+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 Май 2025, 07:16

“Аяк кортлагач, һушымнан яздым...”

Әткәйнең сугыш турында сөйләгәннәре әле дә онытылмый

“Аяк кортлагач, һушымнан яздым...”“Аяк кортлагач, һушымнан яздым...”
“Аяк кортлагач, һушымнан яздым...”

Әткәй Имаметдин Фазлетдинов Чаганлы авылында ишле гаиләдә туып-үскән. Карәтиебез бик укымышлы кеше булган, сукыр лампа яктысында каз каурыен куе чәйгә манып, төннәрен шигырьләр, бәетләр язган. Әткәй ул бәетләрне яттан белә иде, безгә сөйләгәне хәтердә. Каты ачлык вакытында да картәтинең балалары исән калган. Әткәй сөйләвенчә, ашарга бернәрсә дә калмагач, бер айлык бозауларын суеп, балаларын ачлыктан йолып калган, бозауның тиресенә кадәр пешереп ашадык, дип сөйли иде. Ачлыктан шешенә башлагач, картәти әткәйне Ташкичү авылына көтүгә ялланырга җибәрә. Әткәйгә ул вакытта 12 яшь була.

“Улым, син кояш баеганчы ничек тә барып җитәргә тырыш”, – дип, юлны өйрәтеп, әтисе аны озатып кала. Таң атканда әткәй юлга чыга. “Урман эченнән куркып бардым. Хәл юк, күке башлары ашадым, үләннәр суырдым, чык суларын яладым, – дип сөйли иде әткәй. – Матур итеп кошлар сайрый, куяннар күрдем. Хәл беткәч, ятып та тордым...”

Безнең авыл белән Ташкичү арасы — 20 чакрым. Кич көтү кайтканда гына барып җитә әткәй. Авыл халкы, аны кызганып, әйбәт каршы алган. Аны таныганнар, чөнки ул ун яшендә әтисе белән биредә көтү көткән була. Ә әле аның көтү көтәрлек тә хәле калмаган була, ачлыктан шешенгән баланы авыл халкы кызганып, көн саен көтүдә бер кәҗәне савып, сөтен эчәргә рөхсәт иткәннәр. Нинди мәрхәмәтле кешеләр булган бу авылда! Әткәй Ташкичү авылы кешеләрен гел исемләп искә ала иде. Хәзер ул авыл юк инде, минем дә ул авыл кешеләренә рәхмәт әйтәсем килә, авыр туфраклары җиңел булсын!
Көз көне, көтү туктагач, әткәйне авыл кешеләре ат җигеп, иген биреп, туган авылына китереп куя. Көтү көткәндә ул күп итеп чабата үрә. Ул чабаталарны Бәләбәй базарына илтеп, картәти арышка алмаштыра.

Әткәйне туган-тумача “Шәкерт абзыкай” дип йөртә иде, чөнки аны авылдагы мәчеткә укырга биргәннәр. Мулла кызы Мәликә белән гарәп алфавитын өйрәнеп, ул догалар укырга өйрәнгән. “Әткәй, сөйлә әле, ничек укыдыгыз?” – дип сорый идем. “Мулла Мәликәне Бәләбәйдәге урыс мәктәбенә җибәрде, мин башкача мәдрәсәгә йөрмәдем”, – ди иде әткәй. Мулла кызы Мәликә, Уфа мединститутын тәмамлап, профессор дәрәҗәсенә җитә, әлеге уку йортында гомере буе кафедра мөдире булып эшли.
Әткәйне армиягә сугыш чыкканчы алалар, Киевта хезмәт итә. Укыталар, урысча бер авыз сүз белмәгән егет хезмәттә дөнья күреп кайта. “Мине ял көннәрендә Киев татарлары үзләренә кунакка алып китә иде”, – дип сөйли иде әткәй.
Сугыш башланганда әткәй инде өйләнгән була, 1940 елда олы апабыз туа. 1941 елның июль айларында аны сугышка алалар, 2нче Украина фронты, дип сөйләгәне истә.

Танктан атучы булган ул.

Житомир шәһәрен фашистлардан азат иткәндә әткәй каты яралана: снаряд аягын яралый (бер аягы кыска булып кала). “Таң алдыннан немецлар һөҗүм башлады. Җәй көне, матур итеп кошлар сайрый. Без окопта. Таң атты. Коточкыч снарядлар оча башлады. Кулымда дустым – удмурт егете җан бирде... Аннары дөнья кинәт тынып калды. Бераздан ике санитар ат белән яраланган солдатларны җыя башлады. Мин алар янына шуыштым. Миннән, нинди взводтан, дип сорадылар. Әйткәч, “Не наш”, дип, мине алмадылар. Шул вакытта кычкырып еладым”, — дип сөйләде әткәй.

Шулай да аңын югалткан килеш аны санитарлар яңадан килеп алган. Ул поездда гына аңына килгән. Авыр хәлдәге солдатларны Бакуга госпитальгә озатканнар.
“Поезд яралы солдатлар белән шыгрым тулы иде, идәндә дә кан эчендә ир-егетләр ята. Тукталыш саен үлгәннәрне чыгаралар. Минем аяк кортлады, авыртудан янә һушымны югалттым. Госпитальдә хирург, аякны кисәргә кирәк, диде. “Үлсәм үләм, аякны кисәргә бирмим”, – дидем. Бер стакан спиртны көчләп авызга салдылар... (Әткәй — диндар кеше, беркайчан да хәрам азык ашамаган, сугышта салоны – шикәргә, аракыны ипигә алмаштыра торган булган). Карт хирург әткәйнең аягын кисмәгән, исән калыр, дип тә уйламаган, бер аягы коры сөяк иде аның.

Бакуда ярты елдан артык госпитальдә ятканнан соң, 1944 елның февралендә поездга утыртып, Чиләбегә җибәрәләр. Өстенә канга баткан, снаряд тишкәләгән шинель бирәләр. Кулында — хәрби билеты, “икенче группа инвалид” дип язылган белешмәсе, юлга сохарие һәм ...ике култык таягы була.
Мин әткәй сөйләгәннәрнең истә калганнарын гына яздым. Кадерле әткәйнең сугыш медальләре дә булган. 1945 елда туган Альмира апа: “Мин бәләкәй чакта әткәйнең медальләрен күлмәккә тагып йөрдем”, – дип искә ала.

Әткәй эшчән кеше булды. Бригадир, колхозның склад мөдире, авылда беренче кибет ачылгач, сатучы булып эшләде.
Без гаиләдә алты кыз үстек, малайлар булмады. Ярдәмгә ир балалары булмагач, аңа кыен булгандыр инде. Ул безне бөтен эшкә дә өйрәтте, печәнен дә чаптык, башкасын да эшләп үстек. Һәрчак: “Укыгыз, укысагыз, кеше булырсыз!” – дип безне үгетләде. Кадерле әниебез Сәвия Лотфрахман кызы белән бергә алар безне бик укытырга тырышты. Укыдык, алтыбыз да югары белем алдык. Укытучылар, инженерлар булдык.

Мин, 1975 елда Уфа нефть институтын тәмамлап, Удмуртиягә эшкә юллама алып кайттым. Әткәй, нигә еракка китәсең, дип ачуланыр инде, дип курыктым. Ә ул: “Кызым, удмуртлар – әйбәт халык, удмурт дустым сугышта кулымда җан бирде. Үзең яхшы эшләргә, әйбәт булырга тырыш”, – диде.
Әткәй 2005 елның 24 мартында 92 яшендә вафат булды.

Тыныч йокла, әткәй! Оныкларың да сиңа охшаган, акыллы, сине искә алмаган көнебез юк. Син һаман да безгә яшәргә көч бирәсең!

Венера Вәлиуллина.
Бәләбәй районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас