

Бөек Ватан сугышы ХХ гасырның иң җимергеч һәм дәһшәтле, канкойгыч һәм фаҗигале вакыйгаларының берсе булып тора. Миллионнарча кеше һәлак булган, бик күп вакыйгалар халыклар хәтереннән бүген дә җуелмый. Шул ук вакытта бу коточкыч елларда серле һәм сәер хәлләр дә теркәлгән, алар бүгенге көнгә кадәр күпләрдә кызыксыну уята һәм сораулар тудыра. Түбәндә без шундый фактларны туплап бирергә булдык, алар сезгә дә кызыклы булыр дип өметләнәбез.
1. “Катюша” ни өчен Катюша? Катюша – фашистик Германия белән алышта безнең җиңүебезнең һәм куәтебезнең символы. Ул – залп утының реактив системасы, үзенең дошман өчен үлемечле төгәллеге белән дан казанган, нацистларның котын алган коралыбыз. Ләкин аның ни өчен нәкъ менә шулай аталуы әлегә чаклы билгесез булып кала.
Кайберәүләр аны сугыш алдыннан бик киң таралган легендар “Катюша” җыры белән бәйли, икенчеләр фикеренчә, ул вакытларда нәкъ менә шушы хатын-кызлар исеме бик популяр булган. Ничек кенә булмасын, бу дәһшәтле коралның атамасы чыганагы төгәл генә әле дә билгеле түгел.
2. Кызыл Армиянең агентлары. Кызыл Армиянең кайбер хәрби операцияләре турындагы мәгълүматлар әле дә сер итеп саклана. Алар арасында, әлбәттә, совет армиясенең агентлары, аларның хәрби операцияләрне оештыруы һәм катнашуы, алар уйнаган роль турында. Бу агентларның чит илләр кешеләре булуы турында бераз билгеле, ләкин төгәл исем-фамилияләре 80 ел үткәч тә һаман да билгесез булып кала.
3. Сәнгать әсәрләрен коткару. Сугыш елларында нацистлар басып алынган территорияләрдәге сәнгать әсәрләрен күпләп талый. Шул ук вакытта кайбер хәзинәләрне саклап калуның берничә соклангыч һәм гаҗәеп тарихы билгеле. Мәсәлән, Эрмитажда сакланган, тулысынча гәрәбәдән ясалган, музейның иң кыйммәт экспонатларыннан берсе саналган киң билгеле песи сыны. Куркыныч яный башлагач, ул Ленинградтан эвакуацияләнә һәм блокада вакытына хәвефсез урында яшереп тотыла, ә кайда икәнлеген әле дә беркем дә белми.
Шулай ук Петергоф сараеннан да бик күп сәнгать әсәрләрен коткару операцияләре оештырыла.
4. Алтын поезд. Икенче Бөтендөнья сугышының иң билгеле легендаларының берсе, имеш, Польша территориясендә яшерелгән алтын поезд белән бәйле. Легендага ярашлы, нацистлар бу поездны алтын, төрле кыйммәтле металлар, башка асылташлар тутырып төягән булган, ләкин Германиягә озатырга өлгермәгән, ә аның кайда яшерелгән булуы сер итеп сакланган.
Әлеге поездның кайда булу ихтималлыгы турында бәхәсләр һәм аны табарга тырышулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Кайберәүләр фикеренчә, андый поезд беркайчан да булмаган, башкалар исә аның кайчан булса да табылачагына өметен өзми.
5. “Вильгельм Густлофф” лайнеры фаҗигасе. “Вильгельм Густлофф” лайнеры ул заманда иң зур пассажир судносы була һәм сугыш вакытында халыкларны эвакуацияләүдә файдаланыла. Ләкин аның тарихы фаҗигале тәмамлана. 1945 елның февралендә Гданьсктан кешеләрне эвакуацияләгән вакытта суднога совет суасты көймәсе һөҗүм итә һәм ул батырыла.Төрле фаразлар буенча, бу фаҗига нәтиҗәсендә 5тән 9 меңгә кадәр кеше һәлак була. Корбаннарның төгәл саны һәм фаҗиганең тәгаен сәбәпләре әлеге вакытка кадәр билгесез булып кала.
6. Кодлар һәм шифрлар. Сугыш елларында яшерен мәгълүматны тапшыру өчен төрле кодлар һәм шифрлар файдаланыла, әмма аларның күбесе әле дә ачылмаган булып кала. Мәсәлән, “Ленинград” коды һаман сер итеп саклана. Кайберәүләр фикеренчә, ул шәһәрне блокададан саклаганда уйлап табылган булган. Ә менә фронт эфирында татарча шифр кулланылуы турында күпләр белмидер дә әле!1942 елда Новгород өлкәсенең Яңа Рамушево пункты янындагы һөҗүм вакытында 133нче һәм күрше 151нче бригадаларның ике батальоны төп көчләрдән аерылып кала. Аларга махсус бурыч куела: төп көчләр килеп җиткәнче позицияне сакларга! БДУның булачак беренче ректоры, ул чакта бригада комиссары Шәйхулла Чанборисов, немецларның радиоэфирда безнең бөтен идарә командаларын укып баруын белү сәбәпле, Баш штабтан ашыгыч боерыкларны (яңа шифр уйлап утырырга вакыт юк, һәр минут кадерле!) татар телендә бирүгә рәхсәт сорый: “Алар татар телен белми, ә боерыкны аңлаучы татар солдатлары һәм татар телеграфист-радисткалары теләсә кайсы частьта бар!” – ди ул.
Менә шулай итеп, БДУның булачак беренче ректоры, милләттәшебез, Бүздәк каһарманы, курку белмәс комиссарның тапкырлыгы һәм туган телебез ярдәмендә берьюлы ике батальон яудан исән-имин чыга.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).