+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 Май 2025, 04:45

“Сугыш безне тезләндерә алмады”

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында яшәүче 95 яшьлек Әнисә Җәлилова шулай ди

“Сугыш безне тезләндерә алмады”“Сугыш безне тезләндерә алмады”
“Сугыш безне тезләндерә алмады”

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балалык бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның балачагы булмаган да диярлек, чөнки алар – сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам итә һәм бүген дә үзләренең сабырлыгы, изге күңеллелеге, юмартлыгы белән авылдашларына, яшь буынга үрнәк булып тора. Ә күңелләрендә аларның нибары бер генә теләк: “Без күргәннәрне киләсе буыннарга күрергә язмасын”.

Сугыш миллионлаган кешенең гомерен генә түгел, ә кечкенә бала­ларның балачагын, үсмер­ләрнең беренче мәхәббәтен, тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар Кырмыскалы районының Шәйморатов авылында гомер итүче Әнисә апа Җәлилованың да хәтерендә мәңгегә уелып калган. Әңгәмә барышында үзенең балачагын, яшьлеген искә төшергәндә, “без күр­гәннәрне сезгә күрергә язмасын”, – дип берничә тапкыр кабатлады.
Әнисә Ишмөхәммәт кызы 1929 елның 20 июлендә Биштәкә (хәзер Шәйморатов) авылында 9 балалы Гәрәевлар гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Елый-елый әтисен фронтка озатуларын әле дә хәтерли ул. Күпме еллар үтсә дә, бу вакыйгаларны искә алуы авыр аңа: күзләренә яшь, тамагына төер утырды.
– Күмәк бала әнкәй белән калдык. Күпмедер вакыттан яшь кенә ике абыемны да сугышка озаттык. Безне әни ашатты, кечкенәдән аның белән колхоз эшендә булдык, эшләмәгән эш калмады инде. Утауга да йөрдек, урагын да урдык, көлтәсен дә бәйләдек һәм үгез җигеп, аларны келәткә ташыдык. Ир-егетләр белән бергә колхоз атларын да фронтка җибәрделәр. Нибары ике ат калды, аларның исемнәрен дә хәтерлим: берсе – “Комар”, икенчесе “Манька” иде. Алар, күрәсең, мөһимрәк эшләргә җигелгән, ә без йөкләрне үгез җигеп ташый идек, алар да хәлсез булгандыр инде, тыңламыйлар. Бер вакыйга гомер буе исемнән чыкмады. Үгез көлтәләр төялгән йөкне тартмый бит, берничек тә кузгалтып булмый малкайны. Газапланып беттем. Моны күреп торган бер малай яныма килде дә: “Булавкаң бармы? Шуның белән аркасына када!” – диде. Шулай итүем булды, үгез чабып та китте. Кызык та, кызганыч та... 12 яшьлек кыз бала үгез кадәр үгезгә ничек идарә итә алганмындыр дип әле аптырыйм, – ди Әнисә апа.
Шулай, ул елларда бөтен кеше зур кыенлыкларны җиңеп, авырлыкларга түзеп яшәгән. Шуңа бүгенге мул тормышның кадерен белә бу буын.
– Әти сугышка киткәнче дә елныкын-елга көчкә җиткереп чыга идек. Хәзерге кебек запас белән яшәү юк. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, сыерны бетермәдек, туендыручыбыз ул булды. Шул ук вакытта сыеры бул­ганнар дәүләткә 100 литр сөт, 8 килограмм сары май тапшырырга тиеш иде. Без әнә шул аертылган сөтнең катыгын ашап, әйрән эчеп үстек. Язгы-җәйге чорда – үлән. Урманга балтырганга йөрибез, ул кычытканга караганда тәмлерәк тә, туклыклырак та. Аяк-кулларыбызны өшетеп, туңган бәрәңге җыюлар да истә. Әнкәй алардан кәлҗемә пешерә иде. Бер тик тормадык, һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Әниебез бик уңган иде, безне дә эшләтте, үзебезнең тырышлык белән генә ачлыктан үлмәдек. Күршебездә җиде балалы гаилә яши иде, алар ялкаулыклары аркасында ачлыктан кырылды. Ә без көнне төнгә ялгап эшләдек: көндезен басуда булсак, төнгелеккә көлтәләр ташыйбыз. Игенне дә кул белән җилгәрдек. Эшләгән кешегә эш җитәрлек иде. Карлыман станциясенә орлык ташуларны онытып буламы?! Ике арадагы 25 чакрым юлны авыр капчыклар күтәреп узарга кирәк, юл буена хатын-кызлар һәм яшь җилкенчәк.
Аларның балачагы булмый, аны сугыш ала. Уйнап та туймыйлар, укып та бетерә алмыйлар. Үзләре өчен дә, фронттагылар өчен дә үзләрен аямый эшләргә туры килә. Әнисәнең дә белемгә омтылышы көчле була. Ләкин эш күп булгач, өченче сыйныфтан соң мәктәпне ташларга мәҗбүр була. Ләкин, үзе әйтүенчә, эшләгән кеше тормышта югалып калмый. Ярый, хатыны, балалары бәхетенә әтиләре сугыштан исән-имин кайта. Күпмедер вакыттан абыйларына да туган йорт тупсасын атлап керү бәхете насыйп була. Тормыш үз агымы белән дәвам итә. Ә эш тагын да өстәлә генә: бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкларны тергезү өчен күпме көч сарыф ителүен, тырышлык салынуын алар үзләре генә белә. Кулларына корал алып көрәшмәсәләр дә, ул вакыттагы малайлар һәм кызлар, сугышның ачы газапларын үз җилкәсендә татыган. Шулай да, авырлыкларга биреш­мәгәннәр.
Әнисә Ишмөхәммәт кызының барлык хезмәт биографиясе урындагы колхоз белән бәйле. Яздан алып салкын кышка кергәнче чөгендер басуларында, иген келәтендә хезмәт сала.
Әдәпле, күркәм холыклы шушы авыл егете Зәки Мансур улы белән матур гаилә корып, алты балага гомер бүләк итә Җәлиловлар. Гаилә башлыгының да барлык гомере урындагы колхоз белән бәйле, терлек­челектә хезмәт сала, 43 ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыга. Кызганычка каршы, 63 яшендә вафат була. Әнисә апаның пар канатсыз яшәвенә дә 30 ел вакыт үткән. Бала кайгылары да урап узмаган аны: өч баласын җирләгән. Ана кешегә баласын югалту – иң зур хәсрәт, әмма сугыш елларын, аннан соңгы авырлыкларны кичергән Әнисә апага Ходай Тәгалә сабырлык, түземлек биргән. Бүген тыл эшчәне улы Айрат тәрбиясендә яши. Шушы авылда гомер итүче кызы Рәйханә дә көн саен диярлек килеп тора. Динә кызы гаиләсе белән Илеш районында гомер итә.
– Тормыш ул балкып торса да, хәсрәт белән тулса да, туктап тормый, дәвам итә. Юк, язмышыма үпкәләмим. Бәхетле мин, 10 оныгым һәм 9 туруным бар, нәнәй дип өзелеп торалар. Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны күрергә дә насыйп итте. Хәзер тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, табыннарыбыз мул, пенсияне китереп бирәләр. Дәүләтебезгә рәхмәт, өлкән­нәргә игътибар зур, – ди әңгәмәдәшем.
Узган ел, Шәйморатов авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илвир Моратшин, зур хөрмәт күрсәтеп, тыл эшчәнен 95 яше тулу уңаеннан йортына килеп котлаган. Әле күптән түгел генә сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, изге теләк­ләрен җиткереп, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 80 ел” дигән юбилей медален дә Илвир Мидхәт улы йортына килеп тапшырган.
– Безгә күп кирәкми, хезмәтебезне онытмыйлар икән – шуннан да зуррак бәһа юк, – ди тыл эшчәне. Шулай ук Әнисә Ишмөхәммәт кызы 1948 елда Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте һәм үз-үзен аямый эшләгән өчен СССРның Югары Советы Президиумы указы белән “1941-1945 елларда намуслы хезмәте өчен” медале белән дә бүләкләнгән. Бу медаль һәм таныклыкны гаиләдә кадерләп саклыйлар.
– Әниебезнең уңганлыгына хәйран калырлык. Өебездә һәрвакыт тәртип булды. Йортны җыештырып бе­термичә, йокларга ятмый торган иде. Безне дә эшсөяр итеп үстерде. Эшләгез, эшләгәннән кеше үлми, дия иде. Ул әле дә тик тормый. Бакча эшләренә әзерләнә башлаган да инде. Бөтен белгәне – эш аның. Шулай өйрәнгән ул. Эштән тәм һәм ямь таба, күңелен дә шулай тынычландырадыр инде, авырлыклар да, кайгы-хәсрәте дә баштан ашкан бит әнкәебезнең. Ләкин без аның тормышына зарланганын беркайчан да ишеткәнебез булмады, безнең эш-мәшәкатьләребезне җиңеләйтү өчен көченнән килгәннең барысын да эшләде. Менә шундый көчле рухлы кеше ул, – ди безнең сөйләшүебезне тыңлап утырган кызы Рәйханә.
Йөзенче дистәне вакласа да, телевизор карый, гәзитләрне дә күз­лексез укый әле ул. Дөнья, ил хәлләреннән хәбәрдар. “Сугыш безне тезләндерә алмады, киресенчә, ул безне үҗәт булырга, сынмаска, сыгылмаска өйрәтте. Шулай да, без күргәннәрне киләсе буыннар күрмәсен, дөньялар тыныч, имин булсын, махсус хәрби операция дә тизрәк тәмамланып, балакайларыбыз исән-имин Җиңү белән әйләнеп кайтсын”, – дип, көн саен изге догаларын укый.
Сугыш чоры балалары... Алар күргәннәрен бүген дә төгәл хәтерли, еллары, көннәрен ялгышмый атап сөйли, авыр булса да, күңелләрендә сакланып калганны тагын бер кат яңарта – безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. Сугыш михнәтен күргән буынның сафлары сирәгәя барса да, әле исәннәре белән сөйләшеп калырга, хатирәләрен язып алырга ашыгыйк. Алар белән очрашу, аралашу – үзе бер куаныч, бүгенге тормышыбызның ямен-тәмен тагын да ныграк тоя, аңлый башлыйсың. Әнисә апа да – бик сабыр, якты күңелле, күркәм сыйфатлары белән авылдашларының хөрмәтен яулаган кеше. Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьлек чибәрлеген югалтмаган – йөзендә елмаю, күзләрендә яшәү яме, тормышны ярату хисе бөркелеп тора. Ә иң мөһиме – һәр туган көнгә сөенеп һәм шөкер итеп яши ул.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас