+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Журналистлар Ватан сугышында катнашкан хезмәттәшләренә хөрмәт белдерде

Бүген Уфада Матбугат йортында "Журналистларның хәрби дан дивары" мемориаль тактасына чәчәкләр салу тантанасы узды. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.  

Журналистлар Ватан сугышында катнашкан хезмәттәшләренә хөрмәт белдердеЖурналистлар Ватан сугышында катнашкан хезмәттәшләренә хөрмәт белдерде
Журналистлар Ватан сугышында катнашкан хезмәттәшләренә хөрмәт белдерде

Башкортстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Вәдүт Исхаков үз чыгышында каләм ияләре арасында чын батырлар булуын, кызганычка каршы, бүген дә фашизм белән көрәш дәвам итүен, хезмәттшәләребез арасында һәлак булучылар барлыгын билгеләде.

Республика мәгълүмат үзәге җитәкчесе Айнур Дәүләтбәков, Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, журналистика ветераннары ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Чәчәкләр салганнан соң һәммәсе дә Матбугат йортының беренче катындагы тәрәзәләрдә оештырылган фотокүргәзмәне карады. Анда республика гәзит-журналлары фотохәбәрчеләренең Бөек Җиңү тематикасына эшләре урын алган.

Ример Насретдинов фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас