

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күләмле проектны «Газпром» җәмгыяте гамәлгә ашыра. Акция быел февральдә Алтай Республикасында старт алды. Барлыгы компания ярдәме белән "Мәңгелек ут" мемориаллары бөтен илдә газ белән тәэмин итүгә тоташтырылачак. Шул исәптән - яңа комплекслар да.
Мәңгелек ут факелы Чакмагышка Уфаның Җиңү паркыннан китерелгән. Элегрәк Хәтер уты анда сыекландырылган газда эшләгән. Аны даими челтәргә тоташтыру өчен мемориаль комплекска газүткәргеч сузылган, яңа яну җайланмасы урнаштырылган, постамент тәртипкә китерелгән.
Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы һәм локаль кораллы конфликтлар ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, республиканың җәмәгать эшлеклеләре җыелган иде.
Төбәк җитәкчесе халыкны истәлекле вакыйга һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
- Бүген бөтен илдә Мәңгелек утлар кабына. Без монда, Чакмагышта, илебезнең иң төп бәйрәме - Җиңүнең юбилей көне алдыннан җыелдык. Безнең бөтен ил сугышта катнашты. Әгәр дә Чакмагыш районы турында сөйләсәк, 10 меңнән артык сугышчы фронтка киткән. Алты меңе кайтмый калган - һәлак булган, хәбәрсез югалган. Чакмагыш җире өч Советлар Союзы Героен, Дан орденнарының тулы кавалерын биргән. Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә дә Чакмагыш яугирләре үз бурычларын лаеклы үти. Без алар өчен дога кылабыз, аларга рәхмәт укыйбыз һәм, әлбәттә, өйгә исән-сау кайтуларын көтәбез. Без Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлеге алдында баш иябез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Мәңгелек ут аерым мәгънәгә ия. Бу - хәтер һәм хөрмәт билгесе, бу - Җиңү символы. Барыгызны да якынлашып килүче Җиңү көне - иң төп бәйрәмебез белән котлыйм! Барыгызга да тынычлык, игелек һәм иминлек телим!
Фото: glavarb.ru