын, редакцияләрдә кемнәр эшләвен искә алды. Марафон барышында Башкортстан журналистларының хаклык өчен көрәше, язган хәбәрләренең халыкта өмет һәм җиңүгә ышаныч тудыруы тагын бер кат расланды.
Марафонда катнашу өчен Агыйделгә Борай, Краснокама, Яңавыл районнары һәм Нефтекама шәһәре журналистлары җыелды. Иң тәүдә алар шәһәрнең Җиңү мемориалына килде. Агыйдел шәһәре яшь булса да, бу мемориалның шактый гыйбрәтле тарихы бар. Билгеле булуынча, шәһәр Краснокама районының Иске Кабан һәм Такталачык авыллары урынында урнашкан. Авыл зиратын шәһәр зиратына күчергәннән соң, бу урында Җиңү мемориалы төзергә карар ителә. Мәскәү архитекторы Наталья Валкина проекты буенча 1989 елда төзелеш башлана. Ләкин төрле сәбәпләр белән эш бик акрын бара. Шәһәр хакимиятенең ул вакыттагы башлыгы Валерий Федоровның күрсәтмәсе буенча төзелеш эшләрен яңарту һәм мемориалны Бөек Җиңүнең 50 еллыгына тәмамлау бурычы куела. Эшкә Башкортстан Атом электр станциясен төзү идарәсе коллективлары алына.
1995 елның 9 маенда Мемориаль комплексны ачу тантанасы оештырыла. Хакимият башлыгы Валерий Федоров чыгыш ясаган вакытта митингтагыларның баш өстеннән торналар тезмәсе очып үтә. Нәкъ Рәсүл Гамзатов шигырендәгечә:
Канлы яудан кайтмый калган ирләр,
Әйтерсең лә җиргә аумаган.
Ул солдатлар, ак торналар булып,
Очып киткән зәңгәр һавага.
Валерий Яковлевич чыгышын туктатып, халыкның игътибарын шушы искиткеч хәлгә юнәлтергә мәҗбүр була.
Марафонның төп өлеше шәһәр китапханәсендә үтте. Чарага шәһәрдәге Башкорт гимназиясенең Шәйморатов сыйныфы укучылары, тарих укытучылары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлекләрне саклауда иң актив катнашучылар чакырылган иде. Аларны шәһәр хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Әхтәмова тәбрикләде.
Нефтекама шәһәренең “Красное знамя” гәзите мөхәррире Людмила Сабитова марафонның күчмә штандартын Агыйдел шәһәрендәге хезмәттәше Ирина Вилдановага тапшырды.
– Безнең ике гәзит тә Бөек Ватан сугышы елларында булмаган. Шуңа, марафон барышында нәрсә хакында сөйләрбез икән, дип тәүдә икеләнеп калган идек. Ләкин гәзитебезнең тарихын өйрәнә башлагач, байтак кына кызыклы ачышлар ясадык. Беренче мөхәрриребез, бүлек мөдирләренең берсе һәм бухгалтерыбыз Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Җиңү марафоны бик кирәкле чара, – дип исәплим, – диде Людмила Валерьяновна. – Ул элекке буын журналистларны хөрмәтләү белән беррәттән безнең дә җәмгыятьтәге урыныбызны раслый. Марафон җәмгыятебезне ныгыта һәм неофашизмга каршы көрәшкә берләштерә.
– Чарага әзерлек барышында без гәзитнең 32 ел дәвамында чыккан барлык саннарын да күздән үткәрдек, – дип дәвам итте “Огни Агидели” гәзите мөхәррире Ирина Вилданова. – Һәм шуны ачыкладык. Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан иң күп мәкалә Мансурҗан Суллиманов турында дөнья күргән. Бүген Мансурҗан агага 101 яшь. Ул – шәһәребездәге иң өлкән сугыш ветераны. Аның тормыш юлы – буыннарны тоташтыручы тере җеп.
Һәр елның 9 маенда шәһәрдә ул яшәгән йорт янында зур булмаган парад оештырыла. Соңгы елларда Мансурҗан ага Яңа Кабан авылында улының гаиләсе белән яши. Яшьләр анда килеп концертлар оештыра, ә Ветераннар советы активистлары елга ике тапкыр – туган көнендә һәм Яңа елда Мансурҗан Суллимановның хәлен беләләр.
1989 елдан 2012 елга кадәр Агыйделдә хатын-кызлардан бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Нәфисә Җиһангирова яши. Фронтка ул комсомолка кызлар эшелоны составында юллана һәм һава һөҗүменә каршы көрәш гаскәрләрендә батырларча юл үтә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сталинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре белән бүләкләнә. Нәфисә Мансур кызы турында якты истәлек шәһәребез халкы күңелендә мәңге яшәр.
Сугышка кадәр Нәфисә Җиһангированың язмышы Дүртөйле районының “Ярыш” гәзите редакциясе белән бәйле булган. Сугыштан соң ул сугышчан ахирәтләренең истәлеген һәм хатларын берәмтекләп җыйган.
Бүген Нәфисә Җиһангированың эшен кызы Рина Шәфиева дәвам итә. Ул сугыш хатирәләрен саклый, яшьләр алдындагы чыгышларында кызларның сугышта күрсәткән батырлыклары турында мавыктыргыч итеп сөйли. Әнисе туплаган документларга нигезләнеп, Рина Сафа кызы быел “Сугыш турында минем истәлекләрем” дигән китап әзерләде.
Нәфисә Мансур кызыннан тыш, Бөек Ватан сугышында аның апасы һәм өч абыйсы да катнашкан. Абыйларының берсе – билгеле татар шагыйре Зыя Мансур.
Зыя Мансур да 1939 елда хәрби хезмәткә чакырылганга кадәр Дүртөйле районы гәзите редакциясендә эшләгән. 1942 елда хәрби пехота училищесын тәмамлаганнан алып, Бөек Җиңү көненә кадәр взвод командиры вазыйфасында сугышта катнаша. Фронтта да ул шигырьләр язудан туктамый. Бүген аның иҗатын урта мәктәптә өйрәнәләр.
Дүртөйле шәһәрендә Зыя Мансурның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән байтак эш башкарылган: аның исеме бер урамга бирелгән, шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда аның китап күргәзмәсе оештырылган.
Марафонга әзерлек барышында шәһәребез тарихында яңа бит – Абдулла Шаһиевка Советлар Союзы Герое исемен кире кайтару тарихы ачыкланды. Бу хакта Геройның оныкасы – Мәүлидә Камил кызы Шаһиева сөйләде.
Абдулла Шаһиев фронтка 1941 елның сентябрендә алына. 58нче кавалерия полкында пулеметчы булып хезмәт итә. Туган илебез азатлыгы өчен канкойгыч алышларда гвардия сержанты Абдулла Шаһиев үзен батыр яугир итеп күрсәтә. Ленин ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Днепрны кичүдәге тапкырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Батырның сугыштан соңгы язмышы бик катлаулы була. 1959 елда ялган гаеп тагып, аны Советлар Союзы Герое исеменнән һәм барлык орден-медальләреннән мәхрүм итәләр.
Ләкин 1992 елда гаилә әгъзалары Абдулла Фәйзерахман улының намуслы исемен, шуның белән беррәттән Советлар Союзы Герое дигән югары исемне, шулай ук барлык орден-медальләрен кире кайтаруга ирешәләр.
Абдулла Шаһиевның исеме бүген шәһәр халкының күңелендә якты истәлек булып яши. Шәһәрдә аның бюсты урнаштырылган, ул яшәгән йортның диварында мемориаль такта куелган, Башкорт гимназиясендә Геройның музее ачылган һәм партасы бар. Ел саен Җиңү көне алдыннан аның истәлегенә багышлап хәрби-патриотик фестиваль үткәрелә.
“Огни Агидели” гәзитенең элекке мөхәррире Рәмзия Газизовада гадәти булмаган истәлек – сугыш елларында нәшер ителгән немецча-урысча сүзлек саклана. Инде саргаеп беткән бу брошюраны аңа үләр алдыннан әтисе Зөфәр Гарипов тапшырган.
Бу сүзлекнең эчтәлеге белән танышканнан соң фашистларның Совет халкына нинди язмыш әзерләгәне ачык төсмерләнә. Андагы сүзтезмәләргә генә игътибар итегез: “атларны иярләгез”, “бүген без басуны сөрербез һәм тырмаларбыз”, “басуга тирес чыгарырбыз”, “малларны ашатыгыз”, “өчегез – бакчага, җидегез – басуга”.
Аңлавыгызча, фашистлар безне үзләренең колы, а үз солдатларын безнең хуҗаларыбыз итеп күрергә теләгән һәм моңа әзерләгән.
Көнбатыштагы кайбер илләрнең җитәкчеләре бүген дә үзләрен шундыйрак хәлдә күрергә маташа.
“Кызыл таң” гәзитенең 25 апрель санында андыйларга кисәтү ясалды: “Рейхстагка байрак элдек без, онытсалар тагын эләрбез!” Онытмагыз, әфәнделәр!
25 апрельдә агыйделлеләр марафон штандартын Калтасы районына тапшырды. 5 майда исә Борайда марафонга йомгак ясалачак.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.