

Әтисенең хатирәләрен кызы Фәйрүзә Хәбибуллина кадерләп саклаган. “Әтием Сатлыков Зариф Гариф улы 1921 елда Үтәк авылында туган, күрше Игенчеләрдә үскән. Армия хезмәтенә 1940 елның 8 октябрендә алына, 1941 елның 22 июненнән соң сугышка җибәрелә. 25 июльдә Минск шәһәре янында камалышта кала, 1941-42 елларда – Польшадагы концлагерьда, 1942-45 елларда Австриядә әсирлектә газап чигә. Өченче тапкыр качуында совет гаскәрләренә килеп кушыла. Сезнең игътибарга аның хатирәләрен тәкъдим итәм.
“Владивостокта армия хезмәтен үткән чакта мине сугышка алдылар. Ерак Көнчыгыштан эшелоннар белән килгән составыбызны дошманнар Минск шәһәре янында бомбага тотты. Каршы атышыр идек, кораллар аерым вагонда бикле, ә үзебезнең өстә кием дә юк, кальсонда гынабыз. Шулай әсирлеккә эләктек.
Польша җирендә концлагерьда чәнечкеле чыбык артында михнәтнең ни икәнен татыган айлар һәм еллар... Тәртип бик каты, аз гына аларча булмаса, аталар. Ашарга юк дисәң дә була, исем өчен, үлмәслек кенә бирәләр шунда. Анысын да ризык дип атап булмыйдыр. Шулай берчак фашистлар безгә үлгән ат түшкәсен китереп ташлады. Ябырылдык, тегеләй-болай бүлгәләп чи килеш ашадык. Менә бит ачлык нинди хәлгә төшерә.
Безне тик тотмыйлар, төрле эшкә йөртәләр. Лагерьдан сафка тезеп эш урынына алып чыгалар, этләр белән озата киләләр. Читкә бер адым ясасаң, аталар. Җәйләрен җиләк-җимеш җыярга йөрибез. Аларны ашарга рөхсәт юк, ә ашыйсы килә, капканыңны күрсәләр, гомерең белән бәхилләшәсең. Шулай да, ул җиләк-җимештән кайнатма ясаган хатын-кызлар безгә яшерен генә шикәрле сиропларын эчергәли иде.
Әсирлектән бик котыласы килә. Фашистлар оештырган “Идел-Урал” легионындагылар арасында яшерен оешмага кергән Муса Җәлилнең, нәрсә булуга карамастан качарга кирәк, дигән күрсәтмәләр белән лагерьдан лагерьга йөргән вакытлары. Ул сүзләрне телдән-телгә генә тапшырабыз. Үзен күрүен күрмәдем.
Беренче тапкыр бер 10-15 кеше качканбыздыр. Тик ерак китә алмадык. Арттан этләр белән куып җиттеләр. Без качканны бер сатлыкҗан әләкләгән икән. Каршыда фашистлар, һәрберсенең ажгырып торган эте бар. Безне тезләндерделәр дә этләрне өсләттеләр. Алары әсирләрне кычкырта-кычкырта талый, барысын да талап үтерделәр. Ни гаҗәп, миңа ташланган эт бераз чинады да, тимәде, мине иснәп янда утырды. Җиргә ятарга куштылар, анда да тимәде эт. Шулай берүзем исән калдым. Алып кайттылар лагерьга. Безгә контроль тагы да көчәйде.
Күпмедер вакыттан соң икенчегә качтык. Янә ерак китеп өлгермәдек, ата башладылар. Балтырыма пуля тиде, шыбырдап кан китте. Аңымны югалтканмын. Мине үлгәнгә исәпләп, мәетләр арасына салганнар. Әсирләр арасыннан күмүче ике абзый җирнең селкенгәнен күреп, мине казып алган. Аңыма килеп, ыңгырашып җибәргәнмен. Күрәсең, туфракны калын салмаганнардыр инде. Шулай янә тере калдым. Маңгайга язылганны күрмичә, кеше бу якты дөньялардан китми, диләр бит.
Теге таламаган этнең хуҗасы – фашист кайчагында миңа ымлый да, чыбык аша шоколад ташлый. Аны чеметеп кенә кабып бүлешеп ашыйбыз, кайчагында үземә эләкми дә кала. Шуңа теге фашист миңа якынлашса, барысы да тәмле әйбер өмет итеп миңа таба шуыша башлый иде.
1942 елда мине һәм тагын ике кешене (берсе үзебезнең районның Юлык авылыннан иде) Австриянең бер фермерына сатып җибәрделәр. Анда 1945 ел башларына кадәр булдык. Хуҗалыктагы барлык эшләрне дә көн буена эшлибез. Кием бирделәр, ашау да концлагерьдагы ише түгел инде. Тәртип ягы бик каты, шулай да ул фермер безне кыйнамады. Качып китмәсеннәр дип, төнгелеккә бикләп куя иде.
Яши-яши безнең өстән күзәтү йомшаргач, качарга булдык. Минем инде әсирлектән өченчегә качу. Бу юлы юлыбыз уңды, ерак китә алдык. Берничә көн бер полякның сарай башында качып яттык. Хуҗа кеше немецларга тоттырмады болай, яшереп кенә ашарга-эчәргә китерә иде. “Облава була, качыгыз!” – дип безне озатты. Тотсалар, бергә тотмасыннар дип, төрле якка таралышып кайтырга булдык илгә. Кем исән кайта, гаиләләргә барып сөйләргә сүз куештык.
Бары төнлә генә кача-поса хәрәкәт итәм. Нәрсә табам, агач тамырымы шунда, бөресеме, шуның белән тамак ялгыйм. Шулай бер хуторга килеп чыктым. Урман читендә караңгы төшкәнче күзәтеп ятам. Төнен читтә берүзе генә яшәгән хатынга шакыдым. Киемемә карап әсирлектән качканымны тиз генә аңлап алды. Мине җәһәт кенә кертте дә, бераз ашарга, йомышымны үтәргә бидрә биреп базга төшерде. Бер көн анда яшеренеп яттым. Сирәкләп кенә ашарга бирә, берьюлы ашасам, эч күбәчәк бит. Сабын төшерде, базда юынып алдым. “Күршеләр белеп калса, сине дә, мине дә харап итәрләр”, – дип, киемемне алмаштырып, юлга бераз сало биреп озатты. Кай тарафка карап атларга кирәклекне дә өйрәтте.
Ниһаять, үзебезнекеләргә барып җиттем. Ул сөенгәнемне күрсәгез! 40 иләктән уздырдылар мине допрос ясап. Бер офицер арыса, икенчесе дәвам итә. 15 минутка да ял юк, ашарга-эчәргә дә бирмиләр. Көне-төне ут янып торган бүлмәдә тоттылар. Тик минем аларга бер дә үпкәм юк, ни дисәң дә, фашист күрсәтмәсен үтәгән шпион булуым да бар бит. Озак кына тикшергәннән соң, маршал Конев җитәкчелегендәге армиянең штрафбатына җибәрделәр. Җиңү көненнән соң мине Япониягә каршы сугышка алдылар.
Авылга кайту бәхете 1946 елның июлендә генә тиде. Анда да минем белән гаҗәеп бер хәл булды. Уфадан Аккүлгә кадәр поезд белән кайттым. Аннан Усолкага җиткәнче җәяү атладым. Арыдым, авылга кайтучы берәр атлы очрамас микән дип район базарына кердем. Каршыма Мәхтүрә әнкәем белән сеңлем Әминә очрадылар. Күзләрен тутырып карадылар да үтеп киттеләр. “Мине танымадылар болар”, – дип, янә урап килеп каршыларына чыктым. Юк, танымыйлар бит. “Кызык итим әле”, – дидем дә, өченчегә каршыларына киләм: “Әнкәй, мин бит, улың! Мин кайттым!” Шатлыгыннан кычкырып җибәрде. Елый-елый, көлә-көлә кочаклашабыз. Базардагы бар халык безне карарга җыелды”.
Әтинең өченчегә әсирлектән бергә качкан Юлыктагы иптәше дә, шөкер, исән кайта. Әти белән аралашып яшиләр. Картайган көнендә Ленинградтагы улында яши. 1980-82 еллар тирәседер, мин мәктәпне тәмамлаган идем инде, ул Игенчеләргә килеп, әтинең хәлен белеп китте. Бу аларның соңгы күрешүе булды.
Инде әти-әнинең вафат булуына да хәтсез вакыт үтте. 40 михнәт аша узып та исән калган әтиемнең яшәү теләге шулкадәр көчле булгандыр, күрәсең, тыныч тормыштагы авырлыкларны артык ыгы-зыгысыз гына уздырды ул. Бик кыен булган чакларда гына “их” дип сузып көрсенеп куя иде. “Шулай, балалар, без күргәнне сезгә, оныкларга күрергә язмасын”, – дип еш әйтә торган иде. “Исән кайтсам, гаилә корсам, күпме бала була, шулкадәр табып яшәрмен”, – дип әйткән нәзере дә булган аның. Әнием Мөнәвәрә белән 12 бала табып, унысын үстерделәр. Дөнья көтәргә тырыш булдылар. Әткәй умарта тотты, әнкәй елына әллә ничә шәл бәйләп сатты. Кичләрен, аңа ияреп, без, 7 кыз да, эш өстендә: кем – шәлнең читен, кем уртасын бәйли.
Үскәндә кытлык кичермәдек, иркен яшәдек. Барыбызны да туйлап тормышка бирделәр. Авылга кайткан чакта якты йөз, тәмле ашлары белән каршы алдылар. Инде үзем зурәни. Тик ишле бала караган әти-әниемнең шулкадәр тырыш, шулкадәр сабыр булганнарына әле дә хәйран калам”.
Равил РАКАЕВ әзерләде.
Гафури районы.