

Интернет челтәрләрен айкап утырганда “Миллиард татар” сайтына игътибар иттем, кызыксынып эзли торгач, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, Герой исеме бирелмәгән татар милләтеннән булган яугирләр турында мәгълүматка тап булдым.
“Хәрби Дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов “Герой исемен гаиләгә кайтарырга” акциясен дәвам итеп, СССРның төрле төбәкләреннән 7873 сугышчының Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп, орденнар белән генә бүләкләнгәнлеген ачыклаган. Шулар арасында 560 кызылармияче-мөселман, шул исәптән 277 татар һәм 57 башкорт бар.
Шәрип Васиков (үлгәннән соң Ленин һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнгән), Зиннәтулла Хисмәтуллин (Ленин ордены белән бүләкләнгән) исемнәре янына тагын бер батыр якташыбыз Тәлгать Йосыпов исемен дә өстисе килә.
Тәлгать Йосып улы 1925 елның 24 июнендә Аскын районының Арбаш авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагыннан ук тормыш авырлыкларын күреп, аларны җиңәргә өйрәнеп, хезмәт тәрбиясе алып үсә. 1943 елның 29 гыйнварында Кызыл Армия сафларына чакырылганчы “Радио” колхозында эшли. Хәрби юлын 4нче танк армиясенең Кызыл Байраклы 6нчы Гвардия Львов механикалаштырылган корпусының Богдан Хмельницкий һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән, 22нче аерым Гвардия сапер батальоны составында Курск дугасындагы сугышлардан башлап, Чехословакия башкаласы Прагага кадәр үтә. Күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
“1944 елның 4 мартында тәүлек дәвамында юл үткәннән соң, нык аруга карамастан, Погорельцы районында күперне төзәтәләр һәм зур автомашиналар колоннасын үткәрәләр.
1944 елның 24 мартында Кутузовтан көнбатышкарак миналар кую эшен төгәл һәм игътибарлы башкара. Пехота үткәннән соң немецлар чигенү юлында күренгәч тә әле үзенең объектын ташламый, тыныч кына бурычын үти һәм караңгылыктан файдаланып, үз ротасына кайта.
1944 елның 8 апрелендә дошманнар биләгән территориягә водитель белән чыгып, Кутузов авылына җитәләр һәм автомашинаны елганың көнчыгыш ягына алып чыгалар”.
Бу батырлыклары өчен батальон командиры 1944 елның 14 апрелендә Тәлгать Йосып улын Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә, ләкин корпус командиры Акимов 20 апрельдә “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкли.
Беренче Украина фронтының 4нче танк армиясе хәрби Советының 1945 елның 8 февралендәге 45/н санлы боерыгында Тәлгать Йосыповны бүләкләү кәгазендә менә ничек язылган: “1945 елның 25 гыйнварына каршы төндә десант көймәсенең ишкәкчесе буларак, дошманның көчле пулемет уты астында беренче партия десант көймәләре белән Одер елгасын кичә. Десантчыларның күбесе дошманның пулемет уты астында һәлак була. Йосыпов иптәше Конев белән сул як ярга кайтып, пулемет расчетын һәм яңа десант группасын алып, уң як ярга чыгара. Десантчыларны чыгарып бетергәч, салкын суда торып, дошман уты астында үз гомерен кызганмыйча, танкларны чыгару өчен күпергә пристань төзүдә катнаша.
Батальон командиры гвардия майор Красавицкий, 25 гыйнвар, 1945 ел”.
Тәкъдимне 6нчы гвардия механикалаштырылган корпус командиры гвардия полковнигы хуплый. Ләкин Армия Хәрби Советы боерыгы белән Йосыпов Тәлгать Йосып улы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге орден үз вакытында хуҗасына тапшырылмый кала, бу хакта мәгълүмат билгеле булганда инде батырыбыз вафат була. Якыннарының мөрәҗәгатенә орден, медальләр бары үз хуҗаларына гына тапшырыла дигән җавап алалар.
Шундый мисал китерә алам: 2005 елда Төлгезбаш авылыннан Мәснәви абый Рәхимҗановка вакытында тапшырылмаган 3нче дәрәҗә Дан ордены тантаналы рәвештә тапшырылган иде.
Демобилизацияләнгәннән соң, Тәлгать абый Янкисәк урман участогында (Кордон) эшли. Участок заманында зур гына исәпләнә, бараклар белән беррәттән шәхси йортлар да төзелә, мәктәбе, клубы, икмәк пешерү йорты, кирпеч заводы була. Биредә якын-тирә авыллардан гына түгел, Балтач, Борай, Тәтешле районнарыннан да килеп эшләгәннәр. Агач хәзерләү төп эш була, шулай ук чана, арба, арба тәгәрмәчләре, ат тырмалары, йорт кирәк-яраклары җитештергәннәр. Шунысы кызык: биредә алар өч баҗа – Әхәт Халиков (фронтовик, Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән), Салих Нигъмәтҗанов һәм Тәлгать Йосыпов бергә эшлиләр. Бертуган Саимә, Мөслимә, Мәнзума белән гаиләләр корып, озак еллар күркәм парлар булып, күп балалар тәрбияләп үстерәләр. Йосыповлар 1948 елда өйләнешеп, 53 ел гомер кичерә, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә үткәреп, җиде балага гомер бүләк итеп, тәрбияләп үстерә.
1949 елда Пермь өлкәсенә күченәләр, Щучье Озеро урман хуҗалыгында эшли башлыйлар. Тәлгать абый тракторчылар әзерләү курсларын тәмамлый, тракторчы, слесарь, балта остасы булып эшли. 46 ел хезмәт стажы туплап, хезмәт ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре, “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнә.
Берничә урында яшәп эшләсәләр дә, һәр җирдә иркен йорт салып керәләр, хуҗалык булдыралар. Мәнзума апа төрле эшләр башкара, хезмәт ветераны, күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Әлбәттә, аның төп эше – балалар тәрбияләү була. Хәзерге вакытта Йосыповларның өч кызы исән-сау, 22 оныгы үзаллы тормыш көтә, 32 туруны үсеп килә. Уллары һәм оныклары барысы да Совет Армиясендә, Русия Кораллы Көчләрендә намуслы хезмәт итә, дәү әтиләре исеменә тап төшерми. Виталий Чечняда хәрби хезмәт үткән, ә Вячеслав һәм Тәлгать (исемен дәү әтисе хөрмәтенә кушканнар) әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашалар. Өлкән прапорщик Вячеслав турында телевидениенең үзәк каналында “Яңа геройлар исемнәре” тапшыруында искә алына: “Спутник элемтә станциясенә ракета ярчыклары тиеп, элемтә өзелгәч тә, каушап калмый, башта яраланган иптәшләрен коткара, аннары сафтан чыккан блокны алыштырып, элемтә урнаштыра һәм кирәкле мәгълүматларны тапшыра”.
Тәлгать Рәис улы алган яраларыннан госпитальдә дәвалана.
Йосыповлар менә шундый вакыйгаларга бай тормыш юлы үткән. Бу парның яшь чактагы һәм олыгайгач төшкән фотоларына карасаң, матурлыкларына, бер-берсенә ихтирамлы булуларына сокланмый мөмкин түгел. Бернинди авырлыклар да аларны сындыру түгел, бөгә дә алмаган кебек. Озын буйлы, зәңгәр күзле, көчле рухлы Тәлгать абый белән җиде бала үстереп, олы тормыш юлына чыгарган, олыгайгач та мөлаемлыгын югалтмаган Мәнзума апаның тормыш юлы яшь буыннарга үрнәк булырлык.
Ярис Зәйдуллин.
Аскын районы.
Фото Йосыповларның гаилә архивыннан.

