+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
9 июль 2025, 09:10

Илешлеләр үз Геройлары үрнәгендә яши

Бүген ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 103 ел.

Илешлеләр үз Геройлары үрнәгендә яшиИлешлеләр үз Геройлары үрнәгендә яши
Илешлеләр үз Геройлары үрнәгендә яши

Якташлары, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның батырлыгын, каһарманлыгын саклауда, киләчәк буынга тапшыруда зур эш башкара.
Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында һәйкәл куелган, музей ачылган.
012 елда бу музей каршында “Ан-2” самолеты урнаштырыла.
Район үзәгендәге кинотеатр, бер урам аның исемен йөртә.
Муса Гәрәев исемен мәңгеләштерү максатында 1987 елда Илеш районының Бишкурай авыл биләмәсендә эшләп килгән “Коммунар” колхозына Муса Гәрәев исеме бирелә.
2011 елдан – Бишкурай урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2015 елдан 2062 санлы Бишкурай авылы сайлау участогы да ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртә.
Бишкурай урта мәктәбенең икенче катында урнашкан тулы бер зал легендар якташларына багышланган. Монда Муса Гәрәевның Хәрби Дан музее эшли. Шулай ук Геройның бюсты да урнашкан.
Иләкшиде авылында Муса Гәрәев истәлегенә стела куелган, бер урамга аның исеме бирелгән.
Таш-Чишмә авылында йорт-музей эшли.
2024 елның ахырында яңа төзелгән М-12 юлында (ул Бишкурай авыл биләмәсе аша уза) Муса Гәрәевка һәйкәл ачылды.
Бүген дә илешлеләр Муса Гәрәев һәйкәлләренә чәчәкләр салды, тантаналы чаралар үткәрде.

фото: culture.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас