Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров картәтисе - фронтовик Барый Латыйп улы Хәбировның портретын “Үлемсез полк” колоннасында күтәреп барды, аны армиягә 1941 елның августында чакырганнар. Ул 206нчы аерым линияле элемтә батальонының телеграф-төзелеш ротасы составында хезмәт иткән, яраланган, медальләр, шул исәптән “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнгән.
“Үлемсез полк” акциясе Уфада уникенче тапкыр узды. Йөрештә катнашучылар 6 километр озынлыктагы маршрут буенча үтте.
Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров “Үлемсез полк” халык хәтеренең мөһим өлеше булып кала һәм республика халкы өчен берләштерүче роль уйный, дип ассызыклады.
- Һәр кешенең үз герое – картәтисе, әтисе бар. Һәм без бу акциядә катнашканда, аларны искә алабыз. Әйтерсең лә, без аларга хәтер һәм рәхмәт сигналлары җибәрәбез - бу үткәннәр белән берләшү мизгеле, - дип билгеләде республика җитәкчесе.
2025 елда акция әлеге форматта уза. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу җитди әзерлек, һәм иң мөһиме - халыкның фикерен исәпкә алу аркасында мөмкин булды.
- Хәл гади түгел - барлык хезмәтләр, бигрәк тә көч структуралары хезмәткәрләре актив эшли. Хәтта көнкүреш детальләрен дә уйларга кирәк, йөрештә меңләгән кеше катнаша бит, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Җиңүнең 80 еллыгы - үзенчәлекле дата. Без анализ ясадык, һәм билгеле булды - кешеләр чыннан да бу акцияне сагындылар. Алар сугыштан кайтмаган туганнарына үзләренең мәхәббәтләрен һәм ихтирамнарын белдерәләр.
Фото: glavarb.ru