Әти-әни бу яуда биш баласын югалта. Тәүге мәлләрдә туган йортта күз карасы кебек саклаган, бүгенге көндә район музеенда сакланучы хатларны сезнең белән дә уртаклашабыз. Инде батыр солдатларның әтисе дә, әнисе дә якты дөньяда юк, әмма хатлар исән. Хәтер яши. Дан исән!
Кадимнең хаты
Ватан сугышы кырларыннан улыгыз Кадим яза. Әти белән әнине, сеңелләремне, барча авылдашларымны фронтовик сәламнәре белән тәбрикләп калам. Туганнарыма һәм барлык авылдашларыма минем кебек шат күңелле, утта янмас, суда батмас булуларын телим.
Әйе, мин дошманга баш иючеләрдән түгел. Сугышларда ике мәртәбә яраланган, әмма тәнендә бер җәрәхәте дә булмаган, шат кәефле, Көнбатышка горур карарга гадәтләнгән сугышчыны күз алдыгызга китерегез. Ул — мин булырмын.
Солдатлар турында көн-төн хәстәрлек күрүче, юкны бар итеп киендерүче, иң кызу сугыш вакытында да солдатка кайнар ботка пешерүче старшинаны беләсегез килсә, мине күз алдыгызга китерегез.
Сугыш мине окопларда да, караңгы чокырларда да дөнья көтәргә, кешеләр турында мөмкин кадәр күбрәк хәстәрлек күрә белергә өйрәтте. Гадәти тормышта 5 ел өйрәнәсен фронт биш көндә өйрәтә икән. Моның өчен фронт шартларында югалып калмаска, шунда гына аңлау мөмкин булган законнарны бөтен күңелең белән аңлый белергә кирәк.
Солдатларны гына түгел, командирны да саклый беләбез без. Кирәк булгач, мин күкрәгем белән командирны капладым. Аңа тиясе пуляны үземә кабул иттем. Янында мин булмасам, командирыбыздан колак кага идек, ә мин яраланып кына котылдым. Әл дә янында булдым, яшен тизлеге белән аны үз гәүдәм белән ышыклап алдым.
Күкрәгемнән дошман пулясы үтте. Бу икенче яра инде, ә мин һаман сафта.
3 март, 1943 ел.
Нәбинең хаты
...Армия сафында хезмәт итүче улыгыз Нәби Урал таулары чаклы сәламнәрен безнең якка очкан кошлар артыннан тапшырып кала.
Без Тоцкидан күчеп, Куандык тауларына якын гына җиргә урнаштык. Укырга калдырдылар. Монда искитәрлек ямьле! Урал таулары бу чаклы да бай һәм гүзәл дип күз алдына китермәгән идем. Биек кыяларга карасам, серле үзәннәрне үтсәм, башкортның борынгы жәйләве ирексездән искә төшә, күңел моңнар кочагына чума. Туган җир туган авыл белән генә чикләнми икәнлеген тирәнрәк аңлый башладым…
Агачлар яфрак ярды, сабан ашлыклар чыккан. Монда дөнья иртәрәк яшелләнә, безнең авылларда ничегрәк соң?
Абыйларның адресларын салыгыз. 26нчы елгылардан кемнәр китте, адресларын салыгыз.
Әти, әни, минем кайтуымны теләп торыгыз!
Улыгыз Нәби.
10 май, 1943 ел.
Нәбинең хаты
(Хатның башы ертылган)
...Бераз мактанып алыйм әле. Без монда пулеметтан атарга өйрәндек. Мин беренче мәртәбә “отлично” алдым. Хәзер пулеметны биш бармагым кебек беләм.
Үзебезнең якта көннәр җылымы, ямьлеме? Мондагы яз безнең Әри буен хәтерләтә, тик күккә ашкан төп-төз наратлар, хәтфә чыршылар юк. Сакмар суы Идел кебек киң һәм салмак. Солдат тормышы авыр, һәм без аңа инде әкренләп күнегеп киләбез. Сакмар буйларын бик яраттык, ул безнең өчен газизгә әйләнде. Дошманга каршы сугышканда мин Тәтешле белән бергә Куандык тауларын да, башка бик күп авыл-шәһәрләрне дә саклаячакмын.
Әйе, дошман белән күзгә-күз очрашыр, үч алыр көннәр якыная шикелле. Безне фронтка җибәрерләр инде. Минем өчен кайгырмагыз, үземне-үзем карармын, язган булса, әйләнеп кайтырмын.
Бу арада хатыгыз килгәне юк. Шул сәбәпледер, сезнең өчен еш кайгырам, тормышыгыз бик тә авырдыр кебек.
Сугыш бетәр дә күкрәгемне киереп кайтып төшәрмен, иркенләп болын чәчәкләре исен сулармын кебек. Клубка барганда медальләрем ялтырап торырлар кебек. Абыйлар да күңелле итеп кайтырлар кебек. Кечкенә өебез тулып китәр иде! Утырыр урын калмас иде.
Хыялымда — гел сугыштан соңгы тормыш. Быргы тавышы астында йокларга ятканда да, көчле подъемга сикереп торганда да, окоп казып пулеметтан ут сибәргә өйрәнгәндә дә — гел киләчәк тормыш турында уйланам.
Сугышка да кермәгән, ә өен, киләчәген сагына, дип ачуланмасыннар миңа.
Хатым тәмам. Олы өметләр белән Нәби.
Ватан сугышы фронтыннан.
Кадимнең хаты
Улыгыз Кадим Гарипов яза.
Сезне ротадагы кызылармеецлар исеменнән кайнар тәбриклим. Без бер атна каты сугыштан соң аз гына ялга күчтек. Өс-башыбызны, коралларыбызны тәртипкә китерәбез, хатлар укып, җаваплар язабыз.
Бүләкләр алдык. Безнең өчен дип халык җибәргән бүләкләр алар. Арасында кисете дә, оек-бияләе дә, шарфы да, каюлы кулъяулыклары да бар. Мин, старшина буларак, солдатларымны урман куенындагы кечкенә аланга тездем дә, шул бүләкләрне таратып бирдем. Башкорт кызлары чиккән бер кулъяулыкны казах егетенә бирдем. Ул безнең якташларны мактап бетә алмый хәзер. Гомумән, барыбыз өчен дә шатлыклы, күңелле булды. Фронттагы кеше өчен бу бүләкләрнең ничаклы кадерле булуын белсәгез икән! Шушы әйберләрне кемнәр әзерләде, алар кайда яши, нинди хезмәт үти икән, дип төрлечә фикер йөртәбез. Адреслары булганына хатлар язабыз. Җылы киемнәр өчен генә түгел, чын күңелдән ярдәм итәргә тырышкан өчен, фронтта жиңү хакына көчен-сәләтен кызганмый эшләгән өчен рәхмәтләр укыйбыз. Ә кайсыбер әйберләр эчендә безнең иптәшләрне олылап язган хатлар яисә “Иң батыр сугышчыга” кебек багышлаулар да бар.
Безнең авылда да шундый бүләкләр җыялардыр, сез дә катнашасыздыр бит? Барлык кешеләр дә катнашсын, моны минем солдатларымның наказы итеп кабул итегез. Туган илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәдә тору бик кадерле нәрсә ул.
Безнең ял сәгате бала йокысы кебек сизгер һәм кыска ул. Менә тагын утка керергә җыенабыз. Кайсыберләребез өчен шушы ял, бәлки, соңгысы да булыр. Шаян улыгыз Кадим.
3 май, 1943 ел.
Ризаның хаты
Ерак һәм таныш булмаган җирләрдә хезмәт итүче улыгыз Ризадан туган авылыбызда яшәүче әтиемә һәм әниемә сагынып сәламнәр озатып калам. Нәби энекәшкә, Мөнәзилә һәм Зәрәфия сеңелләремә сагыну сәламе, мине искә алып сораучыларга күп сәлам тапшырыгыз.
Минем хәлләргә килгәндә, таза-исән генә хезмәт итеп ятам. Командирлар өйрәткәнне тырышып үзләштерәбез, көннән-көн яңалык үзләштерә баруыбыз белән шатбыз. Командир әйтә: “Сез барыгыз да оста сугышчы булачаксыз”, — ди.
Авыл хәлләрен аңлатып языгыз. Үзегезнең тормыш турында да күп беләсе килә. Кәгазь салыгыз. Бу хатны язар өчен дә кәгазьне кыенлык белән таптым.
Тиз генә тәмамлыйм. Безне сафка чакыралар. Тагы каядыр барабыз.
Күрешүләрне көтеп калучы Ризагыз.
8 июнь, 1943 ел.
Кадимнең колхозчы иптәшләренә язган хаты
Саумысыз, хөрмәтле авылдашлар!
Һәрберегезгә полкташ иптәшләремнән һәм үземнең кайнар күңелемнән Урал тавыдай олы сәламнар озатып калам.
Бу хатны язганда мин үземне сезнең арада хис итәм, сезнең белән бергә җәйге эшләрдә катнашам, сабан туйларында уйнап-көләм һәм таңнар атканда аяз күктә йолдызлар сүнгәнен күзәтәм. Ләкин болар барысы да хыялда гына. Хәзер Тәтешле урамнарында күпме генә эзләсәгез дә, Кадим баскан эзләр табылмас, үз авылын, туган колхозын аның кебек беркем дә өзелеп сагынмас.
Шулай, колхозчы дуслар, хыяллар безне үз юлларына алып киттеләр, ә юллар бөек эш баганасына алып менделәр дә, Ил өчен көрәшче итеп үстереп, сугыш кырларына алып килделәр.
Ил өчен, Ирек өчен, Киләчәк өчен көрәштә без чыныктык, курку белмәскә өйрәндек. Баштарак без фашисттан курка идек, хәзер инде бөтенләй киресенчә, немец үзе бездән ераграк торырга тырыша. Без, совет солдатлары, жиңелмәс. Гитлер солдатларын сугыш кырларында качып-посып йөрергә мәжбүр итәбез.
Без жиңәрбез, ишетәсезме, һичшиксез, жиңәрбез! Мин сезгә сугышның беренче елында ук “Без җиңәрбез!” дип язган идем һәм шулай булачак.
Сездән колхоз яңалыкларын беләсем килә, ешрак хат языгыз.
Хөрмәт белән Кадим Гарипов.
9 июнь, 1943 ел.
Зәкинең хаты
...Монда көннәр җылы тора әле. Җимешләр күп. Сугыштан туктап, хәл җыйган араларда дөнья гүзәллеге белән дә сокланабыз. Әйе, безнең өчен көн дә кояш чыга, нурларын сибә, мамык җәймәләре кебек ак болытлар йөзә, нурга күмелеп яңгырлар ява, чәчәкләр үсә, җимешләр өлгерә. Болар барысы да тереләр өчен.
Күпме иптәшләрем ятып калды! Аларның дошманны тар-мар итү өчен соңгы сулышта да алга омтылуы һәм дошманга төбәп атарга тырышуы мине таң калдыра. Минем белән бергә белорус егете Иван бар. Аның йомшак күңеллелеге, аның ярдәмчеллеге берләштерде кебек безне. Ул миннән Башкортстан, туган авылым, урманнарым, суларым турында сораша, туган-тумачаларымны берәмләп белешә. “Син бәхетле, Зәки, ди, үзе каты көрсенә, безнең арада синнән дә бәхетле кеше юк”, – ди. “Андый бәхет синең дә бар бит, Иван, тик менә азат итик Белоруссияне!” – димен. “Азат итәрбез, ләкин бәхетне яңадан кайтарып булмый бит”, – ди.
Озак әйтми йөрде. Соңыннан, бервакыт төнлә сакта торганда сөйләде: “Минем авылны фашистлар үтеп барышлый яндырып киткәннәр, әтием партизаннарда калган, ике абыем – армия сафында, ә әнием белән сеңлемне атып киткәннәр. Миңа тик үч алу, коллыкка, вакытсыз үлемгә дучар ителгән халкым өчен үч алу гына кала. Әйе, барысы өчен дә үч алачакмын. Безнең белорусларны, совет кешеләрен – барыбызны да үтереп бетерә алмаслар бит, ә, дустым?” Шулай дип сөйләде Иван үзенең гыйбрәтле язмышын. Хәзер Иван да юк инде. Контратакага барганда дошман пулясына эләкте. Егылганда мине чакырырга өлгерде.
“Хушлашыйк, Зәки, минем чират та җитте. Чәчкәләр арасында да үләсе килми. Авылымның көлен генә булса да күрә алмадым”, – дияргә өлгерде.
Иванны олылап җирләдек, аның өчен, яндырылган авылдашлары өчен үч алырга ант иттем.
Менә шулай, туганнар. Сугыш безне иртә олыгайтты, авыр кичерешләр дөньясына алып килде. Ләкин без – барысына да түзәрлек, иң явыз дошманны да җиңәрлек сәләтле кешеләр. Безнең кешеләрнең ничаклы көчле булуына исем китә минем. Без сугышырга өйрәндек инде. Немец безгә элекке кебек куркыныч түгел, без аңа көчле техника, хәрби осталык белән каршы торабыз, аны жиңәргә өйрәнәбез…
Әти, әни, мин сезгә 200 сум акча салдым. Үземнең командирлык паегымнан дип кабул итәрсез. Алу белән хәбәр итегез.
Миңа гвардияче исеме бирделәр.
Әни ни хәлдә? Сәламәтләнмиме? Бу хакта аерып яз. Без өйдә булсак, дөньялар тыныч торса, әнине тәрбияләү җиңелрәк булыр иде. Без аны аякка бастырыр идек. Хәзер, кызганычка каршы, тик хәл сорашу белән чикләнәбез. Исән-сау кайтсам, авылымнан беркайда да китми яшәр идем.
Нәби туган, минем кебек авылдан ашкынып китмә. Чират җитеп, сине дә алсалар, ике арада элемтәне өзмә, хат язып тор. Хат язышыйк, безнең арада хат йөри алса, шунысы шатлыклы. Хат алу кадерен белдем мин хәзер. Аны аңлау өчен солдат киемен киеп, айлар буе йөрергә, озын төннәр сакта торырга, көннәр буе баш та күтәрми занятиедә булырга кирәк.
Бу хатны нарядта чакта иртәнге 5тә яздым.
6 май, 1943 ел.
Дан сезгә, Гариповлар! Дан сезгә, бөркетләр!
Бертуган Гариповларның хатлары көтмәгәндә бер-бер артлы килүдән туктый. Башта Мансур югала, аннары – Заһит. Иң соңыннан фронтка алынган төпчек Нәбинең дә хатлары озакка бармый. Тәтешле районы военкоматына килгән похоронкаларда аларның барысы турында да, хәрби антка тугры булып, сугышчан заданиене үтәгәндә батырларча һәлак булды, дигән сүзләр бар.
Фин сугышында катнашкан Мансурга 1940 елда кара хәбәр килә. Аңа нибары 24 яшь була...
Сугышка кадәр Урта Азиядә эшләгән Риза фронтка да шуннан китә. Өйгә хатлар 1945 елның февраленә кадәр килә. Инде Германия җиреннән. Тик алар да көтмәгәндә килүдән туктый.
Хәрби булырга хыялланган Заһит рота командиры була. Гел алгы сызыкта. Дошман снаряды аның ике аягын да өзеп, кан эчендә ятканда да Заһит приказ бирүдән, аңын югалтканчы солдатларны алга өндәүдән туктамый. Госпитальдә ул әти-әнисенең, сөйгәненең исемен, “Тәтешле” дип кабатлый-кабатлый саташа. Кызганычка каршы, җан бирә.
Зәкигә, дүртенче улларына, “похоронка” 1944 елның 20 маенда Русиядән килә. Бик башлы, оста куллы, үз куллары белән радиолар җыеп, Мәскәүне тыңлаучы, очучы булырга хыялланучы Зәки батырларча һәлак була.
Сугыш башланганда үсмер генә булган Нәби военкомат юлын озак таптый, ниһаять, үзе теләп сугышка китә. Әтисе аны Куеда станциясенә кадәр озата бара. Бу аларның соңгы күрешүе була.
Бишенче “похоронка” – Нәбигә. Ул Запорожьеда һәлак була.
Бары тик аягын югалткан, әллә ничә тапкыр яраланган Кадим генә исән кала. Сугыштан соң кайтып, Мәскәү шәһәрендә яши һәм эшли.
Хатлар... Саргаеп беткән, таушалган хатлар. Күпчелек юлларын тануы да кыен. Аларны укыган саен үзең өчен бертуган Гариповларның бай һәм матур эчке дөньясын ачасың, батырлыкларына сокланасың, горурланасың. Кайчакта бу хатларның барысын да бер кеше язгандыр кебек тоела, чөнки егетләр телгә шулкадәр бай, образлы, матур итеп яза. Ә кайвакыт бер хатта Бөек Ватан сугышы солдатларының барысының да хатын укыган кебек буласың... Укыган саен туң окоп салкыны йөрәкне өшетә, снаряд шартлаулары көчлерәк яңгырый кебек...
Тәтешле шушындый батыр егетләре белән чын-чынлап горурлана. Биредә Гариповлар истәлеген кадерләп саклыйлар. Югары Тәтешле авыл Советы башкарма комитетының 1972 елның 6 маендагы карары нигезендә Гариф абый һәм аның уллары яшәгән урамга “Бертуган Гариповлар” урамы дигән исем бирелгән. Озак еллар бертуган Гариповлар призына чаңгы ярышлары үткәрелә, музейларда аларның батырлыгы турында бай мәгълүмат саклана, “Батырлык дәресләре” үтә.
Бу хатларны укып чыккач, йөрәк әрни: сугыш булмаса, бу егетләр кем генә булмаслар иде?! Уйлап табучылар, очучылар, галимнәр... Шушындый асыл гомерләр бәрабәренә яуланган тыныч тормышны, Ватанны без сакларга бурычлы!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Тәтешле районы.
Фотолар музей архивыннан.