+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Җиңү алып кайткан исемнәрне тапшырырбыз килер буынга!

Бүген без зур бәйрәм - Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн Ватаныбызны фашизмнан саклап калган ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерә.Дүртөйле районы халкы әлеге изге бәйрәмне рух күтәренкелеге белән каршы алды. Иртәнге сәгать унда шәһәрнең үзәк мәйданында "Бөек Җиңү мае мәңге йөрәкләребездә" дип аталган театрлаштырылган композиция башланды.

Җиңү алып кайткан исемнәрне тапшырырбыз килер буынга!Җиңү алып кайткан исемнәрне тапшырырбыз килер буынга!
Җиңү алып кайткан исемнәрне тапшырырбыз килер буынга!
Дүртөйле халкын олуг бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм башка мәртәбәле шәхесләр ихлас тәбрикләде.
- Бөек Җиңү өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән яугирләребезнең батырлыклары илебез, республикабыз, районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән уелган, алар белән горурланабыз, бу якты истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру - һәркайсыбызның изге бурычы, - дип ассызыкланды чыгышларда. - Бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау өчен кулларына корал алып махсус хәрби операциядә катнашучы каһарманнарыбызның да җиңү белән кайтырына ышанабыз!

Бәйрәм чараларында яше-карты актив катнашты. Мәктәп укучылары, кадет, полиция сыйныфларында белем алучылар, шәйморатовчылар, "Хәрби туганлык" оешмасы әгъзалары, махсус хәрби операция ветераннары, отставкадагы хәрбиләр тигез сафлар булып бәйрәм парадында узды.

Арытаба шәһәр урамнарын тутырып узучы "Үлемсез полк" агымына кушылып, барча халык Агыйдел елгасы буендагы һәйкәлләр комплексына юл тотты. Биредә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды, Ватанны саклап һәлак булган батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, залплар бирелде.

Бар гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган отставкадагы хәрби диңгезче, бүген Дүртөйле районы хакимияте башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләү буенча киңәшчесе, "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Башкортстан филиалы буенча социаль координаторы Ришат Вәлиев җитәкчелегендә катердан Агыйделгә венок салу тантанасы оештырылды.

Кичке сәгать сигездә исә Дүртөйле районы мәдәният сарае янындагы мәйданда зур бәйрәм концерты көтелә.

Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас