Күргәзмә Бөек Ватан сугышы турында төрле чорларның китап басмалары, сугыш еллары басмаларыннан алып, хәзерге тикшеренүләргә кадәр тарихны чагылдыра.
Милли музей директоры Рөстәм Исхаков билгеләп үткәнчә, «Сугыш минем ил язмышында» күргәзмәсенең төп максаты – килүчеләрне Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү турындагы тарихи хәтергә якынайту, аны киләчәк буыннарга тапшыру һәм патриотик кыйммәтләрне сугыш вакытының тарихлары белән таныштыру.
«Без хәрби чор кешесенең күпкырлы образын төрле басмалар: мемуар, сәнгати, документаль, фәнни һәм фәнни-популяр китаплар аша күрсәтергә тырыштык. Без сугыш турында тарихи хәтер формалаштыру процессын төрле чыганаклар аша ачарга омтылабыз - шәхси хатлардан алып, фәнни тикшеренүләргә кадәр. Шуны аңлау мөһим: бу теманы өйрәнүгә карамастан, без әлеге куркыныч сугышның яңа битләрен һаман ачабыз. Безнең төп бурычыбыз - Җиңү өчен үз гомерләрен биргән кешеләр турында хәтерне саклап калу һәм үсеп килүче буынга, мөһим цивилизация кыйммәте буларак, көндәлек патриотизм хисе бирү", - дип шәрехләде күргәзмәнең кураторы, тарих фәннәре кандидаты, Милли музейның тарих бүлеге мөдире Вера Макарова.
Күргәзмәне ачу тантанасының мәртәбәле кунагы Русия Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер булды.
"Китапның һәр кеше өчен хәзинә булу дәлиле - безнең бүген бу күргәзмәгә килүебез. Ә минем Юлия Друнинаның шигъри юлларын искә төшерәсем килә: „Я только раз видала рукопашный, Раз наяву. И тысячу — во сне. Кто говорит, что на войне не страшно, Тот ничего не знает о войне“. Ул сугыш турында шундый итеп сөйләгән. Сугыш тәмамланды һәм аны кичергән кешеләр яза башлады. Күп кенә талантлы язучылар һәм шагыйрьләр пәйда булды, без аларның әсәрләрен бүгенге көнгә кадәр сокланып укыйбыз. Гаҗәп, әмма сугыш алар өчен илһам чыганагы булды. Ә бүген иң мөһиме - китапларыбызны һәм бу китаплардагы хакыйкать сүзләрен саклап калу», - диде ул.
Фото: bashinform.ru