“Хөрмәтле иптәшләр! Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!
1945 елның 9 мае дөнья тарихына совет халкының тиңдәшсез батырлык, бердәмлек һәм рухи көч символы буларак мәңгегә керде.
Без фронтта сугышкан яугирләрр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, каты сынаулар үткән, фидакарь хезмәте белән Бөек Җиңүне яулаган һәркем алдында баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, киләчәк буыннар өчен үрнәк булып торачак.
Безнең изге бурычыбыз - тынычлыкны саклап калу һәм фашизмның яңадан башын күтәрүенә юл куймау. Нәкъ менә шуңа күрә бүген илебезне яклауга оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз басты. Без нык ышанабыз: «Безнең эшебез хаклы - Җиңү безнең якта булачак!»
Сезгә нык сәламәтлек, җан җылысы, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Бөек Җиңү көне белән!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров”.
Фото: glavarb.ru