

Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжы территориясендә Советлар Союзы Герое, легендар чик сакчысы, Башкортстанның Дәүләкән районыннан чыккан данлыклы якташыбыз Василий Ильич Утин истәлегенә бюст ачу тантанасы үтте. Бу урын очраклы сайланмаган – батыр Бөек Ватан сугышына кадәр әлеге уку йортын тәмамлаган.
Чарада Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжы укытучылары, студентлары, Чик буе гаскәрләре ветераннары һәм кунаклар – Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов, Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, Дәүләкән районы хакимияте башлыгы урынбасары Юрий Кузнецов, ФСБның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кривцов, отставкадагы генерал-майор Равил Кирәев, ФСБның Ветераннар Советы әгъзасы, подполковник Рәүф Кирәев, техник фәннәр кандидаты, доцент, Чик буе гаскәрләре ветераны Валерий Петряков, ФСБның Башкортстандагы музее мөдире Диана Королева, скульптор, бюст авторы Илдус Закиров, отставкадагы подполковник, ФСБның Башкортстан буенча идарәсе Ветераннар советы әгъзасы Владимир Большаков, Чик буе гаскәрләре ветераны, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Юлбарисов һәм башкалар катнашты.
Чара Русия һәм Башкортстан гимннары астында башланды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Тантана барышында Василий Утин бюстына тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды.


Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжы директоры Булат Төхфәтуллин, архив мәгълүматларына таянып, Василий Утинның Кушнаренкода укыган еллары турында сөйләде, аның белемгә омтылышын билгеләп үтте.
ФСБның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кривцов ведомство исеменнән студентларны, укытучыларны, кунакларны бюст ачылу уңаеннан котлады:
“Без бүген Василий Ильич Утин кебек батырларны искә алып, хәтерне яңартабыз. Алар фашизмны тар-мар итеп, безгә тыныч тормыш бүләк итте. Василий Утин үзенең батырлыгы белән яшь буын өчен үрнәк булып тора”.


Чарада отставкадагы генерал-майор Равил Кирәев та чыгыш ясады. Ул 1941 елның 22 июнендә Чик буе гаскәрләренең фашистларның илгә бәреп керүенә беренче булып каршылык күрсәтүе турында сөйләде. Василий Утин һәм аның кебек батырлар фашистларның блицкриг планын җимерде, дип ассызыклады ул. Беренче чиратта, бу СССРның НКВД Чик буе гаскәрләренең Баш идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Григорий Соколов командалык иткән кешеләрнең батырлыгы нәтиҗәсендә булды. Чик буе гаскәрләрен тар-мар итүгә гитлерчылар 1 сәгать вакыт биргән. СССРның көнбатыш чиге буйлап 666 чик буе заставасы урнашкан булган, аларда 83 мең кеше хезмәт иткән. Шушы заставаларның 485е сугышның беренче көнендә сугыша, калганнары исә 29 июньдә сугышка керә. Равил Кирәев белдерүенчә, безнең Җиңү нәкъ менә шушы вакыйгадан – генерал Соколов җитәкчелегендәге “яшел фуражкалар”дан башланган.
Равил Кирәев Василий Утинның тормыш юлын кыскача искә төшереп узды.
Василий Утин 1918 елның 17 декабрендә Дәүләкән районының Ивановка авылында крестьян гаиләсендә туган. Кушнаренкода авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, шуннан соң авыл мәктәбендә укытучы булып эшли, соңрак Бакалы районында мәгариф бүлегендә инспектор булып хезмәт итә. 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Шул ук елда Бессарабия һәм Төньяк Буковинаны азат итүдә катнаша.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Чик буе гаскәрләре составында сугышларда катнаша. 1941 елның 9-10 декабрендә Донецк өлкәсе Софьино-Раевка авылы тирәсендә Василий Ильич командир җитәкчелегендәге взвод составында немец гаскәрләренә каршы һөҗүмдә катнаша. Разведка барышында, дошман солдатлары урнашкан йортка граната ташлап, Василий Утин 10га якын немецны юк итә. Икенче бәрелештә унтер-офицерны әсирлеккә ала. 10 декабрьдәге һөҗүм вакытында дошманның пулемет уты астында Василий Ильич 15 дошманны юк итә.
Яраланып, уң кулын югалтса да, сул кулына наган алып, иптәшләрен һөҗүмгә күтәрә һәм шунда батырларча һәлак була.
1942 елның 27 мартында Василий Утинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аңа Дәүләкән районында, Донецк һәм Калининград өлкәләрендә һәйкәлләр куелган, мәктәпләргә һәм урамнарга аның исеме бирелгән.
24 апрельдә туган авылы Ивановкада Василий Утин һәм Николай Бусаргин хөрмәтенә һәйкәлләр ачылды, мәктәпкә Василий Утин исеме бирелде.
Әлеге тантаналы чарада шул ук мәктәпне тәмамлаган, хезмәт карьерасында зур уңышларга ирешкән отставкадагы полковник, Әфган сугышы ветераны Аркадий Иванов катнашты.
Чара колледж студентларының чыгышлары, батырлар рухына багышланган концерт программасы белән тәмамланды.