

Кунак трибуналарында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары катнашты.
Тантанада катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
-1945 елның 9 мае - халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы символы. Аның бердәмлеге, батырлыгы һәм ныклыгы. Без бүген хөрмәтле ветераннарга баш иябез. Сезнең фронттагы батырлыкларыгыз, тылдагы фидакарь хезмәтегез - безгә һәм киләчәк буыннарга лаеклы үрнәк. Без Ватан өчен гомерләрен биргән барлык геройларны хәтерлибез. Аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез. Аларга мәңгелек дан! – диде ул.
Һәммәсе дә Ватан өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
- Бүген, 80 ел элек кебек үк, безнең халык нацизмга каршы көрәш алып бара. Башкортстан янә җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Безнең армия, Башкортстан хәрби берләшмәләре - Русия калканы һәм кылычы. Биредә куелган җиңелгән НАТО техникасы Ватан чикләрен саклаучы гаскәребезнең какшамас рухын сындырырлык көч булмавын һәм булмаячагын искәртеп тора, - диде республика җитәкчесе. - Без җиңүчеләр буыны безгә васыять иткән бердәмлек белән көчле. Һәм нык ышанабыз - безнең эшебез хак! Җиңү безнең кулда булачак!
Полковник Ринат Латыйпов командалык иткән парадны Башкортстан хәрби комиссары, Уфа территориаль гарнизоны җитәкчесе полковник Михаил Блажевич кабул итте. Ленин исемендәге мәйдан буйлап строй адымы белән 31 парад расчеты узды – Уфа гарнизоны хәрбиләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар – «Башкортостан» мотоукчылар полкы сугышчылары, Уфада урнашкан көч структуралары учреждениеләре хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, курсантлар һәм уку йортлары кадетлары.
Тантаналы узышта беренче тапкыр полиция һәм Шәйморатов сыйныфларының, ВДВ ветераннарының һәм казакларның парад расчеты катнашты. Аннары Октябрь проспекты буйлап Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы һәм Уфа гарнизонының заманча машиналары колоннасы узды, ә Уфа өстеннән күктә «Первушино» кече авиация аэродром комплексының демонстрацион күрсәтү төркеме очты. Чараны «Катюша» һәм «Җиңү Көне» җырларын, шулай ук Җиңү вальсын башкарган иҗат коллективлары тәмамлады.
Тантаналы өлештән соң республика Башлыгы Радий Хәбиров парад расчетлары командирлары һәм чараның хөрмәтле кунаклары – Бөек Ватан сугышы һәм кораллы низаглар ветераннары белән аралашты. Төбәк җитәкчесе шулай ук Уфага махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән трофей техникасы, корал һәм экипировка үрнәкләре белән танышты.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә республиканың Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешен ассызыклады.
- Русия Президенты үз указлары белән шәһәрләребез – Уфа һәм Ишембайга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирде. Без Ишембайда шундый стела урнаштыру өстендә эшлибез. Бу безнең нефтьчеләрнең казанышларын тану. Шулай ук без Белоретка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүгә заявка әзерлибез. Белорет металлургия комбинаты Бөек Ватан сугышы елларында фронт ихтыяҗлары өчен югары сыйфатлы корыч китерде, - диде Радий Хәбиров. – Башкортостан - илнең терәк төбәге. Дәүләт башлыгы безнең республика турында һәрвакыт җылы сөйли. Бу зур горурлык һәм шул ук вакытта җаваплылык.