+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
13 Май 2025, 15:20

Сабир Ваһаповны онытмыйлар!

13 майда Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә Җиңүнең 80 еллыгына һәм БАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Ваһапов Сабир Әхмәтҗан улына багышланган "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!" темасына "түгәрәк өстәл" үтте.

Сабир Ваһаповны онытмыйлар!Сабир Ваһаповны онытмыйлар!
Сабир Ваһаповны онытмыйлар!

Анда Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстанның стратегик роле, республика тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше, Бөек Ватан сугышы елларында республика яшьләренең роле турында сүз барды.

Сәламләү сүзе белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов чыгыш ясады. Чарада Сабир Ваһаповның улы Урал Ваһапов катнашты, ул үзенең әтисе турында сөйләде.

Сабир Әхмәтҗан улы 1904 елның 10 маенда Уфа губернасының Златоуст өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәчетле районы) Дуван-Мәчетле авылында туа. 1940 елның февралендә БАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе итеп билгеләнә. 1946 елның 20 апрелендә Башкортстан өлкә комитетының беренче сәркатибе итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан Республикасында башкарылган эшләр республика Хөкүмәте, аның рәисе Сабир Ваһаповның гаять зур оештыру эше белән бәйле була. Бу хакта аның сугыш елларында алган хөкүмәт бүләкләре ачык дәлилли. Ул Хөкүмәтнең махсус йөкләмәсен үтәгәне өчен Ленин ордены, республика хуҗалыгын һәм мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен икенче Ленин ордены, ил Хөкүмәте йөкләмәсен үрнәк итеп үтәгәне өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Тарих фәннәре кандидаты Римма Федько Башкортстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында чыгыш ясады. Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең Дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы мөдире Илшат Рысаев Бөек Ватан сугышы елларында республика җитәкчелегенең оештыру роле турында сөйләде. Мәчетле районы вәкилләре "түгәрәк өстәл"дә катнашучылар белән якташлары Сабир Ваһапов турында истәлекләре белән уртаклашты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас