

Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгели. Азатлыкны саклап калган әтиләребез, әби-бабаларыбыз, аларның батырлыклары турында истәлекләр елдан-ел кадерлерәк була бара. Нәкъ менә шуңа да “Юлдаш” радиосында узган “Илһам канатлары” конкурсы республикабызның төрле почмакларыннан тыңлаучыларыбызны берләштергән мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйгага әверелде. Анда килгән иҗат җимешләре “Кызыл таң” битләрендә дә дөнья күрәчәк, дип вәгъдә иткәч, ул тагын да җанланып китте кебек.
Бу хакта программаның авторы һәм алып баручыларының берсе Флорида Корбанова бәян итте.
– Өч ай дәвамында без “Илһам канатлары”нда Бөек Ватан сугышына, Ватанга мәхәббәт һәм аның тарихына хөрмәт белән тулы шигырьләр кабул иттек, – диде ул. – Конкурста төрле яшьтәге һөнәр ияләре — студентлар, эшчеләр, укытучылар, ветераннар һәм аларның дәвамчылары катнашты. Аларның һәркайсы, илебез азатлыгы өчен башларын салган яугирләрне искә алып, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләрне хәтердә тагын бер кат яңартты. Иҗатчылар сугыш афәте, Җиңү хакындагы уйлануларын, күңелләрендәге ихтирамны һәм рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салды. Шигърият, илһам һәм дәһшәтле елларны күңелләрдә җанландырган, хәтерләрне яңарткан тапшыруда әсәрләрнең барысын да ихласлык берләштерде.
Шигырь уку аеруча зур осталык сорый. Юлдашларыбыз, шигырьләрне укып, тыңлаучыларны дәһшәтле елларга алып кайтты.
Мәртәбәле жюри башкару техникасына яисә әсәрнең төгәллегенә бәя биреп кенә калмады, ә иң мөһиме – хис-кичерешләрнең ихласлыгын, авторның йөрәккә барып җитү сәләтен, шул чорның бөеклеген чагылдыручы шигырьләрне игътибар үзәгенә алды. Иң нечкә күңел кылларын кузгата алган нәкъ менә шундый әсәрләр конкурста җиңүчеләр рәтенә кертелде.
Сезнең алда – игътибарга лаек, аеруча җентекләп сайланган шигырьләр. Алар – Җиңү бәясе, сугыш яралары, кешеләрнең ныклыгы турында җанлы искә төшерү, аларда – йөрәк сагышы, тарих сулышы. Бу әсәрләр ныклык һәм батырлык, безгә тыныч, имин тормышта яшәргә мөмкинлек биргән геройлар турындагы хәтерне саклауга керткән уртак өлешебез булсын!
Мәңгелек ут
Сугыш үтте... Авыр сугыш үтте...
Көл өеме калды артыннан.
Үлгән солдатлардан кабер калды,
Нәфрәт уты калды халыкта.
Халык йөрәгеннән утлар чыкты,
Утлар янды, утлар кабынды.
Һәрбер кеше, җаны өзгәләнеп,
Үлгән солдатларга табынды.
Мәңгелек ут булып яна җаннар,
Кабатлыйкчы изге антларны:
Яуда калганнарны онытмаска!
Хөрмәтләргә исән кайтканын.
Безнең бәхет өчен үлде алар,
Безнең ирек өчен үлделәр.
Кайнар йөрәкләре белән ут учагын –
Үлем утын каплап күмделәр.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Фаҗигане искә төшереп,
Ярсып янган утлы теле белән,
Безнең йөрәкләрне пешереп.
Мәңгелек ут яна йөрәкләрдә,
Ул – сугышка халык каргышы.
Беркайчан да бүтән ишетелмәсен
Җир өстендә туплар тавышы!
Әлфия Булат.
Бишбүләк районы,
Кыңгыр-Мәнәвез авылы.
Хәтер сандыклары тулы
Җиңү алып килгән язлар белән
Байтак ел ятса да арада,
Төзәлмәгән әле, җанда әрни
Сугыш салып киткән яралар.
Зур Җиңүгә илткән ул көннәрнең
Канга батып аткан таңнары.
Каннар саркып яткан окоплардан
Күтәрелгән Җиңү байрагы.
Егерменче гасыр – канлы гасыр,
Яралаган күпме җаннарны.
Җиңү байрагының бер чатында
Әткәемнең дә бар каннары.
Җир йөзендә hаман туплар шартлый,
Салып җиргә яңа яралар.
Иске яралар бер төзәлер дә,
Өстәлмәсә аңа яңалар.
Уйлар озын, хатирәләр – чылбыр,
Хәтер сандыклары туп-тулы.
Yткән буыннарның каны бит ул –
Җиңү байрагының ал нуры.
Гасыр арты гасыр узып тора,
Агалар да еллар, агалар.
Җирдә – яңа гасыр.
Тарихына
Их язылса иде алтын белән,
Юк, дип, сугыш, юк, дип, яралар!
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина.
Уфа районы,
Дмитриевка авылы.
Ялгышырга хакың юк
Тартып алыр өчен бәхетеңне,
Дошман тора басып каршыңда.
Зур ышаныч белән тапшырдылар,
Илең тора синең артыңда.
Командирың синең күптән белә:
Төз атучы – укчы, сугышчы.
Алданрак җыенасың юлга
Үтәр өчен куйган бурычны.
Ядрә кыйпылчыгы аяу белми,
Аның өчен һәркем бертигез.
Тик коралың сиңа яуда иптәш,
Үткер күзең, Раббың – икегез!
Снайперның даны алдан йөри,
Ул күренми төнен, көндезен.
Исемләп тә аңа эндәшмиләр,
Күпләр күрми хәтта чын йөзен!
Алар кача икәү аллы-артлы,
Төн җитмәсә, көнен юл ала.
Көнен-төнен ялгап бер йокысыз,
Кар астына чума – югала.
Дошман сине эзли өстән күптән,
Хата ясау сиңа тыелган.
Гомер җебең ялгышлыкка бәйле –
Тәкъдиреңә шулай язылган.
Яткан җирең кайчак бозга ката,
Өшеп туңа аяк-кулларың.
Тик күзләрең көтә дошманыңны,
Киртә куеп үтәр юлларың.
Сабырлыгың күреп хәйран калам,
Дошманыңа үзең түземсез.
Ил батыры, диеп мин дәшәмен,
Халкым өчен син бит үлемсез!
Фәвәрис Әгълетдинов.
Илеш районы.
Фронттан хат. Улыма
Яшен уты безнең йортыбызны
Яндырганын күрдем төшемдә.
Башыма да килми, язмышыбыз
Үзгәрер дип тәүлек эчендә.
Халкыбызны юк итәргә теләп,
Явыз ният белән килделәр –
Таң алдыннан фашист гаскәрләре
Дәүләт чиген үтеп керделәр.
Коллыкка дип егет һәм кызларны
Туган илдән читкә сөрделәр.
Тукмый-тукмый, өзгәләрдәй булып,
Теш ыржайтып, эттәй өрделәр.
Олы кызым, туган абыең һәм
Алты айлык улым – син идең.
Илен саклар өчен яуга киткән
Әтиләрнең берсе мин идем.
Җыелдык без, авыл ир-атлары,
Әзерләнеп, юлга чыгарга.
Аерылышудан йөрәк сыкравына
Шул мизгелдә ничек чыдарга?!
Битләремне өтеп алды шулчак
Әниеңнең кайнар яшьләре.
Бәгыремне телде әйткәннәре:
“Синнән башка, җаным, нишләрмен?!”
Әниегез – сезнең яклаучыгыз,
Яманлыктан саклый күрегез.
Сау-сәламәт үсеп, буйга җиткәч,
Кадерләрен аның белегез.
Немец безнең өскә ут яудырды,
Вакытлыча чыктым ал сафтан.
Сиңа, улым, исән-имин чакта
Сәлам хаты язам санчастьтан.
Язганымны алып кулларыңа
Укырсың син үсеп җиткәндә.
Бер кечкенә генә сабый идең
Мин сугышка кереп киткәндә.
Бәлки, күрешергә туры килмәс...
Укып, мине искә алырсың.
Сүзләремне бик кадерләп кенә
Хәтер сандыгыңа салырсың.
Кайта(а)лмасам исән-сау әйләнеп,
Минем рухым торыр көч биреп.
Әти үрнәгендә бар дөньяның
Матурлыгын яшә гел күреп.
Дамир Вәлиев.
Бүздәк районы,
Таулар авылы.
Ил сакчылары
Дары исе катнаш искән җил,
Кузгатмачы йөрәк пәрасен!
Нәфрәт тулы сугыш эченә
Ана озатты газиз баласын!
Киткән чакта кара чәчләре
Ак бурандай агарып калганнар.
Алсуланып торган битләреннән
Утлы кузлар көйдереп үткәннәр.
Бүленеп калган икмәк кисәге
Ышанып көтә уллар кайтканын.
Аналарның күз яшьләре юа
Уллар ябынып яткан юрганын.
Сагынулар азрак басылсын, дип,
Телефонга үрелә аналар.
Элемтә юк, тавыш өзелеп кала –
Яңгырый бары атыш тавышлар.
Кемнәрнеңдер газиз балалары
Төн үткәрә салкын окопта.
Ай яктысы сүрән нурын түгә,
Моңсуланып шомлы тынлыкта.
Кемдер әйтер: “Кемгә җиңел?” диеп,
Аңлар мине минем кебекләр.
Сугыш эченә кергән балаларга
Чикләнгән бит очар киңлекләр.
Көч бир, Аллам, газиз аналарга
Жиңү көненә барып җитәрлек!
Улы кайтып, ишек ачылуга
“Әни, мин кайттым”, – дип әйтерлек!
Рәвия Нуриева.
Дүртөйле районы,
Исмаел авылы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
1 урын – Әлфия Булат (Бишбүләк районы, Кыңгыр-Мәнәвез авылы);
2 урын – Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина (Уфа районы, Дмитриевка авылы);
3 урын – Фәвәрис Әгълетдинов (Илеш районы); Дамир Вәлиев (Бүздәк районы, Таулар авылы); Рәвия Нуриева (Дүртөйле районы Исмаел авылы).