Борай районыннан да 12 мең кеше илне дошманнардан сакларга китә. Шуларның 7 меңе туган якларына исән-имин әйләнеп кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сәхиб Майскийга, Әхмәт Закировка, Таҗетдин Гыйләҗетдиновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Кузбай авыл Советыннан фронтка 676 кеше китә. Аларның 326сы һәлак була, 149ы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөрде.
Ил өстенә килгән зур сынауны җиңүгә илебездәге һәр гаиләнең өлеше керде, кайгы җиле бер капканы да, бер ишекне дә шакымый калмады. Күп якташларыбыз яу кырында ятып калса да, яңа төзелгән һәйкәл-обелискларга исем-фамилияләре язылгач, җаннары туган җиргә кайтып, тынычлык тапкандыр, иншаллаһ. Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә районыбызның күп авылларында һәйкәлләр төзелде, быел да яңалары ачылды һәм ачылачак.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яугирләрнең исемлекләре тулыландырылып, фотолары, туган еллары, сугыш юлы турында мәгълүматлар туплау дәвам итә.
Бүгенге көндә Кузбай авыл Советында, әйтеп үтүемчә, бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны – бәхетен туган авылында тапкан, сугыш турында хатирәләр, истәлекләр саклаучы, авылдашларына файдалы киңәшләрен бирергә ашыгучы, күкрәге тулы медальләрен чыңлатып, барлык мәдәни чараларда катнашып, аларның мәртәбәсен күтәрүче мөхтәрәм Заһит абый Әхтәриев яши. Аның күкрәгендәге орден-медальләрен күргәч тә, безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләр буыны вәкиленә карата күңелдә рәхмәт хисләре уяна. Аның исем-фамилиясе башка якташларыбызның исемнәре белән беррәттән “Алар җиңеп кайттылар” китабында мәңгеләштерелгән.
Туган илне, изге җирне дошманнардан саклау ир-егетнең бурычы икәнен Заһит абый Әхтәриев кечкенәдән белеп үсә. Ул 1926 елның 10 июлендә Кодаш авылында Фатыйма апа һәм Рәхимҗан Әхтәриевларның күпбалалы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. 5нче сыйныфны Калтасы районының Күгәрчен авылында укый, ә алтынчы сыйныфны Борай мәктәбендә тәмамлый. 1939 елда әтисенең апасы Заһит абыйны Кемерово өлкәсенең Белово шәһәренә алып китә. Ул вакытта авыл баласы урысча белмәгәнлектән, 7нче сыйныфка бер ел үткәч кенә керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, шәһәр җирендә дә яшәү авырлашкач, Заһит абый туган якларына кайта. Бу вакытта әтисе белән олы абыйсы Хәкимҗан Бөек Ватан сугышында була инде. Әтисе Җиңү яулап туган якларына кайта, ә менә Хәкимҗан 1943 елда 20 яшендә Курск дугасындагы алышларда батырларча һәлак була.
Тылда да Бөек Җиңүне якынайту өчен халык бөтен көчен сала. Заһит абый да, авылның башка егетләре кебек, җиң сызганып, хезмәт сала. Ул вакытта әнисе карамагында өч бала һәм зурәниләре була. Сабан сөрү, печән чабу белән беррәттән, Аскын районында агач кисү эшләрендә дә катнаша ул, өлкән яшьтәге кешеләргә бирелгән норманы әле беләге ныгып бетмәгән үсмер егет тә үти.
1943 елның 16 ноябрендә буе 149 сантиметр, авырлыгы 45 килограмм булган 17 яшьлек Заһит абыйны Кодаш авылыннан – биш, Кузбайдан дүрт егет белән бергә Ерак Көнчыгышка, Япония чикләренә озаталар. Сугыш елларында Ватаныбыз өчен башын салган 75 кешене туганнар каберлегендә җирләүне ачынып искә ала бүген ветеран. Ул япон самурайларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен “Кореяны азат иткән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, юбилей медальләре дә бихисап аның.
1950 елда Заһит Әхтәриев туган якларга кайта. Шул ук елны Нәфисә исемле яшь, чибәр кызга өйләнә, алар гаиләсендә акыллы, тәрбияле, эш сөючән, белемле ике кыз һәм ике ул үсә.
Сугыштан соң Заһит Рәхимҗан улы тыныч тормышта хезмәт юлын дәвам итә, аңа җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшыралар. Кузбай авылы кулланучылар җәмгыяте башлыгының сәүдә буенча урынбасары булып эш башлый, ике елдан соң җәмгыятьнең рәисе итеп билгеләнә. 1955 елда КПСС сафларына керә һәм дүрт ел Чиләбедә Совет-партия мәктәбендә укый, партиянең район комитетына инструктор итеп тәгаенләнә. Арытаба Заһит абый көнкүреш хезмәтләндерү комбинаты директоры, Кузбай авыл Советы рәисе булып хезмәт сала. Лаеклы ялга чыкканчы җиде ел Карл Маркс исемендәге колхозда агроном булып эшли.
Әле дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, Заһит Рәхимҗан улы һич кенә дә тик торырга яратмый: бакчасында җиләк-җимеш үстерә, йорт тирәсен төзекләндереп тора. Авылдашларына акыллы кинәшләрен бирә, авыл мәчетенә йөри, яшьләрне һәр эшнең серенә, җаена төшендерә. Төрле очрашулар үткәргәндә, аның сугыш хатирәләрен йотлыгып тыңлыйбыз. 2015 елда хөрмәтле ветераныбыз 90 яшьлек юбилеен Борай авылы кафесында балаларын, туганнарын, оныкларын, авылдашларын, дусларын җыеп үткәрде. 95 яшьлек юбилеен яшәгән өендә район хакимиятеннән килгән кунаклар, туганнары, оныклары, күршеләре белән үткәрде.
Ветераныбыз бүгенге көндә дә сафта. 20 февральдә аңа Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды. 23 февральдә Ватанны саклаучылар обелискына чәчәкләр салуга килде, авыл китапханәсендә укучы балалар белән очрашып сөйләште, фотога төште.
Районыбызда “Мәңгелек ут” фестивале старт алган көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит абыйның фестиваль символын Борай авылы хакимияте башлыгы Тимур Әгъзамовка тапшыруы бик дулкынландыргыч һәм истәлекле булды.
Заһит абый дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын лаеклы үткән. Сугыш үткән урыннарда аның да батырлык эзләре уелып калган. Без көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел ветераныбыз Заһит Әхтәриев белән горурланабыз һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, аңа ныклы тазалык, шатлыклар, бәхетле картлык телибез.
Рәхмәт сезгә, Заһит абый! Бөек Җиңүдә Сезнең өлешегез чиксез!
Роза Габделхакова.
Борай районы,
Кузбай авылы.
Автор фотосы.