+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

9 майда Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдыРадий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан Башлыгы Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, скульптура композициясе Республика көнендә, 2022 елның 11 октябрендә ачылды. Ул 112нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерен биргән барлык ватандашларга багышланган.

Тантанада Русия Геройлары, махсус хәрби операция һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Тантаналы тезелештә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомум белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Ватанны саклаучылар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас