+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җиңү көне белән котлаулар

Русия Президенты Владимир Путин, ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан Башлыгы Радия Хәбиров адресына Җиңү көне белән котлаулар юлладылар.

Җиңү көне белән котлауларҖиңү көне белән котлаулар
Җиңү көне белән котлаулар
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров адресына Җиңү көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне истәлекле, чын мәгънәсендә тарихи вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм.

Батырлык, ихтыяр көче һәм сыгылмас рух көче әтиләребезгә һәм бабаларыбызга Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калырга, нацизмны җимерергә, Европаны һәм дөньяны коткарырга ярдәм итте. Безнең әхлакый, патриотик бурычыбыз - аларның үлемсез батырлыгына лаеклы булу, Русиягә намус белән хезмәт итү.

Сезгә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр юллыйм.

Владимир Путин”.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин котлау җибәрде. Анда болай диелә:


“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Бу дистә еллар дәвамында Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган фашизмны җимергән халкыбызның батырлыгы турындагы истәлек барыбызны да берләштерә. Без 1945 елда азатлык яулаган солдатлар алдында баш иябез, тылда эшләүчеләрнең фидакарьлеген хөрмәт итәбез. Фронтовикларның үлемсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә яши, буыннан-буынга тапшырыла.

9 майда без ветераннарны зур рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез, аларның ныклыгы, фидакарь тугрылыгы безнең өчен үрнәк булып тора. Бүген безнең сакчылар махсус хәрби операция барышында күрсәткән чын батырлык белән дә горурланабыз.

Сезгә һәм якыннарыгызга эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Михаил Мишустин”.

Рсия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан котлау килде. Анда болай диелә:

“Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм!


Быел Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел тула. Без кинохрониканы, нәфис фильмнарны, фронт фотоларын карыйбыз, китаплар укыйбыз һәм исән калганнарны һәм әйләнеп кайтмаганнарны рәхмәт белән искә алабыз.

Еллар узу белән Җиңүебезнең шаһитлары азая, әмма аның турында хәтер яши. Ул бездә - бер-беребезне ничек саклыйбыз һәм Ватаныбызны яклыйбыз.

Бүген дә, сугыш вакытындагы кебек үк, Ватаныбыз сагында торучылар һәм инде әйләнеп кайтмаучылар бар. Безне һәм балаларны батырларча яклаган, тыныч киләчәкне якынайтучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Ышанабыз - без җиңелмәс!

Бәйрәм белән, Җиңү көне белән!

Игорь Комаров”.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас