+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 Май 2025, 05:54

Парлы фронтовиклар

Хөрмәтле якташларым Мөнәвәрә һәм Тәлгать Нәгыймовлар яу кырында да, тыныч тормышта да һәрвакыт алгы сызыкта булдылар.  

Парлы фронтовикларПарлы фронтовиклар
Парлы фронтовиклар

Белмим, мондый парлар республикабызда тагын булдымы икән?! Әмма Бишбүләк районында бар иде. Мин аларны бүген дә горурлык хисе белән искә алам. Тәлгать Нәгыймов бер гаиләдән 3 бертуганы – Хәсән, Хөсәен, Ногман белән фронтка киткән. Ни кызганыч, шуларның өчесе дә сугыш яланында ятып кала. Тәлгать ага туган авылы Кыңгыр-Мәнәвезгә исән-имин кайтып җитмәсә, ялгыз әнкәй башлары бу кайгы-сагышлардан нишләр иде икән?! Кара кайгы белән мөлдерәмә тулган сабырлык касәләре вакыт-вакыт чайкалып түгелә бит ул.

Бәгырь ите булган кадерле өч баланың кара кайгысын Сара әби йөрәге аша ничекләр генә үткәргән дә, Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сабырлыклар биргән икән?! Ачлыкларга да, юклыкларга да тәмам түзгән бөек Ана кәлҗемәнең, кара икмәкнең соңгы сыныгын нарасыена биргән дә, үзе урак урырга киткән. Бәхеткә, ярый әле сугыштан яраланып булса да Тәлгате кайткан. Ә бит аны – каты яраланган, яшәргә өмет чаткылары сүнгән капитанны туган авылына ике солдат носилкада кайтаралар. Сара әби: ”Шушы баламны булса да терелтә алсам, күңелем бераз тынычланыр иде”, – дип Бөек Көч каршында ялваргандыр, мөгаен. Кем белә, бәлки, аның изге теләкләрен фәрештәләр ишетеп, каты яралы фронтовикка көч-хәл, яшәү дәрте биргәндер. Газиз әнисе Сара әбинең өлеше дә бәһалап беткесез. Ни дисәң дә, Тәлгать абыйны җәй буена туган якның хуш исле, шифалы үләннәре белән догалар укып дәвалый. Тырышлык бушка китми. Сугыш яланында чыныгу алган офицер акрынлап савыгуга бара һәм терелә. Ана кеше өчен моннан да зур сөенеч бармы?!


Шулай итеп, батыр сугышчы-командирга Бөек Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне туган авылы Кыңгыр-Мәнә­вездә ишетергә һәм әлеге истәлекле зур бәйрәмне фронттан яраланып кайткан авылдашлары, туганнары, дуслары арасында каршыларга насыйп була. Билгеле, җыр-моңга сусаган фронто­вик­ның куллары ирексездән гармунга үрелә. Тәлгать ага тальянның телләрен моңга манып авыл көйләрен ихлас суза. Җырлаучылар да, биючеләр дә табыла. Бу көнне олы шатлыктан бөтен авыл шау-гөр килеп бәйрәм итә.


...Тәлгать Нәгыймов 1941 елда өч бертуганы белән армиягә алына. Тәүдә аны Сталинград фронтының минометчылар полкына җибәрәләр. Бу хакта ул 13 яше тулмаган оныгы Зөһрәгә сөйләгән булган. Тәлгать ага үткән сугыш юллары хакында төгәл генә билгеле түгел. Шунысы мәгълүм: Тәлгать Нә­гыймовка Сталинград янында фельдмаршал Фридрих Паулюс дивизиясенең камалышта калуына һәм аның әсирлеккә төшүенә шаһит булырга туры килә. Соңрак минометчылар ротасы үзләре дә камауда кала. Капитан Нәгыймов ротасының күпче­лек сугышчылары үзләре­нең үҗәтлеге, чыдамлылыгы, дөрес карар кабул итүе нәти­җәсендә исән кала. Билгеле, командир һәрвакыт үзенең сугышчыларына үрнәк күрсәтер­гә, алгы сызыкта булырга тиеш. Чын коммунист, кыю офицер шулай эшли дә. Тәлгать Тәмер­бәк улы бик авыр бер мәлдә шундый карарга килә – полк байрагын коткаруны үз өстенә ала. Байракны тоткан һәм уң кулы каты яраланган килеш Идел елгасын көч-хәл белән йөзеп чыга. Әмма полк байрагын ничек тә кулыннан ычкындырмый, аны коткарып кала. Бу искиткеч тәвәккәллеге һәм зур батырлыгы өчен капитан Нәгый­мов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Әлеге зур бүләк отставкадагы каһарман офицерны 1966 елның 24 сентябрендә генә эзләп таба. Ул вакытта каты яраланган капитанны шунда ук хәрби госпитальгә урнаштыралар. Җәйге күчмә госпитальдә аның кулында гангрена башлана. Табиблар офицерга кулын ам­путацияләү турында тәкъдим ясый. Яугир Тәлгать Нәгыймов шунда: “Ул миңа кирәк әле”, – дигән. Кулсыз калса, туган авылына кайткач, егет-кызларны ничек биетер дә, ничек үзешчән концертларда катнашыр иде икән? Заманында (1986 елда) Тәлгать аганы Бәләбәй шәһәрен­дә үткәрелгән “Уйна, тальян гармун!” төбәк бәйрә­мендә катнашып, призлы урынны яулаган диләр. Уң кулы булмаса, йөрәкләрне җилкеткән авыл көйләрен, шулай ук күренекле шәхес­ләребез фронтовик Гомәр Бәширов белән Сара Садыйкова иҗат иткән “Җидегән чишмә”не үзе утырткан алма бакчасында моңланып уйный алыр идеме икән?!


Тәлгать ага озак еллар мәктәптә укытучы булып эшлә­де. Ул Стәрле­тамак дәүләт педагогия институтының көндезге бүлеген 41 яшьтә тәмамлаган. Икенче төркем сугыш инвалиды 160 чакрым араны мотоциклда җилдереп барган. Бу үзе генә дә – зур тә­вәккәллек.
Шәхсән үземә Тәлгать Тә­мер­бәк улында тарих буенча белем алуым бик тә кадерле. Укытучы, запастагы капитан дәрескә 23 февральдә яисә 9 май алдыннан зәңгәрсу кителен киеп килә иде. Түшенә Кызыл Йолдыз ордены тагылган булыр иде. Без, укучылар, сугыш юллары хакында кызыксынсак та, ул бу турыда иркен­ләп сөйләргә яратмады. Сугыш ветераны­ның талгын гына дәрес аңлатуын йотлыгып тыңлый идек.
Мәктәптә үткәрелгән бәйрәм­нәрдә гармунчы Тәлгать Нәгый­мовның дәртләнеп уйнавына, гадәттә, кызлар биергә төшә торган булган. Шулар арасында хәрби формадагы, хром итектәге, үзе сөйкемле, үзе чибәр кызның табаннарыннан очкын чәчрәтеп биюе үзәкләрне өзә генә бит. Сталинград сугышларында катнашкан, курку белмәс ягымлы кыз Мөнәвәрә Әхмәт­шина була. Һәм ул гомерлеккә Тәлгать аганың тормыш иптәшенә әверелә.
Мөнәвәрә Әхмәтшина фронтка Миякә районы хәрби комиссариатыннан юллана. Ул тумышы белән Миякәтамак авылыннан. Күрше Никифар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Бәләбәй педагогия училищесында белем ала. Кыргыз-Миякә урта мәктә­бендә пионервожатый булып эшләгән чорда – 1942 елда үз теләге белән фронтка китә.
Иптәш кызлары белән аны Уфадан товар поездында Сталинградка озаталар. Килеп төшү белән аларны казармаларга урнаштыралар. Бер ай укыгач, Мөнәвәрә апа 748нче зенит-артиллерия полкына эләгә. Аларның батареясы танк­лар җитеш­тергән трактор заводын саклый. Аның бурычы – само­летларның маркасын, координатларын, траекториясен ачыклап, зенит орудиеләре командирларына хәбәр итү.
Мөнәвәрә Миң­не­гәрәй кызы балаларына, оныкларына да сугыш турында сөйләргә яратмаган. 19 яшьлек кыз Сталинград сугы­шының кызу ноктасына эләгә. Аңа бомбалар, снарядлар гөрселдәгәндә күк белән җир тоташып дер селкенгәнен, тирә-юньне ялкын чолгап алганын, бер-бер артлы танклар янганын күрергә туры килә. Аларның үзләренә дә гранаталар, яна торган сыекча тутырылган шешәләр белән немец танк­ларына каршы барырга туры килә. Бервакыт биш кыз контузия ала. Мөнәвәрә апаны һәм аның иптәш кызын туфрак өеме астыннан чокып чыгаралар. Ул һушына килгәндә каршында аның хәлен белергә килгән командиры басып торган була. Яшь кызның күзләреннән яшь ага. Бу аның йөрәк түреннән саркып чыккан шатлык яшьләре була. Әлбәттә, контузия үзенең тирән ярасын калдыра: уң як колагы бөтенләй ишетмәс була, аякла­рының авыртуы гомер буена сузыла.


Сталинград җирендә җиңү яулангач, кызларны Польшага Люблин шәһәренә җибәрәләр. Алар биредә тимер юлны бомбага тотудан саклый. Дошман­ның разведка самолетлары, бомбардировщиклар зенит орудие­ләрен сафтан чыгаралар. Шуңа да позицияләрне еш алыштырып торырга туры килә. Алты айдан соң фронтовик кызларны Гер­маниягә җибәрәләр. Алар анда тимер юлын диверсантлардан, бомбардировщиклардан саклый. Мөнәвәрә Миңне­гәрәй кызы Бөек Җиңү көнен Берлиннан 80 чакрым ераклыктагы Одер елгасы янында каршылый. Бу шатлыклы хәбәр килгәч, сугышчылар кочаклашып елашалар, көлешә­ләр. Әлбәттә, бииләр дә, җырлый­лар да, “Урра!” кычкыралар.
Бөек Җиңүдән соң кызларга Герма­ниядә бер шәһәрчектә хәрби лагерь төзүдә катнашырга туры килә. Аларга иртәнге сәгать 5тән кичке сәгать 11гә кадәр төзелеш материаллары ташу бурычы куела. Ниһаять, демобилизация башлана. Кызларны өченче эшелон белән кайтарырга вәгъдә итәләр. Дивер­сантларның тимер юлны шартлатуы аркасында аларга тагын ярты ай көтәргә туры килә.
Сталин фәрманы буенча кызларны яңа хәрби формалар белән тәэмин итәләр. Кайтыр алдыннан һәр зенитчыга бер­ничә метр ситса, бишәр килограмм шикәр һәм башка төрле азык-төлек бирәләр. Киткәндәге кебек, фронтовик кызлар туган якларына товар поездында кайта.


Кирәк чакта батыр, урыны белән мөлаем була белгән Мөнәвәрә апа дәһшәтле сугыш елларыннан соң, Кыңгыр-Мәнә­вез авылында балалар йортында тәрбияләнгән үсмер­ләр белән эшли. Монда сугыштан кайтма­ганнарның да, башка төрле язмышлы балалар да тәрбияләнә. Мөнәвәрә апа аларга күңел җылысын биреп, әни назын өләшеп, биредә озак еллар эшләде.
Мин әле Мөнәвәрә Миң­негәрәй кызының мәктәп интернатында тәрби­я­че, мөдир булып эшләгәнен, кул эшләре буенча дәресләр алып барганын да хәтерлим. Ике фронтовик укытучыдан дәресләр алуым белән бик тә горурланам, батырлыкларына сокланып, рухлары шат булсын дип баш иям. Аларның бөеклеген һәм гадилеген сөйләп бетерерлек түгел. Шул күркәм сыйфатлар тулысы белән балаларына да күчкән. Өлкәне – Марис – галим-агроном, тормыш иптәше Флүрә Гобәй кызы белән гомер буена Аксен аграр колледжында укытучы булдылар. Рәйсә – югары категорияле укытучы, Русиянең мәгариф отличнигы. Нәфисә соңгы елларда Бишбүләктә саклык банкында баш бухгалтер булып эшләде. Кечесе Салават “Октябрьский шәһәренең иң яхшы стоматологы” исемен йөртте, Башкорт­станның сәла­мәтлек саклау отличнигы иде. Ни үкенеч, аның гомере кыска булды.
Җиңү язын якынайткан парлы фронтовиклар – чиксез горурлыгыбыз! Алар, безнең матур киләчәгебезгә ныклы күпер салып, мәгариф өлкәсендә дә бергәләп, көнне төнгә ялгап, ихлас эшләгән шәхесләр булдылар.

Әнвәр Сөләйманов,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фотолар шәхси архивтан алынды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас