+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Үлемсез полк” йөрешендә ничек катнашырга?

Быел йөреш офлайн булачакмы?Быел Уфада, шулай ук Башкортстанның барлык район-шәһәрләрендә “Үлемсез полк” Гомумрусия гражданлык-патриотик акциясе узачак. Уфада гына да 200 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Соңгы тапкыр тулы масштаблы форматта йөреш 2022 елда узды, ул вакытта Уфадагы чарада 172 мең кеше катнашты, ә тулаем Башкортстан буенча - 480 мең кеше.

“Үлемсез полк” йөрешендә ничек катнашырга?“Үлемсез полк” йөрешендә ничек катнашырга?
“Үлемсез полк” йөрешендә ничек катнашырга?
Кем катнаша ала?
Чарада үз туганын - армия һәм флот ветеранын, партизанны, тыл хезмәтчәнен, концлагерь тоткынын, блокадникны, сугыш чоры баласын, Русия һәм башка дәүләтләр территориясендә хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрне хәтерләүче һәм хөрмәт итүче һәркем һәркем ала. Моның өчен үз гаиләң әгъзасы фотосурәте һәм исеме белән ике яклы транспарант ясарга һәм 9 майда урамга чыгарга кирәк. Ни өчен транспарант ике яклы? Арттан баручылар да сез горурланган кешене күрсен өчен.

Кайда һәм сәгать ничәгә килергә?
Уфада колонна Октябрь проспектына барачак. Тезелү 9 майда 10.00 сәгатьтә Һалле урамындагы чаттан (“Һалле шәһәре” тукталышы) СССРның 50 еллыгына кадәр (“Спортивная”) участокта башлана. Колоннаны формалаштыру өчен сигнал Юрий Левитанның сугыш башлануы турында чыгышы һәм Бөек Ватан сугышы гимны "Изге сугыш" булачак.

Исегездә тотыгыз: җәмәгать транспорты бу участокларда йөрмәячәк, җәяү барырга туры киләчәк, шуңа иртәрәк чыгыгыз!

Тезелү бер сәгать вакытны алачак. Сугыш елларында военкоматлар аларны хәрби частьларга озатыр алдыннан мобилизацияләнгән резервистлар арасыннан отрядлар җыю һәм формалаштыру өчен шул кадәр вакыт биргән.

Башка шәһәрләрдә йөреш урынын сез үз район яисә шәһәр хакимиятендә белә аласыз, ләкин үткәрү вакыты бертөрле.

Йөреш сәгать ничәдә башланачак?
11 сәгатькә кадәр “Үлемсез полк”ның барлык катнашучылары урыс һәм башкорт телләрендә “Катюша” җырын башкарачак.

11.00 сәгатьтә “Бер минут тынлык” гомумхалык чарасы узачак.

11.12 сәгатьтә - 9 Май - Җиңү көне, Халык бәйрәме көне турында Юрий Левитанның чыгышы яңгырый, аннары Лев Лещенко башкаруында "Җиңү көне" җыры башкарыла. Бу йөрешнең башлануын аңлата. Маршрут Уфаның Кольская урамына кадәр бара, бу - якынча 4,5 километр.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас