+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Һәйкәлләрдә хәтер яши

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләү Авыргазы районының Түбән Ләкәнде авылы халкы өчен тагын бер мөһим һәм истәлекле вакыйга белән хәтердә калачак - бәйрәм алдыннан биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәлләрдә хәтер яшиҺәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши

Түбәнге Ләкәнде авылыннан Бөек Ватан сугышында 109 кеше катнашып, шуларның 64е илебез азатлыгы өчен яу кырларында башын салган. Моңа кадәр авылда булган һәйкәлдә шуларның исемнәре генә урын алган була. Сугыштан Җиңү белән кайткан авылдашларының да исемнәрен мәңгеләштерү турында урындагы фермер - “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гайса Сәгыйдуллин күптән уйланып йөри. Авылдагы үзе белгән фронтовикларның, шул исәптән әтисе һәм бабаларының исемнәре булмавы да күңелен кыра һәм, бу гаделсезлекне төзәтергә кирәк дип, үзенә максат куя. Башка төбәкләрдә булган вакытта да, андагы һәйкәлләргә игътибар итә. Һәм Ходай Тәгалә дә аңа бу изге уй-ниятен тормышка ашырырга мөмкинлекләр ача.

Шунда ук булачак һәйкәлнең эскизын эшләп бирәләр, исемлекне дә авыл халкы белән бергәләп төзиләр, активистлар, өйдән-өйгә йөреп, мәгълүмат җыя – беркем дә онытылырга тиеш түгел. Бер ел дигәндә һәйкәл авылның бик матур урынында – элекке мәктәп бинасы белән мәчет арасында пәйда була.

Әлбәттә, һәйкәл ачылды, дип әйтүе генә җиңел, аны сафка кертү өчен күпме көч, тырышлык һәм акча таләп ителүен бу эшне башкаручылар үзләре генә белә. Иң мөһиме - бу изге эшкә шушы ук авылның тагын бер фермеры Вәгыйзь Газизуллин да кушыла һәм зур өлеш кертә. Гайса Зәкиулла улы да аның идеясен күтәреп алып, аны тормышка ашыруда ярдәм итүче барлык авылдашларына чиксез рәхмәтле. Менә шул бердәмлекнең нәтиҗәсе булып хәзер авылда буыннар бәйләнешен чагылдыручы һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән батыр якташларга рәхмәт һәм тирән хөрмәт билгесе булган һәйкәл балкый. Шул ук вакытта бу бердәмлекнең нәтиҗәсе һәйкәлне ачу тантанасында да ачык күренде – менә бит нинди бәйрәм оештырганнар!

Һәйкәлне ачуда мәртәбәле кунаклар – Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Авыргазы һәм Гафури районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Илгиз Хисамов, район Советы депутаты Василий Федоров, Нагадак авыл биләмәсе башлыгы Раушания Биктимерова катнашып, бу эшнең авыл һәм район тарихында зур әһәмияткә ия булуын билгеләделәр. Шулай ук изге эштә актив катнашучылар район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Һәйкәлне ачу тантанасы Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрү дә очраклы түгел. Биредә Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә яу кырларында башларын салган, җиңү белән кайтып тыныч тормышта яшәп арабыздан киткәннәр рухына изге Корьән аятьләре укылды.
Урындагы һәм күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләре, җыр-моң сөючеләре әлеге тантаналы чара һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт программасы әзерләде. Патриотик рухтагы чарада кунакланың чыгышлары, җырлар, шигырьләр, бүләкләү мәлләре белән үрелеп барды һәм анда катнашучыларның барысына да онытылмас бәйрәм бүләк итте.

Тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була, чөнки аларда хәтер яши. Менә Түбәнге Ләкәнде авылының өлкән буыны шушы һәйкәл яныннан узганда сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Ә яшь буын исә тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын белә, Җиңү белән кайтып, авылның киләчәген төзегән ветераннарны искә ала һәм аларга тирән рәхмәтен җиткерә. Шул ук вакытта һәйкәлләр безгә тыныч тормышның кадерен белеп, һәр мизгелнең мәгънәсен тоеп яшәргә өйрәтә, киләчәк буыннарга юл күрсәтүче үзенчәлекле бер маяк булып та тора. 


Эльвира Ямалетдинова фотолары.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас