+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Әти турында хатирәләр...

Сугыш ачысын кичкән Шәфигулла Сафиуллин тыныч тормышта да һәрвакыт көчле рухлы булды

Әти турында хатирәләр...Әти турында хатирәләр...
Әти турында хатирәләр...
40 миллионнан артык халыкны кырган дәһшәтле һәм аяусыз Бөек Ватан сугышы безнең нәселне дә читләтеп үтмәде. Әткәебезнең өч абыйсы сугышта хәбәрсез югала. 1950 елларда гына Хөрмәтулла исемлесенең кайда җирләнгәнлеге билгеле була. Гыйльман һәм Даян абыйларның кайда җирләнгәнлеге бүген дә билгесез.

1910 елда туган әткәебез Шәфигулла Сафиуллин Бөек Ватан сугышына 1941 елның август аенда алына. Башта хәрби әзерлек үтәләр. Арытаба фронтка җибәрелә. Аның Днепр ярыннан барганда баш очыннан пулялар сызгырып уза иде, дип сөйләгәннәре истә калды. Гомумән, сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул.

Документларга караганда, ул Брянск фронтының 1093нче укчылар полкында кече сержант званиесендә отделение командиры булган.

“Күп тапкырлар алышларда катнашып, немецларның 10 офицерын, 2 станоклы пулеметын юк итә. Брянск шәһәре янында барган сугышта дошманның бер калкулыктагы 3 ут ноктасын, берничә танкны юк итә һәм калкулыктагы ноктаны яулый. Бөек Ватан сугышында күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен Шәфигулла Сафиуллин III дәрәҗә Дан орденына лаек”, – диелә документларның берсендә. Шулай ук, I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаеклылар исемлеендә дә аның фамилиясе бар.

Кызганычка каршы, ул алышларның берсендә, снаряд шартлап, контузия ала. Куллары, аяклары җәрәхәтләнә. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң II төркем инвалидлык белән туган ягына кайтты.
Инвалид булса да, әткәй эштән курыкмады. Колхоз эшенә йөрде, авылдагы башлангыч мәктәптә җыештыручы булып эшләгән әнкәебезгә ярдәм кулы сузып торды. Безнең төбәктә нефть яткылыклары ачыла башлагач, әткәй бораулаучылар бригадасы каравылчысы булып та эшләде. Салкын кыш көннәрендә аңа эшкә ияреп барганнарым әле дә истә.
Әткәй белән әнкәй җиде балага гомер биргәннәр. Сугышка кадәр – бер малай һәм ике кыз, сугыштан соң бер кыз һәм өч малай дөньяга аваз салганбыз. Кызганычка каршы, иң олы абыебыз Тәвис, бөер авыруы белән 17 яшендә үк үлеп китә. Калганнарыбыз барыбыз да туган илебезгә кирәкле кешеләр булдык. Тырышып эшләдек, балалар үстердек, әткәй белән әнкәебезнең йөзенә кызыллык китермәдек. Хәзер инде балаларыбызга оныкларны үстерергә ярдәм итәбез.
Әткәй белән әнкәй безне бәләкәй чактан ук эшкә өйрәтте. Печән чабу, утын яру, читән үрү, аркан ишү кебек эшләргә барыбыз да өйрәндек. Шуңа күрә өйдәге һәм ихата-бакча тирәсендәге эшләрне үз кулларыбыз һәм көчебез белән башкардык.
Без әткәй-әнкәйне зур хөрмәт белән искә алабыз. Алар рухына багышлап ел саен Коръән табыннары уздырабыз. Каберләрен тәртиптә тотабыз, һәр елны Җиңү бәйрәме көнне анда чәчәкләр салабыз.
Инде мондый дәһшәтле сугышлар башкача кабатланмаса иде. Барлык халыклар да бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәсеннәр.

Фәнис САФИУЛЛИН.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас