

Миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән, балаларны ятим, аналарны улсыз калдырган сугыштан безне вакыт ерагайтса да, шушы афәтнең эчендә булган, батырлыклар күрсәткән яугирләр мәңге онытылмачак. Утлы яу яланында якты киләчәгебезне саклап калган данлыклы фронтовик сугышчылар сафы, кызганычка каршы, көннән-көн сирәгәя. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларны да ветераннарның бик күпләре күрә алмады.
Шуңа да, тыныч күк йөзе өчен иң яхшы елларын биргән ветераннарны күбрәк хөрмәт итәргә һәм данларга, сугышта һәлак булган геройларны онытмаска тиешбез. Бу җәһәттән дәһшәтле сугыш юлын башыннан ахырына кадәр үткән Хәбиб Даяновның күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы яшь буынга үрнәк булып тора.
Хәбиб Габделдаян улы 1915 елның 21 февралендә Бакалы районының Иске Корыч авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисенең вакытсыз үлеп китүе әле канатлары да ныгып өлгермәгән малайны бик иртә үсәргә, ир-егетләр белән беррәттән эшкә тотынырга мәҗбүр итә. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач та, өлкәннәр белән бергә чәчүгә төшә, җир сөрә, кышын ат белән печән ташый. Үсмер вакытта Пермьга эшкә китә, анда маляр булып эшли, электр станциясе төзүдә катнаша. Күп тә үтми, егетне армия сафларына алалар. Хезмәттән кайтыр вакыты җиткәндә генә Фин сугышы башлана. Туган ягына кайтуны ашкынып көткән солдатны сугышка алып китәләр. Башта – фин сугышы, ә аннары Бөек Ватан сугышының утлы юллары буйлап атлый. Шулай да, 1940 елда аңа берничә айга гына өенә кайту бәхете тия, күп тә үтми яңадан фронтка китә. Сугышка киткәндә ул, күпләр кебек үк, бу бик озакка бармас, дип уйлый. “Фашистны тиз арада тар-мар итәрбез һәм тыныч тормышка әйләнеп кайтырбыз”, – дип хыяллана алар. Ләкин язмыш башкача хәл итә. Хәбиб Габделдаян улы, дәһшәтле сугышны башыннан ахырына кадәр үтеп, күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен бик күп медальләр, Югары Башкомандующийның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ветеран III дәрәҗә Дан ордены һәм “Кенигсбергны алган өчен” медале белән аеруча горурлана, алар белән ул шәһәрне штурмлаганда күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнә.
– Картәтиебез сугышны башыннан ахырына кадәр узган батыр йөрәкле яугир, ул Ватанын дошманнан азат итәр өчен барлык көчен салган, берничә тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыккан. Кырым, Донбасс, Белоруссия, Балтыйк буе өчен барган каты сугышларны гомере буена хәтердә саклады ул. Картәтиебезгә сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга әнисенең догасы ярдәм иткән. Сугышка киткәндә, әнисе улына догалар язылган бөти биреп җибәргән була. Картәтием аны озын сугыш юлы буена күкрәк кесәсендә йөртә, бәлки, шуңадыр да Ходай аны саклап кала. Картәтием ул кадерле ядкәрне миңа, яраткан оныгына, бүләк итеп калдырды. Хәзер инде мин аны һәрвакыт үзем белән йөртәм, – ди Хәбиб Даяновның оныгы Индира Гәрәева.
Ватан алдында сигез ел бурычын үтәгән сугышчы, 1946 елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Аңа инде ул вакытта 31 яшь була, шуңа күрә гаилә кору турында уйлана башлый. Туктагол авылының чибәр кызы Фәрраһиягә күптән күзе төшеп йөргән егет озакка сузмый, кызга тәкъдим ясый. Сугыштан соң авыр елларда яшьләр гаилә корып җибәрә, аннары тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы уллары туа. Хәбиб абый совхозда бригадир, ферма мөдире, кулланучылар кооперациясе хезмәткәре, сугымчы була. Нинди генә эшкә тотынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкара. Армый-талмый башкарган хезмәте, эшкә җаваплы мөнәсәбәте белән авылдашларының абруен һәм хөрмәтен яулый. Ул намуслы җитәкче булуы белән дә аерылып тора, үзе дә эшли һәм башкаларны да эшләтә белә. Хәбиб абый гаиләсендә дә кайгыртучан хуҗа, үрнәкле әти була. Фәрраһия Мөхәммәт кызы белән бергә алты улларына яхшы тәрбия, акыллы киңәшләр биреп, чын ир-егетләр итеп үстерәләр. Фәрраһия апаның уңганлыгы, Хәбиб абыйның эшкә осталыгы улларына да күчә. Аларның өйләрендә һәрчак тәртип, пөхтәлек була. Малайларның һәрберсенә эш бүлеп бирелгән, кызлар эше дип баш тарту юк. Даяновлар улларына хезмәт тәрбиясе бирү белән бергә, төпле белем алсыннар өчен дә зур көч салган. Аларның алтысы да югары белемле, һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Фатыйх – Иске Корыч хуҗалыгында колхоз рәисе, Фәнил – Бакалыда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Наил белән Фәнис – Түбән Камада химзаводта җитәкче вазыйфада, Фәнәвил – Кама автомобиль заводында инженер, Рәвис Бакалы районында баш энергетик булып эшли. Картәти белән нәнәйнең 13 оныгы һәм 15 туруны иң зур шатлыгы һәм горурлыгы булгандыр, мөгаен. Балалар бергә җыелганда, йорт алды үзе бер сабантуйны хәтерләтә.
– Безнең картәти бик аз сүзле булды, беркайчан да бернәрсәгә дә зарланмады, сугышта күргән авырлыклар турында да сөйләргә яратмады. Сезгә андый сугышларны күрергә язмасын, балалар, дип еш әйтә иде. Акыллы, сабыр холыклы, миһербанлы картәтиебез намазга басты, оныкларына, туруннарына исемнәрне дә үзе кушты. Кызганычка каршы, нәнәебезнең гомере генә иртәрәк өзелде. Аларның тормыш юлы, тату, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып гомер кичерүләре – безнең барыбыз өчен дә үрнәк, – ди Индира Фәнил кызы.
Кырык елдан артык бергә гомер кичергән хатынын югалту Хәбиб абыйга бик авыр була, әлбәттә. Балалар еш кына янына кайтып йөрсә дә, олыгайган көнеңдә яныңда терәк булырдай кешең булу кирәк шул. Зөһрә апа нәкъ шундый кеше булып чыга. Ветеранның тугры юлдашы һәм ярдәмчесе булып, бергәләп 30 ел гомер кичерә алар. Даяновларның йорты оныклар, туруннар тавышыннан һәрвакыт гөрләп тора. Зөһрә апаның мәрхәмәтле йөрәгендә һәр баланың үз урыны була, бу ачык йөзле, мул куллы, оста хуҗабикәнең күңеленә барысы да сыя. Балалар да аны якын күрә, җылы ашлар пешереп каршы алган апага һәркайсы бик рәхмәтле.
Бөек Ватан сугышы елларындагы тетрәндергеч вакыйгаларны, михнәтләрне кичергән ветеран үрнәк булырлык озын, мактаулы гомер юлы үткән. 100 яшен каршыларга әзерләгән Хәбиб Габделдаян улының 11 ел элек, 99 яшендә, йөрәге тибүдән туктый. Бүген оныклары, туруннары картәтиләренең батырлыгы белән горурлана.
Уфаның 84нче Татар гимназиясендә белем алучы игезәк кызлар Азалия һәм Амалия Хуҗагалиевалар Хәбиб бабалары турында истәлекләрне бик кадерләп җыя һәм саклый. Алар ерак картәтиләренең фотосурәте белән ел саен “Үлемсез полк”та катнаша, гимназиядә үткән чараларда аның батырлыгы турында сөйли.
“Безнең өчен ерак бабабыз батырлык һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге!” – ди кызлар.