+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Легендар дивизиянең байрагы реставрацияләнде

Мәскәүдә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең Кызыл байрагы реставрацияләнде. Республика Милли музеенда сакланган Бөек Ватан сугышы ядкәре Җиңү көненә экспозицион рәвешкә китерү өчен узган елның декабрендә реставрациягә җибәрелгән иде. Шушы көннәрдә байрак туган якка кайтты.

Легендар дивизиянең байрагы реставрацияләндеЛегендар дивизиянең байрагы реставрацияләнде
Легендар дивизиянең байрагы реставрацияләнде

Аның тулы исеме – БАССР Югары Советы Президиумыннан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә байрак. Бу сугышчан Кызыл байрак түгел, ә шефлык әләме. Сугыш вакытында яңа милли хәрби берләшмәләр өчен байраклар ясап өлгерә алмыйлар, шуңа күрә аларны шефлык белән фронтка җибәрергә карар кылынган.
Ике яклы байрак баштан ук ефәк репстан эшләнгән. Байракның ике ягында да урыс һәм башкорт телләрендә “112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә БАССР Югары Советы Президиумыннан. Немец оккупантларына үлем” дип язылган, шулай ук Башкорт АССРының гербы сурәтләнгән.


– Бу байракка инде 80 елдан артык, һәм аңа, әлбәттә, реставрация кирәк иде. Республика җитәкчелеге ярдәмендә без аны Җиңүнең 80 еллыгына тормышка ашырырга булдык. Нәкъ менә шушы Кызыл байракны 1942 елда Миңнегали Шәйморатов сугышка китәр алдыннан байрак группасына тапшыра. Аны атаклы Дебальцево рейдыннан алып чыкканнар, – ди музейның баш саклаучысы Зилә Нигъмәтуллина. – 1945-63 елларда байрак Мәскәүдә, Кораллы Көчләрнең Үзәк музеенда саклана. Сугыштан соң анда барлык байраклар тапшырыла. Аннан соң Уфага “Бик яшерен” грифы астында кайтарыла.


Берникадәр вакыт байрак музейга килүчеләргә күрсәтелә, әмма вакыт узу белән ул экспозицион кыяфәтен югалта һәм запасникларда саклана. Ул халыкка Җиңү көне алдыннан һәм музейлар төнендә генә күрсәтелә. Калган вакытта килүчеләр аның күчермәсен күргән.


Байрак җитди реставрация таләп итә. Аны яңарту өчен Грабарь исемендәге Мәскәү Бөтенрусия сәнгать фәнни-реставрация үзәгеннән дөнья дәрәҗәсендәге белгечләр сайлана. Реставрация чаралары 15 пункттан торды, шул исәптән фотофиксация, демонтаж, чистарту һәм тукыманы ныгыту. Реставрация байракның гомерен тагын 50-70 елга озайтачак.


9 майдан легендар байрак музейның Миңнегали Шәйморатов исемендәге залында даими экспозициядә булачак.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас