+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
13 Май 2025, 05:15

Һәйкәлләрдә хәтер яши

Авыргазы  районының Түбәнге Ләкәнде авылында хәзер фронттан исән кайткан яугирләрнең якты исемнәре дә мәңгеләштерелде.

Һәйкәлләрдә хәтер яшиҺәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Авыргазы районының Түбәнге Ләкәнде авылында зурлап билгеләделәр. Бәйрәм алдыннан биредә мөһим һәм истәлекле вакыйга – Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы үтте.

Түбәнге Ләкәнде авылыннан Бөек Ватан сугышында 109 кеше катнашып, шуларның 64е илебез азатлыгы өчен яу кырларында башын сала. Моңа кадәр авылда булган һәйкәлдә аларның гына исемнәре урын алган була. Сугыштан Җиңү белән кайткан авылдашларының да исемнәрен мәңгеләштерү турында урындагы фермер – “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гайса Сәгыйдуллин күптән уйланып йөри. Авылдагы үзе белгән фронтовикларның, шул исәптән әтисе һәм бабаларының, исемнәре булмау да күңелен кыра һәм, бу гаделсезлекне төзәтергә кирәк, дип, үзенә максат куя. Башка төбәкләрдә булган вакытта да андагы һәйкәлләргә игътибар итә. Һәм Ходай Тәгалә дә аңа бу изге уй-ниятен тормышка ашырырга мөмкинлекләр ача. Шунда ук булачак һәйкәлнең эскизын эшлиләр, исемлекне дә авыл халкы белән бергәләп төзиләр, активистлар, өйдән-өйгә йөреп, мәгълүмат җыя – беркем дә онытылырга тиеш түгел.
Әлбәттә, һәйкәл ачылды, дип әйтү генә җиңел, аны сафка кертү өчен күпме көч, тырышлык һәм акча таләп ителүен бу эшне башкаручылар үзләре генә белә. Иң мөһиме – бу изге эшкә шушы ук авылның тагын бер фермеры Вәгыйзь Газизуллин да кушыла һәм зур өлеш кертә. Коймалар кую һәм юлга брусчатка җәю аның исәбенә башкарыла. Гомумән, Гайса Зәкиулла улы аның идеясен хуплап, аны тормышка ашыруда ярдәм итүче барлык авылдашларына чиксез рәхмәтле. Хәзер һәйкәлдә Бөек Ватан сугышында Җиңү яуларга үз өлешен керткән һәр авылдашның исеме бар: сул яктагы мәрмәр ташка сугышта һәлак булганнарның исемнәре уелып язылса, уңда – фронттан исән кайткан ветераннар исемлеге тезелеп киткән, шулай ук хезмәт армиясендә көч салганнарны да онытмаганнар.
Бер ел эчендә авылда тарихи урын күзгә күренеп үзгәрде. Авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсе булып, хәзер элекке мәктәп бинасы белән мәчет арасында буыннар бәйләнешен чагылдыручы һәм 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән батыр якташларга рәхмәт һәм тирән хөрмәт билгесе булган һәйкәл балкый. Шул ук вакытта бу бердәмлекнең нәтиҗәсе һәйкәлне ачу тантанасында да ачык күренде – бу уңайдан менә бит нинди зур бәйрәм оештырганнар! Күрше авыллар халкы да аннан читтә калмады – элек-электән алар бергә яшәгән: шатлыкларын да уртаклашкан, авыр вакытларда да бер-берсенә ярдәм кулы сузган һәм бүген дә шулай дәвам итә.
Һәйкәлне ачуда мәртәбәле кунаклар – Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Авыргазы һәм Гафури районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Илгиз Хисамов, район Советы депутаты Василий Федоров, Нагадак авылы биләмәсе башлыгы Раушания Биктимерова катнашып, бу эшнең авыл һәм район тарихында зур әһәмияткә ия булуын билгеләделәр.
– Һәйкәлләр һәм обелисклар – Туган илебез, Ватаныбыз азатлыгы хакына яу кырында башларын салган якташларыбыз турында истәлек. Авыргазы районыннан фронтка киткән 13 меңнән артык ир-егетнең 8 меңнән артыгына туган якларына исән кайту насыйп булмый. Ләкин аларның берсенең дә исеме онытылырга тиеш түгел. Безнең районда мондый истәлекле урыннар төзүгә һәм булганнарын төзекләндерүгә зур игътибар бүленә. Аларның күбесе авыл халкы башлангычы һәм көче белән барлыкка килә. Һәйкәлләр яшь буынны тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный, шулай ук, тарихи хәтерне сакларга, милли үзаңны уятырга ярдәм итә, Туган илебез һәм халкыбыз белән горурлану хисләре уята, – диде Арслан Нәзир улы, изге эшне башкаручыларга, акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп һәм тарихи хәтерне саклау буенча эшнең Нагадак авылы биләмәсендә югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап.
Шулай ук, бу көнне изге эштә актив катнашканнар тантаналы шартларда район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Һәйкәлне ачу тантанасын Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрү дә очраклы түгел. Биредә Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә яу кырларында башларын салган, Җиңү белән кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткәннәр рухына авылның имам-хатыйбы Рәвис хәзрәт Галин изге Коръән аятьләре укыды. Шулай ук, мәрхүм булган ил сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ә һәйкәлне тантаналы ачканнан соң, ул чәчәкләргә күмелде. Һәрбер кеше якын килеп, андагы исемнәрне тагын бер кат укып чыкты, аннан үзләренең якыннарын эзләп табып, хәзер инде үзләре әтиләре, картәтиләре яшенә җиткән балалар, шул исемлеккә карап, күз яшьләрен тыя алмады.
Әйткәндәй, әлеге һәйкәлне тергезүче Гайса Сәгыйдуллинның туганнары – фронтовик Зәкиулла Мотыйгулла улының төрле шәһәр-районнарда яшәүче балалары, оныклары, туруннары бу көнне җыелышып кайткан иде. Әйе, горурлык хисе дә, сагыш та били аларның күңелен. 1941 елда, 18 яшендә сугышка китеп, бер аяксыз булса да, 1945 елның июнендә туган якларына әйләнеп кайта Зәкиулла Сәгыйдуллин. Күрше Югары Ләкәнде авылы кызына өйләнеп, ун балага (өчесе бәләкәй вакытта мәрхүм була) гомер бүләк итәләр. Ләкин, кызганычка каршы, сугышта алган яралары гаилә башлыгын 45 яшендә бу якты дөньядан алып китә. Ул вакытта төпчеге Гайсасына нибары 1 яшь була. Шулай итеп, әтисе киңәшләрен тыңлап, ата назына төренеп үсәргә насыйп булмый Гайса Зәкиулла улына. Пар канатсыз булса да, җиде баланы әниләре җил-яңгыр тидермичә, эшсөяр, тәртипле булырга өйрәтеп, лаеклы кешеләр итеп үстерә. Бу көнне бирегә җыелган, инде күптән үзләре нәнәй-картәти булган балалары, әти-әниләрен җылы сүзләр белән сагынып искә алды һәм алар турында зур горурлык хисе белән сөйләде.
Түбәнге Ләкәндедә бу көнне бәйрәм рухы тантана итте. Урындагы һәм күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләре, җыр-моң сөючеләре әлеге чарага һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт программасы әзерләгән иде. Патриотик рух белән сугарылган чарада кунакларның чыгышлары җырлар, шигырьләр, бүләкләү мәлләре белән үрелеп барды һәм анда катнашучыларның барысына да онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.
Тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була, чөнки аларда хәтер яши. Менә Түбән Ләкәнде авылының өлкән буыны шушы һәйкәл яныннан узганда сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Ә яшь буын исә тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын белә, Җиңү белән кайтып, авылның киләчәген төзегән ветераннарны искә ала һәм аларга тирән рәхмәтен җиткерә. Шул ук вакытта һәйкәлләр безгә тыныч тормышның кадерен белеп, һәр мизгелнең мәгънәсен тоеп яшәргә өйрәтә, киләчәк буыннарга юл күрсәтүче, горурлык хисләре тәрбияләүче үзенчәлекле бер маяк та булып тора.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Һәйкәлләрдә хәтер яши
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас