

Бүздәк районының Якуп авылында яшәгән картәтиебез Мәгъсүм Фәйрузов фронтовик иде, 95 яшендә фани дөньядан китте. Аның турындагы якты истәлекне бик кадерләп саклыйбыз. Ул сугыш турында сөйләргә яратмады. Өйләренә кунаклар җыелып, берәрсе: “Ну, бабай, сөйлә әле, ничек итеп сугыштың, орден-медальләрең бихисап!” – дисә, ул бәйләнчек чебенне куган кебек, кулын селтәп кенә куя да сүзне башкага бора иде. Ләкин кайчакта, бигрәк тә май кичләрендә, телевизордан хәрби фильмнар күрсәткәндә, тынып кала, һәм аның күз карашы уйчанлана, күрәсең, хәтерендә дарылы сугыш кырларын яңарта иде. Менә шундый фильмнардан соң ул, ачылып китеп, сугыш турында бераз сөйләп ала иде.
– И, балалар, сугышның аның бер романтикасы да юк, танк узып китә, артыннан адәм балаларының гәүдәләре канлы ит өеме булып кына кала, – дип көрсенгәне бүгенгедәй хәтердә.
Ул – бөтен сугышны узган, Курск дугасы җәһәннәмендә булган кеше. Беләгендә һәм аягында снаряд кыйпылчыкларыннан калган тирән яралары бар иде. Картәниебез әйтүенчә, йөрәк янында да табиблар алырга ярамый дип калдырган кыйпылчыкны гомеренең ахырына кадәр йөрткән. Бу кыйпылчык сугыш турындагы хәтер кебек бит. Аны йөрәктән йолкып алып, онытып булмый.
Картәти сугышны искә төшерергә яратмый, ә менә Бөек Җиңү көнен һәрчак көтеп ала, бу көнне иртән үк шифоньердан кунакка гына кия торган пинжәген чыгарып, авыл клубында үтәчәк тантаналы җыелышка барырга әзерләнә, орден-медальләрен төзәткәндә, куллары калтырап китә, ә җетелеге уңа төшкән зәңгәр күзләре дымланып-дымланып ала иде.
Ул безгә гади нәрсәләрнең – яңа пешкән хуш исле җылы икмәкнең, тыныч хезмәтнең, имин тормышның кадерен белегез, ди торган иде. Оста умартачы булган картәтиебез озак һәм мавыктыргыч итеп бал кортларының тормышы, аларның зур гаиләсенең ничек тырышып дөнья көтүе, һәр әгъзасының үз бурычлары булуы турында сөйләргә ярата иде.
Без кечкенә чакта ул берчак җитәкләп мәктәп ихатасындагы спорт мәйданчыгын күрсәтергә алып барган һәм чыр-чу килеп уйнаучы бала-чагага сөенечле карап: “Барлык сабыйлар бәхетле булсын, сугыш күрмәсен”, – дигән иде.
Хәзер ул арабызда юк, ләкин гаиләбез тарихына аның исеме алтын хәрефләр белән уелган, аз санлы фотосурәтләрен, фронттан килгән хатларын (алар кыска, аларда бернинди зарлану юк, бары хәл белешү һәм: “исәнмен, сугышабыз” дигән юллар гына), иң зур бәйрәмнәрдә кия торган пинжәген кадерләп саклыйбыз.
Әйе, 9 Май аның өчен һәрвакыт изге көн булды. Бу көнне ул хәтта яшәреп тә киткәндәй тоела иде. Һәрвакыт экономияле булган бабай, кибеткә барып, күп итеп бәйрәм күчтәнәчләре төяп кайта иде.
Ул аз сүзле иде, әмма намуслы тормышы, изге эш-гамәлләре белән безгә һәрчак яхшы үрнәк булды. Бүген, еллар узгач, мин аның безгә, оныкларына нинди кыйммәтле сабаклар калдырганын бөтен тулылыгында аңлыйм. Картәтиебез беркайчан да ватанпәрвәрлек турында кычкырып йөрмәде, әмма аның илгә тугрылыгы какшамас иде. “Ватан – гомер кичергән җир генә түгел, ул – хәтер, зур җаваплылык та, Ватанга мәхәббәт – көндәлек тырыш хезмәт тә, аңа хәвеф янаганда, кулыңа корал алып якларга әзерлек тә”, – ди торган иде.
Намуслылыкны барыннан да бигрәк өстен куйды ветераныбыз. “Татлы ялганга караганда, ачы хакыйкать яхшырак”, – дип кабатлады ул. Һәр сүзебез өчен җавап бирергә, дусларыбызга хыянәт итмәскә һәм һәрвакыт вәгъдәбезне үтәргә өйрәтте.
Сугыштан соң коточкыч җимерек хәлдәге илебезне тергезүгә ул, миллионнарча ватандашларыбыз кебек, үз өлешен кертә, портреты һәрчак колхозның Мактау тактасында эленеп торды. Безгә: “Ялкаулык – кешенең дошманы. Бүген эшләргә мөмкин булганны бүген эшлә, иртәгәгә калдырма”, – дип сеңдерде.
Орден-медальләре булуга кара-
мастан, картәтиебез беркайчан да батырлыклары белән мактанмады. “Чын геройлар сугыш кырында калды”, – ди иде. Ул безне кешеләрне вазыйфасына карап түгел, ә гамәлләре өчен ихтирам итәргә, көчсезләргә ярдәм күрсәтергә өйрәтте.
Сугышның барлык дәһшәтен кичкән картәтиебез гомере буе яхшылыкка ышанып яшәде, саф күңелле булды. “Явызлык мәңгелек түгел, – диде ул. – Изгелек һәм гаделлек һәрвакыт җиңә”.
Сугышта күп кенә якыннарын югалткан ветераныбыз гаиләсен аеруча кадерләде. “Туганнар – сезнең ныклы тылыгыз, – диде ул. – Бер-берегезне саклагыз”.
Вакыт аяусыз. Бүген ветераннар саны бик азайды, ә аларның сабаклары тагын да кыйммәтрәк була бара. Хәзер безнең, җиңүчеләр буыны белән аралашу насыйп булганнарның бурычы – бу сабакларны, хатирәләрне балаларга һәм оныкларга тапшыру.