+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җиңү паркы: кичә һәм бүген

Ул батырлык символы да, Геройларны искә алу урыны да булып тораҖиңү паркы – Уфа шәһәренең Бөек Ватан сугышына, шулай ук Әфганстан һәм локаль сугышларга багышланган зур мемориаль комплексларының берсе. Аның бер өлешен Республика Хәрби Дан музее һәм хәрби техника-экспонатлар тәшкил итә.

Җиңү паркы: кичә һәм бүгенҖиңү паркы: кичә һәм бүген
Җиңү паркы: кичә һәм бүген
Парк башкаланың Орджоникидзе районында Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Көньяк чиге “Лалә-Тюльпан” мәчете биләмәсенә терәлеп тора, төньяктан “Нефтьче” стадионы белән чиктәш. Җиңү паркының мәйданы – 62 гектар.

Уфада Җиңү паркына 1947 елда нигез салынган һәм ул башта “Нефтьче” мәдәният һәм ял паркы дип аталган. Уфа шәһәренең Сталин (Орджоникидзе) районындагы “Нефтьче” мәдәният һәм ял паркында 1947-1980 елларда аттракционнар урнашкан була.

Хәзер Сугышчан дан аллеясе урнашкан урыннарда, “Лалә-Тюльпан” мәчете урынында зур карусель, балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр өчен аллеяләр һәм башка ял урыннары булган. Паркка килүчеләр өчен концертлар һәм мода күрсәтү узган, лекцияләр укылган. Балалар һәм өлкәннәр өчен спорт мәйданчыкларында уеннар һәм ярышлар, шахмат, шашка һәм өстәл теннисы турнирлары үткәрелгән.

1980 елның 8 маенда паркта Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәл ачыла. Ике Советлар Союзы Героена һәйкәл сугышта батырлык күрсәткән солдатның гомумиләштерелгән һәм конкрет образын гәүдәләндерә. Совет халкының фашистлар Германиясен җиңүенең 35 еллыгы уңаеннан төзелгән, хәрби дан һәм үлемсезлек символына әверелгән һәйкәл скульпторлар Лев Кербель, Николай Любимов һәм архитектор Георгий Лебедев тарафыннан иҗат ителгән. Һәйкәл – рядовой Александр Матросов һәм лейтенант Миңнегали Гобәйдуллинның бронза сынлы портретлары беркетелгән 25 метрлы пилон, ә югарыда Алтын Йолдыз сурәте. Пилон итәгендә – солдат сыны. Аның артында плащ-палатка – ялкын, сугыш уты кебек җилферди.

Миңнегали Гобәйдуллин һәм Александр Матросов һәйкәле каршында Мәңгелек ут мемориалы урнашкан. Ул 1980 елда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар истәлегенә барлыкка килә.

1985 елның 9 маенда паркның үзәк аллеясе буйлап Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан байракларны символлаштыручы гранит стелалар куела, аларда Башкортстаннан 278 Советлар Союзы Геройларының һәм Дан орденының 39 тулы кавалерының исемнәре алтын хәрефләр белән языла. Сугышта мобилизацияләнгән һәм һәлак булган якташларыбыз саны күрсәтелеп, Башкортстан шәһәрләренең һәм районнарының атап кителгән исемнәре аерым урын алып тора.

Парк территориясендә урнашкан Республика Хәрби Дан музее 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының фашистлар Германиясен җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан тугыз айда төзелә һәм тантаналы рәвештә 2000 елның 8 маенда ачыла.

2010 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм Советлар Союзы Герое, 275нче полк командиры Таһир Кусимовның бюстлары ачыла. Бюстлар классик кануннарда ясалган. Һәйкәлләрне иҗат итүчеләр – скульптор Владимир Дворник һәм архитектор Дамир Мәгафуров. Һәр бюстның биеклеге 3 метрга якын, ә авырлыгы – 2 тонна.
Уфаның Җиңү паркында легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев җирләнгән.

2014 елда паркта тыныч тормышта һәм сугыш вакытында һәлак булган Башкортстан диңгезчеләренә багышланган мемориаль комплексның бер өлеше буларак су асты көймәсе рубкасы урнаштырылды.

2015 елның 8 октябрендә паркта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы елында тыл хезмәтчәннәренә монумент ачылды. Ул берничә төп элементтан тора: җиде бронза фигурадан торган скульптура төркеме тыл хезмәтчәннәренең төп һөнәрләрен символлаштыра. Барельефлы стелада Башкортстан Бөек Ватан сугышы елларында фронтка җибәргән продукция – авиация двигательләре, корыч, нефть, азык-төлек сурәтләнгән.

2024 елның 9 маенда Уфаның Җиңү паркында, республика Хәрби Дан музее янәшәсендә батыр якташыбыз Гази Заһитовка һәйкәл ачылды.

Бүген Җиңү паркы мемориаль комплекс, совет халкының немец-фашист оккупантларын Бөек Җиңү символы һәм үз гомерләрен кызганмаган геройларны искә алу билгесе булып тора.

Уфада Җиңү көне уңаеннан үткәрелүче төп тантаналар 9 майда Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә, Җиңү паркының мемориаль комплексында Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлана.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас