+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“9 Май – елның төп вакыйгасы”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Җиңү көнен бәйрәм итүне лаеклы оештырырга кушты 5 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

“9 Май – елның төп вакыйгасы”“9 Май – елның төп вакыйгасы”
“9 Май – елның төп вакыйгасы”

Марат Заһидуллин Салават шәһәре хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.


– Без Марат Гайнулла улын беләбез, ул Стәрлетамак колледжына җитәкчелек итте, эшлекле кеше, – диде Радий Хәбиров.


Башкалада “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы урнаштырылган территорияне төзекләндерү дәвам итә. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, ул уфалыларны тарту урыннарының берсенә әверелде. Анда кызыклы объектлар урнаштырыла, экскурсияләр белән мәктәп укучылары килә. Якын арада скверда, стела янында, бронепоезд урнаштырылачак. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев сүзләренчә, аны сентябрьдә урнаштыру планлаштырыла. Әле әзерлек эшләре алып барыла.


“Башавтотранс” коллективы, Русия тимер юллары һәм Шереметьево аэропорты белән беррәттән, Русия Транспорт министрлыгының “Транспорт ведомствосының һәм транспорт оештырылуның 215 еллыгы уңаеннан” истәлекле билге белән бүләкләнде. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.


– Бу – предприятиене ныгыту буенча гомум эшебезне тану. Аны саклап кала алдык, хәзер ул тулысынча республиканыкы булган акционерлар җәмгыяте статусын алды. Бу – технологик предприятие. Әлбәттә, проблемалар бар, әмма аларны хәл итәбез, – диде республика җитәкчесе.


Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 21-30 апрельдә табиблар 29 торак пунктны колачлаган, аларда 14389 кешегә медицина тикшеренүе үткәргән.


8-10 августта Стәрлетамакта “Купец 2.0” кунакчыллык фестивале үтәчәк, Үзбәкстанның Коканд шәһәре аның партнеры булачак. Бу хакта вице-премьер, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итте.


“Фестивальдә Коканд һөнәрчеләре катнашачак”, – диде Александр Шельдяев, Ташкентта үткән “Иннопром. Үзәк Азия” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан делегациясенең эшенә йомгак ясап.


Быел республика бюджеты исәбенә Мәсәгуть педагогия колледжы, Акъяр тау колледжы, Чишмә районында Башкортстан агросәнәгать колледжы филиаллары уку корпуслары ремонтланачак. Моннан тыш, быел “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында 5 колледжда капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Аларның һәркайсына республика бюджетыннан 50 миллион сум бүленә. Быел, шулай ук, капиталь ремонт үткәрү федераль программасы кысаларында 3 колледж төзекләндереләчәк. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 282,1 миллион сум бүленәчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.


Башкортстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган мемориалларның, һәйкәлләрнең һәм обелискларның 99 проценты ремонтланган. Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова әйтүенчә, республика территориясендә мондый 2381 объект бар, бүгенге көнгә 1440 объектта агымдагы һәм капиталь ремонт ясалган.


Республика җитәкчесе барлык муниципалитет башлыкларына эшләрне 7 майга кадәр төгәлләргә кушты, һәйкәлләрне ремонтлау
буенча башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде.


– Бу эш даими үткәрелергә ти-еш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.


Төбәк җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларына бу елның иң төп вакыйгасына – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына лаеклы әзерләнергә кушты. Радий Хәбиров бәйрәм мәйданчыкларына киләчәк кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булган сугышчыларның гаиләләре турында кайгыртырга кирәк, дип ассызыклады.


– Республикада “Үлемсез полк” чарасын үткәрү турында карар кабул иттек, чөнки кешеләр бик сорый. Бу – зур җаваплылык. Республиканың идарә командасы өчен 9 май – ул, әлбәттә, бәйрәм, әмма җаваплы эш көне дә, – диде төбәк Башлыгы.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас