+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 июль 2025, 06:02

Кем син, Даян Мурзин?!

Данлыклы “Кара генерал” турындагы бу язмалар аның тормышындагы бик күп фактларга ачыклык кертә.

Кем син, Даян Мурзин?!Кем син, Даян Мурзин?!
Кем син, Даян Мурзин?!

Даян Мурзин әле үзе исән чакта ук легендага әверелгән шәхес иде. Шуңа күрә аның биографиясенә хәрби эшчәнлегенә кагылышлы кайбер сорауларга ачыклык кертеп китүне кирәк табам. Моның өчен төрле авторлар һәм журналистларның әсәрләре, очеркларыннан өзекләр кулланылачак.
Ихтирам белән автор, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасының Тарихи төркеме әгъзасы Миләүшә Годбодь (Колмөхәммәтова).


Адым саен “билгесез солдатлар...”

“М. Грошованың китабы юкка гына “Адым саен сугыш” дип аталмагандыр. Европада Кызыл Армия үткән һәм азат иткән авыл-шәһәрләрдә меңәрләгән һәйкәл бар, аларның исәбенә чыгарлык түгел. Алар Польшада да, Венгриядә дә, Словакиядә дә, Румыниядә дә күп. Австриядә яшәүче ватандашыбыз, Мәскәү кызы Наталья Андрееваның хатыннан өзек китерик:
“Уважаемая Миляуша Мутигулловна, здравствуйте! Я знаю кладбище воинов Красной Армии недалеко от нас в 25 километрах в Австрии, в городе Laa ander Thaja. Совсем случайно нашли. Вы знаете, Миляуша Мутигулловна, там где-то 24 могилы, где на каждой выбито по 10 фамилий и плюс написано 10-12 неизвестных. Это только неизвестных в конце войны! Уму непостижимо!
Теперь мы туда ездим каждый год 9 Мая. Несем цветы.
Напротив кладбища советских воинов есть местное кладбище. Очень ухоженное. Наше тоже ухоженное, чисто, разрушений нет. Видимо, старается городская власть, но цветов нет. Участие нашего посольства мы не замечали.
В честь 75-летия Победы супруг (поэт Владимир Андреев) по случаю этого события, который был с нами, посвятил стихотворение. Посвятил павшим бойцам Советской Армии. Когда мы приехали 9 Мая, видим, женщина там убирается и сажает цветы.
Разговорились. Русская. Была на отдыхе в Италии, а потом ее занесло в этот уютный австрийский городок. Как-то утром она каталась на велосипеде и увидела это кладбище. Тогда она заказала огромное количество цветов в местном магазине и посадила их на могилы наших солдат. Вы знаете, просто по зову сердца и души. Очень нас впечатлила эта женщина своим добрым поступком.
Здоровья и творческих успехов вам! С праздником 9 Мая! Всего доброго! 9 Мая, 2020 г.”
Уйлану өчен. Бүген, Европа белән Русия арасында салкын мөнәсәбәтләр хөкем сөргән катлаулы заманда, Кызыл Армия солдатлары җирләнгән зиратларның саклануы үзе бер могҗиза кебек! Әгәр мисалга Польшаны алсак, социализм корылышы җимерелгәннән соң бу илдәге биш йөзләп һәйкәлдән бүген 200 генә торып калган...

“Башкортстанга күп сәламнәр әйтегез!”

“Россия” телеканалында Д. Мурзинга багышланган бер телетапшыруда аның белән кайчандыр аралашкан зур шәхесләр чыгыш ясады. Алар арасында Маркус Вольф, “Төркестан” легионының элекке легионеры Морат Ташморат, Ян Жижка бригадасының отряд командиры Ян Ондравчак бар иде. Барысы да легендар разведчикның батырлыгын Европада онытмаулары һәм горурланулары, Англиядә, Германиядә, Чехиядә, Словакиядә документаль фильмнар төшерелүен әйтте.
Анда отставкадагы генерал-майор Ростис­лав Сибәгатуллин да сөйләде: “Миңа Даян Баян улы белән бик күп тапкырлар очрашуларда булырга туры килде, аның үтә тыйнак, тәртипле, тотанаклы, тыныч кеше икәнлеген беләм. Үзе турында күпертеп сөйләүне яратмады”, – диде.
Словакиядә дә Даян Баян улын тыйнак, ләкин тәвәккәл командир итеп хәтерлиләр икән. Якташыбызны тәү башлап аяк баскан Склабина авылында да онытмыйлар, “Башкортстанга сәлам җиткерегез!” дип калганнар.
...2020 елда Д. Мурзинның 100 яшенә китап язу максатында, коронавирус булуга карамастан, без ирем Владимир Годбодь белән өч тапкыр Словакиягә барып кайттык. Мин бик күп фотолар, видеофильмнар төшердем, халык белән аралаштык.
Склабинада, Челаднада, Банска-Бистрицада, Велке Карловице, Фриштак, Кромежиж, Всетин, Долни Лгота, Визовицеда йөрдек –барысында да хәтерлиләр әле якташыбызны. Склабинада аеруча җылы каршыладылар. Поселок хакимиятендә бик матур музей эшли. Склабина хакимиятендә Марие Трухлякова, “Фашизмга каршы көрәш” оешмасы рәисе Игорь Ковач белән таныштык, алар белән Даян Мурзин турындагы материаллар, китаплар, фотолар һәм башка мәгълүматларны алып килеп, каһарманның тууына 100 ел тулу уңае белән аерым почмак булдыру турында килештек. Данлы якташыбызга ярдәм иткән авылның бу кешеләре минем Даян Баян улының якташы булуыма бик сөенеп калды, китаплар, Склабинада Җиңүнең 75 еллыгына багышланган видеофильм, открыткалар һәм 1242 елда нигезләнгән авылга 600 ел тулу уңае белән булдырылган “Склабина” шәрабын бүләк иттеләр. Сәфәребездә без дә буш кул белән йөрмәдек: Д. Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” китабы, Уфа, Башкортстан хакындагы ике буклет һәм магнитлар бүләк итеп киттек. Бик шатланып, Д. Мурзинга Склабинада почмак булдыру сездән тора, “Мурзиновец”, дип, аркамнан сөеп калдылар. Башкортстанга күп итеп сәлам әйттеләр!
Әгәр Склабина музеена ярдәм итәргә әзер кешеләр бар икән, рәхим итегез: “ВКонтакте”да мәгълүматларым бар. Барыгызга да алдан ук рәхмәтемне белдерәм!

Шигъри җанлы Надежда Павловна

Бу хактагы соравыма Даян Баян улының туруны Карина җавап бирә:
“Мои прадедушка и прабабушка прошли нечеловеческие испытания и вернулись победителями. Их забрасывали в тыл врага на оккупированные территории Украины, Молдовии и бывшей Чехословакии, где сражались в партизанских отрядах. От прадедушки я слышала рассказы о событиях тех лет.
При жизни они любили повторять: “Мы были такие молодые, и нам так хотелось жить! Но каждый день товарищи погибали на наших глазах. Когда закончилась война, пообещали себе, что проживем каждый день своей жизни не просто так, а принося пользу людям, потому что мы должны жить и за себя, и за погибших товарищей”.
Прабабушку я не видела, но в нашем семейном архиве остались ее стихотворения, посвященные испытаниям нашего народа в годы войны. Вот что писала моя прабабушка:
Война – это страшное слово,
Война – это слезы и смерть,
Война мясорубке подобна,
Война – это дикий смерч.
А вот следующие строки моей прабабушки, посвященные Великой Победе над фашизмом:
Помню, как в мае мы Злин
штурмовали,
Помню, как наши войска подошли.
Помню – в объятиях друг-друга
рыдали,
А дальше по городу маршем прошли.
Помним мы вместе военные годы,
Помним и вас – боевые друзья,
Кто навсегда остался на поле,
Мы не забудем о вас никогда.

Образы – сынлы сәнгатьтә

Д. Мурзинның олпат сынын картинада сурәтләгән кеше – Башкортстанның атказанган рәссамы, очучы, фронтовик Александр Иванович Панов. Майлы буяу белән язылган бу әсәр “Чехословакиянең Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы командиры Д. Б. Мурзин” дип атала.
Сугыш һәм хезмәт ветераны А. Панов Бөек Ватан сугышы елларында “Ли-2” самолетында фронтка җаваплы йөкләр ташый, Кавказны азат итү өчен барган катлаулы операцияләрдә катнаша. Ә тыныч тормышта сугышчы иҗат белән шөгыльләнә: кылкаләм остасы “Советлар Союзы Герое Гастелло”, “Социалистик Хезмәт Герое А. П. Громов”, “Салават Юлаев”, “Яков Протазанов”, 1812-1814 елгы Ватан сугышына 200 ел тулу уңае белән “Генерал Платовның скульптура портреты” әсәрләрен яза.
Әйе, мәктәп дәреслекләрендә, тарих китапларында без мәктәп яшеннән башлап сугыш турында укып үсәбез, аның халыкка кайгы-хәсрәт, бәхетсезлек, югалтулар алып килүен аңлыйбыз. Сугыш батырларны да, куркакларны да тудыра. Ә Даян Мурзин – шундый батырларның берсе, тик без, нишләптер, аның олы шәхесен һаман баһаләп бетермибез.
Гадәттә, батырларның исемен мәң­геләштерү өчен һәйкәлләр куялар. Һәм ул һәйкәл, ниһаять, “Нур” татар дәүләт театры янында Уфабызда да ачылды!

Даян Мурзин һәм Ян Жижка бригадасы турында чех әдәбияты һәм публицистика

Командиры якташыбыз Д. Мурзин булган Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы турында гаделлеккә корылган иң яхшы китап “Na kazdem kroku boj. Historie 1. Ceskoslovenske partizanske brigady Jana Zizky(srpen 1944-kveten 1945)” – (“Адым саен сугыш”. Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасы тарихы (1944 елның августы – 1945 елның мае)” дип атала авторы – чех язучысы Марие Грошова.
Бу җыентык 90нчы елларда социализм корылышы җимерелгәннән соң Русиягә караш үзгәргәч, дөреслекне яклау максатында бер төркем авторлар коллективы тарафыннан языла һәм нәкъ Ян Жижка бригадасының төяге булган Всетин шәһәрендә нәшер ителә. Анда авторлар коллективы бер-берсеннән күчереп һәм фактларны бозып язучы әдипләр һәм журналистларның арытаба хаталарына юл куюларны тәнкыйтьли, Ян Жижка бригадасы партизаннары һәм Даян Мурзин турында язганда бүгенгә кадәр сакланган хәрби документлар, суд карарлары, сугыш елларындагы протоколлар, немецлар юк итеп өлгермәгән гестапо мәгълүматлары, радиочыгыш текст­лары, гәзит-журналлар, самолетлардан ташланган листовкалар, сугыштан соң партизаннардан сорау алулар һәм аларның күрсәтмәләрен, отряд командир­ларының истәлекләрен куллана. Җыентык барлыгы 431 биттән тора һәм сугыш тәмамлануга 67 ел узгач кына, 2012 елда дөнья күрә.
Чех һәм словак әдәбиятында Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы тарихы турында документаль мәгълүмат­ларга корылган китаплар арасында тагын да Карл Рихтерның “Dobivali domova” (“Җиңеп кайттык!”, 1994, 2005), Ян Жижка партизаны,
Д. Мурзинның якын дусты Честмир Под­земныйның “Тауларда төн”, Роман Цилекның “Яшәү хокукы өчен үлү” (“Смерть на право жизни”), Вацлав Пеши, Инджих Оцасканың “Ике ут арасында”, Ганс Шуман­ның “Партизаннар”, Рудольф Штроу­бингерның “Измена в красном”, Ян Липтакның “Сигнатура” (1975), Карл Рихтерның “Судетлар” (1994), Ян Шверманың “Сугыш һәм кораллы алыш” (2003), “Солдатлар бирелми” (1981), “Карпаттагы апокалипсис” (2003), “Карпат русиняларының азатлык өчен көрәше” (1998); Владислав Кучерявиның “Дошман тылындагы парашютчылар” (1992), М. Пих-Туманың “Ян Гус партизаннар бригадасы комиссарының истәлекләре” (1986), Ярослав Поспишилның “Гиеналар” (1996), “Гиеналар акциядә” (2003), К. Рихтер, С. Петрасның “Танклар Оставага бара” (1979) һәм Д. Мурзин турында Чехословакия Компартиясе коммунистлары Клемент Готвальд, Густав Гусак, генерал Людвиг Свобода, Андрей Плавка, урыс язучыларыннан А. Холин, Д. Елин, С. Ковпак кебек авторлар бар. СССРда формалаштырылган 1нче Чехословакия корпусының генералы, Советлар Союзы Герое Людвиг Свободаның “Бозаулыктан Прагага кадәр” (1986) дигән китабы да бик кызыклы язылган.
Бу җыентыклар чех, словак телләрендә нәшер ителгән, поляк, немец, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән, күбесе буенча кинофильмнар төшерелгән. Шуларның берсе – Ян Жижка бригадасының егерме яшьлек партизаны, Даян Мурзинның якын дусты Ладислав Мначконың “Смерть зовется Энгельхен” дигән әсәр. Ул турыда Д. Мурзин истәлекләрендә шушындый юлларда әйтелә:
“В Злинском гестапо работала наша связная Марта. Начальник гестапо был известен под кличкой “Энгельхен”. Кстати, именно Марте был посвящен фильм “Смерть зовется “Энгельхен”. Энгельхен по-русски переводится как “Ангелочек” (“Дошман тылындагы фронт”, 164нче бит).
Чехословакиядәге партизаннар сугышы турында Европаның күп кенә илләрендә кинофильмнар төшерелгән, китаплар язылган. Масарикча әйтсәк: “Никадәр тел беләсең – шулкадәр кешесең”. Болары – киләчәк буын яшьләре өлешенә төшкән көмеш.

Башкорт әдәбиятында Мурзин образы

Башкорт әдәбиятында – Генрих Гофманның Бөек Җинүнең 30 еллыгына багышлап иҗат ителгән “Кара генерал” повесте тәрҗемәсен Зиннәт Әминев 1993 елда башкарып чыкты, Азат Абдуллинның “Красная роса” (2003) һәм бу әсәрнең тәрҗемәсе “Кызыл чык” (И. Абдуллин тәрҗемәсе), Даян Мурзинны үзенең Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган “Фронт в тылу врага” дигән (2005) китаплары;
журналистикада Д. Мурзин турында Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев 1996 елның 19 гыйнварында “Кара генерал” эссесын язды (“Кызыл таң”); “Личный враг Адольфа Гитлера” (Зәйни Рәфыйков), “Новая встреча на Дунае” (Закир Зиннәтуллин), “Не разгорится пламя войны...”, “Кто ты, Даян Мурзин?” һәм “Чего заслуживает “Черный генерал?” (Миләүшә Годбодь), Эрик Усмановның “Мой друг “черный генерал”, “Фронт в тылу врага”, “Встреча с легендарным героем”, “Черный генерал” в тылу врага” дигән мәкаләләр укучыларда кызыксыну уятты.
Журналистлар Мәүлидә Якупованың “Барысын да йөрәгем аша үткәрәм”, С. Кудряшовның “Он перехитрил Скорцени”, Татарстан журналисты Алия Хәбибуллинаның “Грузин” Мурзин довел Гитлера до истерики” дигән мәкаләләре дә укучыларны битараф калдырмады.

***

“Хөрмәтле дуслар һәм Башҡортстан Республикасы укучылары, саумысыз!
Мин сезнең “родачкагыз” (якташ) Миләүшә Годбодь белән күптән яхшы танышмын. Ул миңа үз кызым кебек, үз халкының батырларын халыкка кайтару буенча күп эшли, илләр буйлап сәяхәт итә, партизаннар йөргән юллардан, сукмаклардан үтә. Әгәр бүген сез элекке Чехословакиядә сугыш елларында Ян Жижка исемендәге Беренче партизаннар бригадасы белән җитәкчелек иткән Даян Баян улы Мурзин хакында кызыклы мәкаләләр укыйсыз икән – бу аның хезмәте нәтиҗәсе.
Якташыгыз бригаданың данын мәңгеләштерү һәм анда сугышкан элекке партизаннарның исемен халыкка җиткерү буенча да күп эшли. Нәтиҗәдә, аның “Адым саен сугыш” дип аталган монография авторы, профессор Марие Грошова, Даян Баяновичның шәхси элемтәчеләре (разведчиклары) Ян Гронек, Зденек Смижицкий, партизаннар, шул исәптән Даян Мурзинның портретын язган рәссам Ян Кобзанның һәм башка бик күп ватанпәрвәр ир узаманнары хакындагы һәм башка очерклары, интервьюлары дөнья күрде. Миләүшә аларны башкорт, татар, урыс телләрендә сездә бастырып чыгарды. Даян Баянович турындагы мәкаләсе чех телендә дөнья күрде.
Бүген мин 96нчы яшь белән барам. Үкенечкә каршы, ике ел инде Тарихи төркем әгъзалары белән булган чараларда катнаша алмыйм, телефон аша гына сөйләшәбез. Шуңа карамастан, сезгә, башкортстанлыларга, үземнең һәм Ян Жижка исемендәге бригаданың Тарихи төркеме әгъзалары исеменнән күп сәламнәр җибәрәм. Минем хакта һәм Ян Жижка партизаннары турындагы башка мәкаләләрне әзерләп бастырган “Кызыл таң”, “Башкортостан”, “Өмет”, “Бельские просторы” басмаларына аеруча зур рәхмәтләр җиткерәм!
Сезнең барыгызга да Яңа елда сәламәтлек, гаилә иминлеге, күбрәк шатлыклар һәм ил-йорт тынычлыгы теләп хушлашам!

Сәлам белән, Дана Милатова.
Яңа Ичин шәһәре. 30. 12. 2024”.



Миләүшә ГОДБОДЬ (Колмөхәммәтова).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас