+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 Май 2025, 07:12

“Без кичергәнне оныкларыбыз күрмәсен...”

Дәһшәтле еллар күренекле галим Марс Юлдашев күңелендә дә тирән эз калдырган

“Без кичергәнне оныкларыбыз күрмәсен...”“Без кичергәнне оныкларыбыз күрмәсен...”
“Без кичергәнне оныкларыбыз күрмәсен...”

Күренекле табиб-хирург, медицина фәннәре докторы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, профессор Марс Юлдашев белән күп еллар, яшь аермасына карамыйча, мине якын дуслык җепләре бәйли. Бу аркадашлык I-IV Бөтендөнья башкортлары корылтае белән бәйле. Марс Тимербулат улы — озак еллар сәламәтлек саклау һәм экология, ә мин башкорт телен саклау һәм үстерү комиссияләрен җитәкләгән дәвердә тирәнәя барды. Бергәләп республика буйлап йөргән эш сәфәрләре, төрле чараларда актив катнашу тагын якынайтты безне. Корылтай комиссиясе рәисе, галим М. Т. Юлдашев Бөтендөнья башкортлары корылтае исеменнән Мәскәү, Чиләбе шәһәрләрендә, Бишбүләк, Стәрлебаш, Баймак башкортлары корылтайларын үткәрде.

 

Мин – Башкорт дәүләт университетында декан урынбасары, ә Марс Тимербулат улы Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультеты деканы һәм оператив хирургия кафедрасы мөдире чагында безнең очрашу-аралашулар ешрак фән өлкәсенә бәйле булды, гыйльми эзләнүләр юнәлешендә барды. Күренекле хирург үзе дә публицистик мәкаләләр язды, нәсел-ыруы, Бөрҗәннәр һәм Юрматылар турында китаплар чыгарды. Аларны тәүгеләрдән булып укып чыгу, фикер әйтү бәхете тиде миңа. Аның активлыгына, патриотик хис-тойгыларына аз сокланмадым. Галимнең тамырлары башкорт халкының горурлыгы Каранай Моратовка барып тоташа. М. К. Юлдашев башлангычы белән юридик фәннәр докторы, профессор, дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь, скульптор Рафаэль Зинуров Стәрлебаш районы үзәгендә Каранай Моратовка һәйкәл-бюст куйды. Һәркемнең дә кулыннан килер эш түгел бу!

2015 елда галимнең әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Стәрле­башның 2нче урта мәктәбе директоры Тимербулат Юлдашевның тууына 100 ел тулуны стәрлебашлылар киң билгеләде. Мөһим чара район дәрәҗәсендә зур бәйрәм итеп үткәрелде. Үземнең дә катнашуым, чыгыш ясавым күңелдә онытылмаслык сәхифәләр булып саклана. Чынлап та, Марс Тимербулат улы әти-әнисе, картәтисе белән хаклы горурлана ала. Ялан Бөрҗәннәре шактый гомер Өршәк елгасы буйларын үз иткән, биредә тамыр җәйгән. Халык җырларын оста башкаручы Миңлегали бабасы Юлдашев Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Ул узган гасырның утызынчы еллары башында

Яшелкүл авылында “Кызыл Йолдыз” колхозын оештыра. Карт булса да, Бөек Ватан сугышы елларында бу колхозның зур терәге була ул.

Әтисе Тимербулат Юлдашев, әнисе Гөлшәмсә Морзахан кызы белән дә горурланмаслык түгел. Укытучы Гөлшәмсә Юлдашева – башкорт театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе Булат Имашевның сеңлесе. Т. М. Юлдашев сугышка кадәр Башкортстан укытучылар институтын тәмамлый, Стәрлебаш районының Табылды мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә, ә тиздән РОНО мөдире итеп куела. Яшь педагог 1939 елның декабрендә Кызыл Армия сафына алына. Ул СССРның көнбатыш чикләрен уяу саклый. Улы Марс Юлдашев бүген әтисенең яу юлын энәсеннән җебенә кадәр белә, алар турында китапларында, мәкаләләрендә байтак язды.
– Әтием сугышның тәүге сәгатьләрен сөйләп-сөйләп алыр иде. Күк тулы самолетлар, бомбалар ява, пулялар сызгыра, яралыларның әрнеп кычкыруы ишетелә. Погранзастава командиры Василий Наумов, комиссар Тимербулат Юлдашев исән калганнарны бер урынга җыялар, дошманга ут ача-ача, камаудан чыгалар. Соңыннан ул Кавказ, Кырым өчен барган сугышларда батырларча алыша. Батальон комиссары, капитан Т. М. Юлдашев I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, 5 хәрби медаль белән бүләкләнә, 1946 елда гына туган ягына кайтып төшә.

Яугир-педагог яңадан Стәрлебаш районының мәгариф бүлеген җитәкли, ә тиздән район коммунистлары аны райкомның икенче секретаре итеп сайлый. Арытаба 30 ел буе икенче урта мәктәпнең директоры вазыйфасын башкара. Әле дә районда яугир төзеткән ике катлы кирпеч бина балкып утыра. 1954 елда яңа мәктәпне ачу тантанасында БАССР халык мәгарифе министры С. Р. Әлибаев катнаша һәм Т. М. Юлдашевны тыныч тормыштагы хезмәт җиңүе белән котлый. 2015 елда мәктәп диварына мемориаль тактаташ куелды, ул яугир, БАССР мәктәпләренең атказанган укытучысына ил хөрмәтен чагылдырып тора. Һәр ел саен мәктәпнең иң алдынгы укучыларына улы Марс Юлдашев аның исемендәге акчалата премияне тапшыра.

– Әтием фронттан кайтып кергәндә миңа 9 яшьләр иде. Әтиемнең төсе онытылган, янына барырга куркыта. Ул офицер формасында миңа ят кеше сыман күренде. Ул мине “Улым!”, дип ярата, ә мин качам. Йомабикә картәнием, Юрис туганым каты чирдән мәрхүмнәр иде инде. Бу хәлне әтием бик авыр кичерде, – дип хатирәләргә бирелә Марс Тимербулат улы.

Сугышның тәүге елында бик бирешми Юлдашевлар. Картайса да, картәти бар. Ул тал чыбыгыннан оныклары Марс белән Әнвәрне мурда үрергә өйрәтә. Малайлар балык кармаклый, аз булса да тамак туеп кала. Барча сабыйлар кебек үк, колхоз басуына утауга йөриләр, бармас идең, көненә бер стакан арыш оны эләкмәячәк. Укытучы Гөлшәмсә апа да азмы-күпме эш хакы ала, иш янына куш ярап кала. Шулай да ачлык үзәкләренә үтә, бигрәк тә апрель, май айлары йончыта. Марслар тизрәк кара каргалар кайтуын көтә, чөнки алар йомырка сала башлый, шуларны чәлдерәсең, өйгә кайткач, әнкәләре камырга кушып умач уа. Май айларында кычыткан күренә башлый, ә тиздән балтырган, какы, юа, кымызлыгы китә.

– Сөйләве авыр булса да, әйтим әле, – ди сугыш чоры баласы. – Малайлар белән агач башына үрмәләп, карга балаларын да алгаладык, урманда ук пешереп ашый идек, кесәләребездә аз гына тоз йөрттек. Эй, бу сугыш, ачлык күрмәгәнне күрсәтте инде. Тик бер теләгем бар: без күргәнне оныкларыбыз бервакытта да күрмәсен иде!..
Шундый авырлыклар сугыш чоры балаларын чыныктыргандыр. Менә үземнең дә колагымда әниемнең сөйләгәне гомергә онытылмас кебек яңгырап китә: “Абыең Фәез белән икмәккә дип Төкен станциясенә бардык, поезд туктады, икмәк беткән иде. Без көне буе көттек. Югары Төкенгә кайтканда бер бөртек кенә җиләк күреп калдык. Фәез, син аша, ди, ә мин, үзең аша, дим. Әтиең 112нче атлы дивизиядә офицер иде...” Безгә, 50нче еллар башында туганнарга, ачлык җиле кагылмады, икмәккә тамак туя башлаган вакыт иде. Ә барыбер ул елларны онытырга хакыбыз юктыр, дим. Кайвакыт подъездыбыз төбендә икмәк кисәкләрен күрсәм, җан әрни, яшьләр бәреп чыга...

Марс Юлдашев Стәрлебашның 1нче татар мәктәбендә, аннары 2нче урта урыс мәктәбендә укый. Урта мәктәпне тәмамлагач та 1956 елда Башкортстан медицина институтына укырга керә. Институтта яхшы билгеләргә генә укып, аны 1962 елда тәмамлый. РСФСР Сәламәтлек саклау министр­лыгының боерыгы буенча 1962-65 елларда Якут АССРнда хирург булып эшли. Якут телен яхшы үзләштерә, җырларын башкара. Халык сөюен яулый башкорт табибы. Аннары 1971 елда Фрунзе шәһәрендә кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Тынгысыз табиб һәм фән эшлеклесе 1990 елда Мәскәүдә академик Е. В. Вельтищев җитәкчелегендә докторлык диссертациясен яклый, 1991 елда профессор дәрәҗәсе ала. Бу Стәрлебаш районы тарихында беренче була!
Медицина өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен 1992 елда Башкортстанның тәүге Президенты
М. Г. Рәхимов аны – “Башкортстан Республикасының атказанган табибы”, ә 2003 елда Русия Президенты В. В. Путин “Русия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исемнәр белән бүләкли.

М. Т. Юлдашев БДМУның педиатрия факультеты деканы, оператив хирургия кафедрасы мөдире, 17нче клиник дәваханәнең хирургия бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Озак еллар кандидатлык һәм докторлык диссер­тацияләрен яклау буенча советларда әгъза булып тора. Күренекле галим 300дән артык гыйльми мәкалә авторы, уйлап табучы 15 патентка ия, медицина өлкәсендә 30 рационализаторлык тәкъдиме бар. Болар барысы да – үз һөнәрен яратып башкару нәтиҗәсе. Башта ук әйткәнебезчә, ул чирек гасыр Бөтендөнья башкортлары корылтаенда актив җәмәгатьче булды, әле дә Аксакаллар коры әгъзасы.

Шунысы куанычлы: бүген дә Марс Юлдашев республика дәрәҗәсендә үткән бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый. Җыр сәнгатебезне, башкорт әдәбиятын бик яхшы белә, шигъри әсәрләрне яттан сөйли. Республикабызның радио һәм телевидение фондында аның башкаруында җырлар саклана, әледән-әле эфирда яңгырый алар. Бәлки, шуңадыр, ул сырхауны, зарлануны үз итми, халык арасында булуы, кешеләр белән дустанә мөгамәләсе, игътибарлылыгы аңа күңел канәгатьлеге бирә.
Затлы тамыр үзенекен итә. Галим – үрнәкле гаилә башлыгы. Җәмәгате Флүрә ханым озак еллар Башкортстан Главснабында икътисадчы вазыйфасын башкарды. Өлкән кызы Лира медицина университетын тәмамлап, чирек гасыр республикабызның балалар неврологиясе үзәгендә эшли, югары категорияле табибә. Улы Салават та медицина өлкәсен сайлый, медицина фәннәре кандидаты, Уфа дәваханәләрендә баш табиб булып эшләде. Бәхетле гаиләдә югары белемле оныклары Морат, Эдик, Аделя һәм Динә үсә. Бу дөньяның шатлык-куаныч­ларын, михнәт-газапларын күргәннәр ныклы була, аягында ышанычлы басып тора. Бу көннәрдә туган көнен билгеләгән сугыш чоры баласы, олуг галим, данлыклы табиб Марс Тимербулат улы Юлдашевка корычтай сәламәтлек, бәхетле озын гомер, балаларының игелеген күреп, дәртләнеп яшәвен телик!

Фәнзил Санъяров,
филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас