Башкортстанлылар да партизаннар һәм подпольщиклар сафында дошман тылында сугышкан.
1941 елның ахырына дошман тылында 90 меңнән артык кешене берләштергән 2 меңнән артык партизан отряды, шулай ук күпсанлы сугышчан төркемнәр көрәш алып бара. Партизаннар сугышының иң эре үзәкләренең берсе Белоруссия була. Партизан отрядлары составында Башкортстанның йөзләгән батыр улы да фидакарь сугышкан.
Даян Баян улы Мурзин – герой-разведчик, партизаннар хәрәкәтендә легендар “кара генерал”. Даян Баян улы Мурзинның партизан отряды Словакия һәм Моравиядә, Бескид таулары тирәсендә хәрәкәт иткән. Бөек Ватан сугышы елларында Даян Баян улы җитәкчелегендә йөздән артык хәрби операция үткәрелгән, дошманның 5 меңнән артык солдаты һәм офицеры, 200гә якын танкы һәм автомобиле юк ителгән, 60 тимер юл составы кыйратылган, 86 тимер юл күпере шартлатылган. Геройның башы өчен Гитлер 2 миллион марка билгеләгән булган. Бу вакытта әле “кара генерал”га 20 яшь тә тулмаган була. Даян Баян улы Мурзин – Советлар Союзының күп кенә орденнары кавалеры, Чехословакиянең милли каһарманы, Чехословакиянең уналты һәм Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе. Сугыштан соң Даян Баян улы прокуратура һәм эчке эшләр органнары системасында эшли.
Вафа Мостафа улы Әхмәдуллин – Словакия милли восстаниесендә актив катнашучы, “Югары Татры” партизан отрядының легендар командиры.
1944 елның сентябреннән 1945 елның февраленә кадәр отряд партизаннары 36 хәрби операция үткәрә. Аларның уңышына командирның югары сугышчан күнекмәләре, урындагы халыкның ярдәме булышлык итә. Отрядның гамәлләре вермахтның өч тулыканлы полкы эшчәнлегенә тулысынча чик куя.
Польшадагы партизан хәрәкәтенең актив катнашучысы хәрби очучы А. В. Кузнецов була. Ике ел дәвамында Италиядә А. В. Коляскин җитәкчелегендәге партизан отряды фашистларга каршы сугыша. Франциядә партизан отрядларында Мөҗдәбә Гәрәй улы Шаһиев сугышкан. Бухенвальд лагеренда яшерен бригада белән подполковник Бакый Гатаулла улы Нәзиров (Бухенвальдтагы восстание җитәкчеләренең берсе) җитәкчелек иткән.
1941 елның сентябрь-октябрь айларында илдә комсомолларны десант частьларына беренче сайлап алу уза. Безнең республикадан 2775 комсомол һава-десант гаскәренә алына. Башкортстанның комсомол-десантчыларының зур төркеме Карелиядәге дошман тылына күчерелә, анда күп алышларда катнаша.
Зөһрә ИСЛАМОВА.